Беренче Петер 3:1—22

3  Нәкъ шулай ук сез дә, хатыннар, ирләрегезгә буйсынып яшәгез.+ Шулай эшләп, сез сүзгә буйсынмаучыларны үз тәртибегез белән сүзсез яулап алачаксыз,+  чөнки алар сезнең саф тәртибегезне һәм тирән хөрмәтегезне үз күзләре белән күреп торачак.+  Сезнең матурлыгыгыз үрелгән чәч, алтын бизәкләр+ яки кием кебек тышкы матурлык түгел,  ә эчке матурлык — тыныч һәм юаш рухның мәңге сулмас матурлыгы булсын.+ Аллаһы каршында андый рух бик кыйммәтле.  Элекке заманда Аллаһыга өмет баглаган изге хатыннар ирләренә буйсынып үзләрен нәкъ шулай бизәгәннәр дә.  Мәсәлән, Сара́ Ибраһимга аны хуҗам дип атап буйсынган.+ Сез дә игелек кылып һәм куркуга бирешмичә яшәсәгез,+ Сара кызлары булырсыз.  Нәкъ шулай ук, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яхшы аңларга тырышып* бергә гомер итегез. Хатын-кызлар сездән көчсезрәк, нәзакәтле савыт кебек, булганга, аларны ихтирам итегез,+ чөнки алар белән бергә сез дә юмарт игелек күрсәтеп бирелгән тормыш бүләген мирас итеп аласыз.+ Шул чакта догаларыгызга тоткарлык булмас.  Ниһаять, һәммәгез дә уй-фикердә бердәм булып,*+ бер-берегезнең хәленә кереп, бер-берегезне туганнарча яратып, кызганып,+ басынкы булып яшәгез.+  Явызлыкка явызлык белән+ я хурлауга хурлау белән җавап кайтармагыз.+ Киресенчә, фатихалагыз,+ чөнки сез моның өчен чакырылдыгыз да, шунда үзегез дә мирас итеп фатиха алырсыз. 10  «Шатланып, ямьле көннәр күреп яшәргә теләүче кеше үз телен яманлыктан,+ авызын ялган сөйләүдән сакласын. 11  Явызлыктан читтә торсын+ һәм яхшылык кылсын,+ тынычлык-татулык эзләп, шуңа омтылсын.+ 12  Чөнки Йәһвәнең* күзләре тәкъваларга юнәлгән, колаклары аларның ялваруларын ишетә.+ Яманлык кылучыларга исә Йәһвә* каршы тора».+ 13  Игелекле эшләргә ашкынып торсагыз, сезгә кем зыян китерер?+ 14  Ә тәкъва булганыгыз өчен газап чигәсез икән, сез бәхетле.+ Шулай да кешеләр курыккан нәрсәләрдән* курыкмагыз һәм борчылмагыз.+ 15  Үз күңелләрегездә Мәсихне Хуҗа һәм изге дип таныгыз. Өметегез хакында сораулар бирүче һәркем алдында өметегезне якларга һәрвакыт әзер булыгыз, ләкин моны юашлык+ һәм тирән хөрмәт белән эшләгез.+ 16  Вөҗданыгыз саф булсын.+ Шул вакытта сезгә каршы сөйләүчеләр, нәрсә генә сөйләсәләр дә, сезнең Мәсих шәкерте буларак яхшы тәртибегезне күреп,+ оятка калырлар.+ 17  Игелек кылганыгыз өчен газап чигү (Аллаһы моны рөхсәт итә икән) явызлык кылганыгыз өчен газап чигүгә+ караганда яхшырак.+ 18  Чөнки тәкъва Мәсих үзе дә тәкъва булмаганнар өчен+ бер тапкыр гына үлде һәм аларны гөнаһлардан азат итте.+ Ул моны сезне Аллаһы янына китерер өчен эшләде.+ Ул кеше буларак үтерелде,+ ә рух буларак терелтелде+ 19  һәм тоткындагы рухлар янына барып вәгазьләде.+ 20  Алар борынгы заманнарда, Нух көннәрендә, буйсынмаучан булганнар. Шул көннәрдә Аллаһы көймәнең төзелеп бетүен+ сабырлык белән көткән,+ һәм ул көймәдә бик аз кеше, ягъни сигез җан гына, су аша коткарылган булган.+ 21  Сезне хәзер моңа охшаш суга чумдырылу (тәннең керен юып төшерү түгел, ә Аллаһыдан саф вөҗдан сорау)+ Гайсә Мәсихнең үледән терелүе аша коткара. 22  Ул күккә күтәрелгән һәм хәзер Аллаһының уң ягында.+ Аллаһы аңа фәрештәләрне, хакимлекләрне һәм кодрәтләрне буйсындырган.+

Искәрмәләр

Яки «хатыннарыгызга игътибарлы булып».
Яки «бер-берегезне аңлашып».
Я, бәлки, «кешеләрнең янауларыннан».

Искәрмәләр

Медиаматериал