Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ирләр, үз өегезне яклап торыгыз

Ирләр, үз өегезне яклап торыгыз

ИРЛӘРДӘН нинди яклау көтелә? Күп кешеләр ирнең төп вазифасы — гаиләне акча ягыннан тәэмин итү дигән фикер белән тәрбияләнгән. Әмма кайбер хатыннар муллыкта яшәсә дә, үзләрен эмоциональ яктан яклаусыз хис итә һәм хәтта өзлексез куркуда яши. Мәсәлән, Испаниядә яшәүче Роза исемле бер хатын үз ире турында болай дип әйткән: «Башка кешеләр белән аралашканда ул үзеңне бик сөйкемле кеше итеп тота иде, ә гаиләдә бик тупас иде». Нигериядәге Джой болай ди: «Мин ирем белән риза булмаганда, ул: „Син мин әйткәнчә эшләргә тиешсең, чөнки мин синең ирең!“ — дип әйтә иде».

Ир кешегә үз вазифасын ярату белән башкарырга ничек өйрәнеп була? Аңа үз өен ял итү урыны итеп яисә сыену урыны итеп ясар өчен нәрсә булышыр? (Рут 1:9)

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ИРНЕҢ ГАИЛӘДӘГЕ ХАКИМЛЕГЕ ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Ир белән хатын Аллаһы карашында тиң булса да, Изге Язмаларда гаиләдә һәрбер кешенең үз роле бар дип әйтелә. Римлылар 7:2 буенча, кияүдәге хатын «иренең канунын» үтәп яши. Күп оешмаларда җитәкчене билгеләнгән кебек, гаиләдә дә Аллаһы ирне баш ролен үтәргә билгеләгән (1 Көринтлеләргә 11:3). Ирләр үз өендә үз өсләренә җитәкчелек алырга бурычлы.

Ирләр, сез Аллаһы биргән хакимлекне ничек кулланырга тиеш? «Хатыннарыгызны яратып яшәгез, Мәсих тә, җыелышны яратып, аның хакына үзен биргән бит»,— дип әйтелә Инҗилдә (Эфеслеләргә 5:25). Гайсә Мәсих беркайчан да өйләнмәгән булса да, аның үрнәге сезгә яхшы ир булырга ярдәм итә алыр. Ничек итеп? Әйдәгез, моны белик.

ГАЙСӘНЕҢ ТОРМЫШЫ — ИРЛӘР ӨЧЕН ҮРНӘК

Гайсә башкаларга көч биргән һәм аларның йөген җиңеләйткән. Гайсә бар боеккан һәм күңелсезләнгән кешеләргә мондый вәгъдә биргән: «Минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен» (Маттай 11:28, 29). Ул аларның газапларын җиңеләйткән һәм рухи яктан ярдәм иткән. Кешеләр Гайсәгә тартылган һәм бу гаҗәеп булмаган. Ул аларның йөген җиңеләйтәчәгенә алар бер дә шикләнмәгән.

Ирләр Гайсәдән ничек үрнәк ала ала. Сез үз хатыныгызның йөген ничек җиңеләйтә аласыз? Моның турында уйланыгыз. Кайбер хатыннар үзләрен Роза кебек хис итә, ул болай ди: «Ирем өчен мин хезмәтче хатын гына булдым». Никахта бәхетле яши торган Квэку исемле бер ир кеше исә болай дип әйтә: «Мин еш кына үз хатынымнан: „Сиңа ничек ярдәм итим“,— дип сорыйм. Мин аны бик яратам, шуңа күрә аңа өйдәге эшләрне башкарырга булышам».

Гайсә игътибарлы булган һәм кешенең хәленә керә белгән. Бер хатын 12 ел буе каты авырудан интеккән. Гайсәнең могҗизалы көче турында ишеткәч, ул болай дип уйлаган: «Аның киеменә генә булса да кагылсам, савыгырмын». Һәм ул хак булган. Гайсәгә якынлашкач һәм аның өс киеменә кагылгач, ул шунда ук савыккан. Моны күрүчеләрнең кайберәүләре бу хатын үз-үзенә чиктән тыш ышанып эш иткән дип уйлаган булса да, Гайсә бу адымга аны өметсезлек этәргән икәнен белгән *. Ул ягымлы итеп аңа болай дигән: «Кызым... Сау-сәламәт бул». Аны кимсетү һәм хөкем итү урынына ул аның хәленә керә белгән. Шуның белән ул үзенен игелекле, кызганучан ир кеше булуын күрсәткән (Марк 5:25—34).

Ирләр Гайсәдән ничек үрнәк ала ала. Хатыныгыз үзен начар хис иткәндә аңа аеруча игътибарлы һәм сабыр булыгыз. Аның хәленә керә белегез һәм аның хисләрен аңларга тырышыгыз. Рикардо менә нәрсә ди: «Хатыным аеруча авыр чаклар кичергәндә, мин аңа рәнҗетә алган сүзләрне әйтмәс өчен үземне тыярга тырышам».

Гайсә үзенең шәкертләре белән аралашкан. Гайсә үз дусларына күп нәрсә сөйләгән. Ул бер тапкыр: «Мин... сезгә Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен билгеле иттем»,— дигән (Яхъя 15:15). Әйе, Гайсәнең уйланыр һәм дога кылыр өчен кайчакта бер үзе генә каласы килгән. Шул ук вакыт ул еш кына шәкертләренә үзенең яшерен хисләре турында сөйләгән. Җинаятьче итеп үтерелер алдыннан, Гайсә төнлә аларга ап-ачык итеп: «Җаным чиксез газаплана»,— дип әйткән (Маттай 26:38). Аларның эшләре Гайсәне рәнҗетсә дә, ул алардан читләшмәгән һәм аралашуын дәвам иткән (Маттай 26:40, 41).

Гайсәнең мисалы турында уйлану ир кешегә яхшы ир һәм яхшы әти кеше булырга ярдәм итәр

Ирләр Гайсәдән ничек үрнәк ала ала. Хатыныгыз белән аралашыгыз: үз күңелегезне бушатыгыз. Кайвакыт хатыннар зарлана: ирләре башкалар белән аралашырга ярата, ә өйдә бер сүз дә әйтми. Әмма ир үз хатыны белән эчкерсез итеп аралашса, хатын балкып китә. Анна менә нәрсә ди: «Андый мизгелләрдә мин шуны сизәм: ирем мине чын-чынлап ярата һәм миңа бик якын».

Хатыныгыз белән сөйләшмичә йөрмәгез. «Иремнең миңа ачуы килсә, ул берничә көн минем белән сөйләшми иде,— дип әйтә бер хатын.— Ул минем үземне гаепле хис итүемне тели иде һәм миңа оят булсын өчен шулай эшли иде». Ә Гайсәдән үрнәк алырга тырышкан Эдвин болай ди: «Ачуым чыкканда, мин шундук җавап бирмәскә тырышам, ә туган хәл турында хатыным белән фикер алышыр өчен уңай вакыт эзлим».

Бу мәкаләдә искә алынган Джой, ире Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны өйрәнергә башлагач, аның тәртибендә җитди үзгәрешләр күрә башлаган. Джой болай ди: «Ул нык үзгәрде. Хәзер ул Гайсәдән үрнәк алып яратучан ир булырга тырыша». Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтү миллионлаган ирле хатынлыларга ярдәм иткән. Сезнең аларга кушыласы киләме? Йәһвә Шаһитләреннән сезнең белән Изге Язмалар өйрәнүен түләүсез үткәрүләрен сорагыз.

^ 10 абз. Муса кануны буенча, андый авырудан интеккән хатын кыз нәҗес булган, шуның өчен ул кагылган һәрбер кеше шулай ук нәҗес дип саналган (Левиләр 15:19, 25).