Чыгыш 20:1—26

20  Аннары Аллаһы мондый әмерләр бирде:+  «Мин — Йәһвә, сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыккан Аллаһыгыз.+  Миннән башка һичнинди илаһларыгыз булмасын.*+  Үзеңә күктә, җирдә я суда булган нәрсәләрнең потын яки сурәтен ясама.+  Аларга сәҗдә кылма һәм хезмәт итмә,+ чөнки мин, синең Аллаһың Йәһвә, җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы.+ Мине нәфрәт иткән аталарның кылган гөнаһларының нәтиҗәләрен мин улларына өченче һәм дүртенче буынга кадәр татырга бирәм.  Ә мине яратучыларга һәм әмерләремне үтәүчеләргә меңенче буынга кадәр тугры мәхәббәт күрсәтәм.+  Аллаһың Йәһвәнең исемен тиешсез рәвештә кулланма,+ чөнки Йәһвә Үз исемен тиешсез рәвештә кулланган кешене җәзасыз калдырмас.+  Шимбә көннең изге икәнлеген онытма.+  Бөтен эшләреңне алты көн дәвамында эшлә,+ 10  ә җиденче көн — Аллаһың Йәһвәгә багышланган Шимбә ул. Үзең дә, улың да, кызың да, колың һәм кол кызың да, малың да, шәһәреңдәге килмешәк тә һичнинди эш башкармасын.+ 11  Чөнки Йәһвә алты көндә күкне, җирне, диңгезне һәм андагы бар нәрсәне барлыкка китерде, ә җиденче көнне ул ял итә башлады.+ Шунлыктан Йәһвә Шимбә көнен фатихалады һәм аны изге итте. 12  Әти-әниеңне хөрмәт ит,+ шулчак Аллаһың Йәһвә сиңа бирәчәк җирдә озак яшәрсең.+ 13  Кеше үтермә.+ 14  Зина кылма.+ 15  Урлама.+ 16  Якыныңа каршы ялган шаһитлек бирмә.+ 17  Якыныңның йортына кызыкма. Якыныңның хатынына,+ аның колына һәм кол кызына, аның үгезенә, ишәгенә, якыныңның һичнәрсәсенә кызыкма».+ 18  Күк күкрәвен һәм мөгез быргы тавышын ишетеп, яшен яшьнәвен һәм тауның төтенләп торганын күреп, бөтен халык тетрәнеп китте һәм читтә басып торырга мәҗбүр булды.+ 19  Шуңа күрә алар Мусага: «Безнең белән син сөйләш, ә без тыңларбыз. Аллаһы безнең белән сөйләшмәсен, юкса без үләрбез»+,— дип әйтте. 20  Шунда Муса халыкка: «Курыкмагыз,— диде,— чөнки Аллаһы сезне сынар өчен,+ һәрвакыт аңа карата курку-хөрмәтегез булсын өчен һәм сез гөнаһ кылмасын өчен иңде».+ 21  Халык читтә торды, ә Муса Аллаһы иңгән кара болытка якын килде.+ 22  Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Исраиллеләргә менә нәрсә әйт: „Минем сезнең белән күктән сөйләшкәнемне сез үзегез күрдегез.+ 23  Берьюлы миңа да, башка илаһларга да гыйбадәт кылыр өчен көмеш илаһлар ясамагыз һәм шулай ук үзегезгә алтын илаһлар да ясамагыз.+ 24  Миңа туфрактан мәзбәх корыгыз һәм анда яндыру корбаннары, татулык корбаннары китерерсез, вак һәм эре малыгызны корбанга чалырсыз. Мин исемемне телгә алсыннар өчен сайлаган һәр урында+ сезгә килермен һәм сезгә хәер-фатихамны бирермен. 25  Әгәр миңа таштан мәзбәх корасыз икән, кораллар ярдәмендә киселгән* ташлар кулланмагыз.+ Кискеч* кулланып, сез аны нәҗесләрсез. 26  Минем мәзбәхемә баскыч ясамагыз, югыйсә менгәндә шәрәлегегез* күренер“.

Искәрмәләр

Яки «Мине санламыйча [сүзгә-сүз «Йөземә каршы»], бүтән һичнинди илаһка табынмагыз».
Яки «юнылган».
Ягъни зубило.
Яки «җенси әгъзаларыгыз».

Искәрмәләр

Медиаматериал