Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен без газап чигәбез, картаябыз һәм үләбез?

Ни өчен без газап чигәбез, картаябыз һәм үләбез?

Аллаһы Тәгалә безгә үз балаларына караган кебек карый. Ул безнең газап чигүебезне бер дә теләми. Алайса, ни өчен газаплар шулкадәр күп?

Без Адәм белән Хаува аркасында газап чигәбез

«Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән... һәм шулай итеп... үлем барлык кешеләргә күчкән» (РИМЛЫЛАРГА 5:12).

Аллаһы Тәгалә беренче кешеләрне — Адәм белән Хауваны — бар яктан камил итеп барлыкка китергән. Аллаһы аларга яшәр өчен гүзәл оҗмах — Гадән бакчасын бүләк иткән һәм бакчадагы бар агачларның җимешләрен ашарга рөхсәт иткән. Бер агачтан гына ашамаска кушкан. Әмма Адәм белән Хаува шул агачтан җимешне ашап, гөнаһ кылган (Яратылыш 2:15—17; 3:1—19). Тыңламаучанлыклары аркасында Аллаһы аларны оҗмах бакчасыннан куып чыгарган. Нәтиҗәдә, үзләре өчен дә, балалары өчен дә тормыш авырайган. Алар барысы да картайган һәм үлгән (Яратылыш 3:23; 5:5). Без дә, аларның токымнары булганга, чирлибез, картаябыз һәм үләбез.

Без җеннәр аркасында газап чигәбез

«Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» (1 ЯХЪЯ 5:19).

«Явыз» дигәндә, Шайтан күздә тотыла. Ул — Аллаһыга каршы чыккан күзгә күренмәс рухи зат (Яхъя 8:44; Ачылыш 12:9). Бервакыт Шайтанга башка рухи затлар кушылган. Алар җеннәр дип атала. Бу явыз рухлар үз көчен кешеләрне Барлыкка Китерүчедән читләштерер өчен куллана. Алар кешеләрне начар эшләргә котырта (Зәбур 106:35—38; 1 Тимутигә 4:1). Шайтанга һәм аның җеннәренә безне газаплау рәхәтлек китерә.

Кайчак без газапларыбызда үзебез гаепле булабыз

«Кеше ни чәчсә, шуны урыр» (ГӘЛӘТИЯЛЕЛӘРГӘ 6:7).

Без барыбыз да гөнаһны мирас итеп алганга һәм дөнья белән Шайтан идарә иткәнгә, газаплар кичерәбез. Әмма кайчак кешеләр үз газапларында үзләре гаепле була. Без, начар эшләр кылганда һәм акылсыз карарлар кабул иткәндә, моның ачы җимешләрен урабыз. Ә инде яхшы эшләр кылганда, без яхшы җимешләр урабыз. Мәсәлән, намуслы, тырыш, үз гаиләсен яратучы ир күп фатихалар урыр, һәм аның гаиләсе бәхетле булыр. Ә комарлы уеннар уйнаучы, күп эчүче һәм ялкау ир үз-үзен һәм гаиләсен бөлгенлеккә төшерер. Аллаһы исә безнең мул фатихаларга һәм иминлеккә ия булуыбызны тели. Шуңа күрә аны тыңлау акыллы булыр (Зәбур 119:165).

Без «соңгы көннәрдә» яшәгәнгә газап чигәбез

«Соңгы көннәрдә... кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан... ата-анасын тыңламаучы... тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы... булырлар» (2 ТИМУТИГӘ 3:1—5).

Бүгенге көндә күп кенә кешеләр үзләрен бу пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә тота. Аларның тәртибе бу дөньяның «соңгы көннәрендә» яшәгәнебезне дәлилли. Моннан тыш, Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, безнең көннәрдә сугышлар, ачлык, көчле җир тетрәүләр һәм чир-авырулар булачак (Маттай 24:3, 7, 8; Лүк 21:10, 11). Шул сәбәпләр аркасында кешеләр күп газап чигә һәм үлә.