Филипиялеләргә 2:1—30

2  Шулай итеп, әгәр сез мәсихчеләрчә дәртләндерә аласыз икән, әгәр сез мәхәббәттән килгән юаныч бирә аласыз икән, әгәр сез бер-берегез турында кайгырта аласыз* икән, әгәр сездә назлы хисләр һәм кызгану бар икән,  шатлыгымны тулыландырыгыз: бер фикердә булыгыз, бер-берегезне яратыгыз, бердәм һәм фикердәш булыгыз.+  Тартышмагыз+ һәм һавалы булмагыз,+ киресенчә, басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез.+  Үзегез турында гына түгел,+ ә башкалар турында да уйлап яшәгез.+  Фикер йөртү рәвешегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын.+  Гайсә илаһи кыяфәттә булса да,+ Аллаһы хакимлегенә кулын сузу, ягъни Аллаһыга тиң булу, аның уена да килмәде.+  Киресенчә, ул бар нәрсәдән баш тартып, кол кыяфәтендәге+ кеше булды.+  Ул кеше булып* килгәч, үзен басынкыландырды һәм үлеменә кадәр, әйе, җәфалану баганасындагы* үлеменә кадәр,+ Аллаһыга тыңлаучан булып калды.+  Шуңа күрә Аллаһы аны тагы да югарырак күтәрде+ һәм, игелек күрсәтеп, аңа бар исемнәрдән бөегрәк исем бирде.+ 10  Ул моны Гайсә исеме алдында күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да тез чүксен өчен,+ 11  һәм һәрбер тел Гайсә Мәсихне Хуҗабыз дип ачык танысын өчен+ һәм шулай итеп күктәге Атабыз Аллаһы данлансын өчен эшләде. 12  Кадерле кардәшләр, мин сезнең яныгызда булганда, сез һәрвакыт буйсынып яшәдегез һәм күпкә теләбрәк хәзер, мин сезнең янда булмаганда, шулай эшлисез. Шуңа күрә алга таба да, Аллаһы сезне коткарсын өчен тырышлыклар куйганда, курку катыш тирән хөрмәт күрсәтеп яшәгез. 13  Аллаһы үзе бит сездә эш итә һәм, сез ул хуп күргәнчә эш итсен өчен, сездә теләк уята һәм көч бирә. 14  Барысын зарланмыйча+ һәм бәхәсләшмичә башкарыгыз.+ 15  Шул чакта сез тәүфыйксыз һәм бозык буын+ арасында саф һәм мәкерсез, Аллаһының кимчелексез балалары булырсыз.+ Сез бу дөньяда яктырткычлар кебек балкып торасыз.+ 16  Тормыш сүзенә нык тотынып торыгыз.+ Шунда мин, йөгерүем һәм тырыш хезмәтем юкка гына булмаганын белеп, Мәсих көнендә шатлана алачакмын. 17  Иманыгыз сезне корбан белән изге хезмәткә дәртләндерә, һәм мин шул корбан белән хезмәт өстенә хәтта шәраб бүләгедәй агылсам да,+ сезнең барыгыз белән бергә шатланып куанам. 18  Нәкъ шулай ук сез дә минем белән бергә куаныгыз һәм шатланыгыз. 19  Мин исә, сезнең турында хәбәр алып күңелем күтәрелеп китсен өчен, Хуҗабыз Гайсә рөхсәте белән, тиздән яныгызга Тимутине җибәрермен дип өметләнәм.+ 20  Чөнки аңа хас карашлы һәм сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртырдай башка беркемем дә юк. 21  Калганнары бит Гайсә Мәсих турында түгел, ә үзләре турында уйлап яши. 22  Ә ул үзенең нинди булуын күрсәтеп, минем белән яхшы хәбәр таратуда, атасы белән хезмәт итүче угыл кебек,+ кол булды, һәм бу сезгә билгеле. 23  Шуңа күрә үзем белән нәрсә буласын белгәч тә, мин шунда ук нәкъ аны җибәрермен дип өметләнәм. 24  Үзем дә, Хуҗабыз рөхсәт итсә, тиздән сезгә килеп җитәрмен дип ышанам.+ 25  Ә хәзер мин кардәшем, хезмәттәшем, көрәштәшем һәм сез миңа хезмәт күрсәтсен өчен җибәргән вәкилегез Ипафрадитны сезнең янга кире кайтарырга кирәк дип саныйм,+ 26  чөнки ул барыгызны да бик нык сагына, һәм аның авырганлыгы турында сезгә билгеле булгач, ул бик күңелсезләнде. 27  Ул чыннан да авырып киткән иде, чак кына үлми калды, әмма Аллаһы аңа шәфкатьле булды һәм аңа гына түгел, ә миңа да, бер-бер артлы кайгы булмасын дип, шәфкать күрсәтте. 28  Шуңа күрә, сез аны күреп яңадан куансын өчен һәм минем дә борчылуым кимесен өчен, минем аны сезнең янга мөмкин кадәр тизрәк җибәрәсем килә. 29  Шунлыктан, Хуҗабызның шәкертләрен ничек кабул итсәгез, шулай ук аны да зур шатлык белән кабул итегез һәм андый кешеләрне кадерләп яшәгез,+ 30  чөнки ул, сез монда булмаганга миңа күрсәтә алмаган ярдәмне күрсәтер өчен, үз җанын куркыныч астына куеп, Мәсих* эше хакына чак кына үлми калды.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «рухтан өлешегез бар».
Сүзгә-сүз «кеше кыяфәтендә».
Я, бәлки, «Раббы».

Искәрмәләр

Медиаматериал