Гыйбрәтле сүзләр 22:1—29

22  Яхшы исем* зур байлыктан да өстенрәк,+Ихтирам казану көмеш-алтыннан да яхшырак.  Бай белән ярлының уртак ягы бар: Икесен дә Йәһвә булдырган.+  Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә,Ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә.*  Басынкы булу һәм Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтүБайлык белән дан китерә һәм тормыш бирә.+  Мәкерлене йөрер юлында чәнечкеле үсемлекләр һәм тозаклар көтә,Ә тормышның* кадерен белгән кеше алардан ерак йөри.+  Баланы* дөрес юлга өйрәт,*+Ул картайгач та, аннан читкә тайпылмас.+  Бай кеше ярлылар өстеннән хакимлек итә,Бурычка алучы бурычка бирүченең колы була.+  Гаделсезлек чәчүче кайгы-хәсрәт урыр,+Аның ярсу чыбыгы сындырылыр.+  Юмарт кеше фатихалы булыр,Чөнки икмәген ярлылар белән бүлешә.+ 10  Мыскыллаучыны куып җибәр,Шунда ызгыш-талаш та бетәр,Бәхәсләр* дә, мәсхәрәләү дә булмас. 11  Күңел сафлыгын яратучы һәм ягымлы телле кешеПатшаның дусты булыр.+ 12  Йәһвә белемне саклый,Ә хыянәтченең сүзләрен юкка чыгара.+ 13  Ялкау: «Урамда арыслан йөри! Ул мине шәһәр мәйданында ботарлап ташлар!» — ди.+ 14  Азгын* хатынның авызы — тирән чокыр ул.+ Йәһвә хөкем иткән кеше шунда төшәр. 15  Бала* күңеленә акылсызлык сеңгән икән,+Тәрбия чыбыгы аны аннан арындырыр.+ 16  Байлыгын арттырыр өчен ярлыны талаучы да,+Бай кешегә бүләкләр бирүче дә Бөлгенлеккә төшәр. 17  Белемнәремне бөтен күңелең белән кабул итәр өчен,+Зирәкләрнең сүзләренә колак сал.+ 18  Аларны күңел түреңдә саклау рәхәт булыр,+Шулчак алар телеңнән төшмәс.+ 19  Йәһвә синең ышанычың булсын өчен,Бүген мин сиңа белем бирәм. 20  Моңарчы да сиңа язып,Киңәш белән белем бирмәдемме? 21  Үзеңне җибәрүчегә төгәл хәбәр җиткерә алуың өченСине хак һәм ышанычлы сүзләргә өйрәтмәдемме? 22  Ярлы кешене ул фәкыйрь булганга гына талама,+Мескенне шәһәр капкасы янында җәберләмә.+ 23  Чөнки эшләре каралганда, аларны Йәһвә үзе яклар,+Талаучыларының җаннарын алыр. 24  Тиз кызып китүчән кеше белән дуслашма,Ярсучан кеше белән дә аралашма. 25  Югыйсә аның юлларына өйрәнеп,Җаныңны тозакка төшерерсең.+ 26  Үз өстенә берәүнең бурычын түләргә җаваплылык алып,Кул бирешүчеләрнең берсе булма.+ 27  Түләрлек акчаң булмаса,Синнән ятагыңны тартып алырлар бит! 28  Ата-бабаларың күптәннән урнаштырганБиләмә чикләрен үзгәртмә.+ 29  Үз эшендә оста кешене күргәнең бармы? Ул гадиләр алдында түгел,Ә патшалар алдында торыр.+

Искәрмәләр

Яки «абруй». Сүзгә-сүз «Исем».
Яки «җәзалана».
Яки «җанның».
Яки «Малайны; Егетне».
Яки «йөрисе юлында тәрбиялә».
Яки «Дәгъвалар».
Сүзгә-сүз «Ят». Гс 2:16 ны к.
Яки «Малай; Егет».

Искәрмәләр

Медиаматериал