Төп мәгълуматка күчү

Бер җенестәге ике кешенең никахы турында Изге Язмаларда әйтеләме?

Бер җенестәге ике кешенең никахы турында Изге Язмаларда әйтеләме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Барлыкка Китерүчебез никахка кагылышлы күрсәтмәләрне әле хөкүмәтләр андый законнарны чыгарганчы биргән булган. Изге Язмаларның беренче китабында болай дип әйтелә: «Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр» (Яратылыш 2:24). «Хатын» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе бер сүзлек буенча «ана җенестәге кеше» дигәнне аңлата («Vine’s Expository Dictionary of Biblical Words»). Гайсә никахка керүче кешеләр «ир-ат һәм хатын-кыз» булырга тиеш дигән (Маттай 19:4).

 Шулай итеп, Аллаһы нияте буенча, никах — ир-ат белән хатын-кыз арасындагы бик якын, тыгыз мөнәсәбәтләр. Ир белән хатын бер-берсен тулыландырып торыр өчен яратылган. Алар бер-берсенең эмоциональ һәм җенси ихтыяҗларын канәгатьләндереп балалар тудыра ала.