Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда олы яшьтәге ата-аналарны кайгырту турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда олы яшьтәге ата-аналарны кайгырту турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Һәрберебезнең олы яшьтәге ата-аналарны кайгырту җаваплылыгы бар. Изге Язмаларда без ата-анабызга «тиешлесен кайтарып, Аллаһыга бирелгән булуыбызны» күрсәтергә тиеш дип әйтелә, «чөнки бу Аллаһыны сөендерә» (1 Тимутигә 5:4). Аларны кайгыртып, без Изге Язмалардагы «әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит» дигән әмергә буйсынабыз (Эфеслеләргә 6:2, 3).

 Изге Язмаларда олы яшьтәге ата-аналарны кайгырту буенча махсус күрсәтмәләр бирелми. Әмма ата-аналарын кайгырткан тугры ирләрнең һәм хатыннарның үрнәге язылган. Анда шулай ук кайгыртучылар өчен гамәли киңәшләр дә бар.

 Изге Язмалар язылган вакытта кайберәүләр үзләренең олы яшьтәге ата-аналарын ничек кайгырткан?

 Алар моны, шартларына карап, төрлечә эшләгән.

  •   Йосыф үзенең олы яшьтәге атасы Ягъкубтан ерак яшәгән. Мөмкинлеге тугач, Йосыф атасына үзенә якынрак күченергә ярдәм иткән. Ул аңа яшәү урыны, ризык һәм яклау биргән (Яратылыш 45:9—11; 47:11, 12).

  •   Рут, үз каенанасының иленә күченеп, аны кайгыртыр өчен тырышып эшләгән (Рут 1:16; 2:2, 17, 18, 23).

  •   Гайсә, үләр алдыннан, үз анасы Мәрьямне кайгыртырга дип кешене билгеләгән. Мәрьям ул вакытта инде тол булгандыр (Яхъя 19:26, 27) a.

 Изге Язмаларда ата-аналарын кайгыртучылар өчен нинди гамәли киңәшләр бар?

 Олы яшьтәге ата-аналарны карау физик һәм эмоциональ яктан авыр булырга мөмкин. Изге Язмаларда кайгыртучы кешеләр өчен файдалы принциплар бар.

  •   Ата-анагызны хөрмәт итегез.

     Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Әти-әниеңне хөрмәт ит» (Чыгыш 20:12).

     Бу принципны ничек кулланырга? Ата-анагызга хөрмәт күрсәтеп, мөмкин булганча, ирекләрен чикләмәскә тырышыгыз. Мөмкин булса, аларны кайгыртуга кагылышлы карарларны үзләре кабул итсеннәр. Шулай да ата-анагызга кирәкле ярдәмне күрсәтегез.

  •   Аңлаучан һәм кичерүчән булыгыз.

     Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Төшенә белү кешенең ачуын баса, үпкә тотмау аны күркәм итә» (Гыйбрәтле сүзләр 19:11).

     Бу принципны ничек кулланырга? Атагыз я анагыз ачулы я рәнҗетүчән сүзләр әйтсә, үз-үзегездән сорагыз: «Мин шундый ук хәлдә булсам, үземне ничек хис итәр идем?» Аңлаучан һәм кичерүчән булып, сез авыр хәлне авырайтмассыз.

  •   Башкалар белән киңәшләшегез.

     Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Киңәшсез, ниятләр таркала, ә киңәшчеләр күп булганда — чынга аша» (Гыйбрәтле сүзләр 15:22).

     Бу принципны ничек кулланырга? Ата-анагызның авыруларын ничек дәвалап булганы турында тикшерү үткәрегез. Аларны кайгыртыр өчен, яшәгән җирегездә нинди ярдәм алып булганын белешегез. Олы яшьтәге ата-аналарын кайгырткан башка кешеләр белән киңәшләшегез. Бертуганнарыгыз булса, бергә җыелып, ата-анагызның ихтыяҗлары турында сөйләшегез. Аларны ничек кайгыртырга, вазифаларны ничек бүләргә икәнлеге турында уйлагыз.

    Олы яшьтәге ата-ананы кайгыртуга кагылышлы сорауларны хәл итәр өчен, бергә җыелып киңәшләшегез

  •   Тыйнак булыгыз.

     Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Тыйнакларга зирәклек хас» (Гыйбрәтле сүзләр 11:2).

     Бу принципны ничек кулланырга? Чикләрегезне таныгыз. Һәркемнең вакыты һәм көче чикле. Бу ата-анагызга никадәр ярдәм күрсәтә алуыгызга тәэсир итә. Ата-анагызны карап хәлдән тайганыгызны сизсәгез, бәлки, гаиләдәгеләрдән я башкалардан ярдәм сорарсыз.

  •   Үзегезне кайгыртыгыз.

     Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Үз тәнен нәфрәт итүче кеше юк. Киресенчә, һәркем үз тәнен тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта» (Эфеслеләргә 5:29).

     Бу принципны ничек кулланырга? Әйе, сез ата-анагызны кайгырту өчен җаваплы, ләкин үзегезнең һәм, никахта булсагыз, гаиләгезнең ихтыяҗлары турында да онытмагыз. Яхшы тукланыгыз. Җитәрлек йоклагыз һәм ял итегез (Вәгазьче 4:6). Мөмкин булса, кайчак отпускыга барып кайтыгыз. Шулай итеп сезнең ата-анагызны кайгыртыр өчен физик һәм эмоциональ көчләрегез күбрәк булыр.

 Изге Язмалар буенча, олы яшьтәге ата-анаңны кайгыртыр өчен кешене яллап буламы?

 Изге Язмаларда моңа кагылышлы төгәл күрсәтмә юк. Кайбер балалар ата-аналарын үзләре мөмкин кадәр озаграк кайгыртырга тырыша. Ләкин кайчак, үз шартлары аркасында, алар авыруларны караучы кешене ялларга карар итә. Гаиләдәгеләр, бергә киңәшләшеп, һәрберсе өчен нәрсә иң яхшысы булачагын исәпкә алып, карар кабул итә (Гәләтиялеләргә 6:4, 5).

a Изге Язмалар буенча бер белешмәлектә моның турында болай диелгән: «Йосыф [Мәрьямнең ире], күрәсең, инде күптән үлгән булган, һәм Гайсә анасы турында үзе кайгырткан. Ул үлсә, Мәрьям турында кем кайгыртыр? [...] Шулай итеп Мәсих балаларны үзләренең олы яшьтәге ата-аналарын кайгыртырга өйрәткән» («The NIV Matthew Henry Commentary in One Volume», 428, 429 битләр).