Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бәхетле гаилә тормышы өчен җитәкчелек

Бәхетле гаилә тормышы өчен җитәкчелек

Гаилә — Барлыкка Китерүчебезнең кадерле бүләге. Ул безнең бәхетле булуыбызны тели. Шуңа күрә бер борынгы изге китапта ул безгә гаилә тормышыбызны бәхетлерәк итә алган җитәкчелек бирә. Кайбер акыллы киңәшләрне карап чыгыйк.

Ирләр, үз хатыннарыгызны яратыгыз

«Ирләр хатыннарын үз тәннәрен яраткандай яратырга тиеш. Хатынын яратучы кеше үзен ярата, чөнки үз тәнен нәфрәт итүче кеше юк. Киресенчә, һәркем үз тәнен тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 5:28, 29).

Ир — гаиләнең башы (Эфеслеләргә 5:23). Яхшы ир дорфа һәм таләпчән түгел. Ул үз хатынын кадерли һәм аның эмоциональ һәм матди ихтыяҗлары турында кайгырта. Ул гел үзе турында гына уйламый, ә үз хатынын бәхетле итәргә тырыша (Филипиялеләргә 2:4). Ул аның белән ачык аралаша һәм аны игътибар белән тыңлый. Ул, «үзен кырыс тотып», хатынын физик яктан да, эмоциональ яктан да җәберләми (Көләсәйлеләргә 3:19).

Хатыннар, ирләрегезне хөрмәт итегез

«Хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 5:33).

Хатын үз ирен хөрмәт иткәндә һәм аның карарлары буенча эш иткәндә, гаиләдә тынычлык хөкем сөрә. Ире хата кылса, хатыны аны кимсетми, ә барыбер аны хөрмәт итә һәм юаш булып кала (1 Петер 3:4). Берәр проблема турында сөйләшергә кирәк булганда, зирәк хатын моны туры килгән вакытта һәм ихтирам белән эшли (Вәгазьче 3:7).

Тормыш иптәшегезгә тугры булыгыз

«Кеше... хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр» (ЯРАТЫЛЫШ 2:24).

Ир белән хатын өйләнешкәч, алар арасындагы мөнәсәбәтләр аеруча якын булып китә. Никахлары нык булып калсын өчен, ир белән хатынга ачыктан-ачык аралашырга һәм бер-берсенә кечкенә нәрсәләрдә дә игелекле булырга кирәк. Алар бер-берсенә тугры булырга тиеш. Хыянәт күп газаплар китерә. Моның аркасында ир белән хатынның бер-берсенә ышанычы югала һәм гаилә таркалырга мөмкин (Еврейләргә 13:4).

Ата-аналар, балаларыгызны өйрәтегез

«Баланы дөрес юлга өйрәт, ул картайгач та, аннан читкә тайпылмас» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 22:6).

Аллаһы ата-аналарга үз балаларын тәрбияләргә кушкан. Алар балаларын өйрәтергә һәм аларга яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш (Канун 6:6, 7). Бала үзен дөрес тотмаганда, зирәк ата-аналар кызып китми. Киресенчә, алар «тыңларга әзер», «сөйләргә һәм ярсырга исә ашыкмый» (Ягъкуб 1:19). Баланы төзәтергә кирәк булганда, алар моны ачуланып түгел, ә ярату белән эшли.

Балалар, ата-анагызны тыңлагыз

«Балалар, ата-анагызны... тыңлап яшәгез... „Әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит“» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 6:1, 2).

Балалар үз ата-аналарына буйсынырга һәм аларны тирән хөрмәт итәргә тиеш. Ата-аналарын ихтирам иткән балалар гаиләнең бәхетенә һәм тынычлыгына үз өлешен кертә. Балигъ балалар, ата-анасын хөрмәт итеп, аларны кайгырта. Мәсәлән, алар ата-анасына өйдәге эшләрендә булыша һәм, кирәк булганда, матди яктан ярдәм итә (1 Тимутигә 5:3, 4).