Яратылыш 5:1—32

5  Менә Адәм тормышы турындагы хәбәр: Адәмне барлыкка китергән көнне Аллаһы аны үзенә охшаш итеп яратты.+  Ул аларны ир һәм хатын итеп барлыкка китерде.+ Барлыкка китергән көнне+ ул аларны фатихалады һәм «кеше»* дип атады.  Адәмгә 130 яшь булганда, аның үзенә охшаш улы туды. Ул аны Шет+ дип атады.  Улы Шет туганнан соң, Адәм тагын 800 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды.  Адәм барлыгы 930 ел яшәде һәм вафат булды.+  Шеткә 105 яшь булганда, аның Ину́ш+ исемле улы туды.  Улы Инуш туганнан соң, Шет тагын 807 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды.  Шет барлыгы 912 ел яшәде һәм вафат булды.  Инушка 90 яшь булганда, аның Кына́н исемле улы туды. 10  Улы Кынан туганнан соң, Инуш тагын 815 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 11  Инуш барлыгы 905 ел яшәде һәм вафат булды. 12  Кынанга 70 яшь булганда, аның Маһаләли́л+ исемле улы туды. 13  Улы Маһаләлил туганнан соң, Кынан тагын 840 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 14  Кынан барлыгы 910 ел яшәде һәм вафат булды. 15  Маһаләлилгә 65 яшь булганда, аның Яри́д+ исемле улы туды. 16  Улы Ярид туганнан соң, Маһаләлил тагын 830 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 17  Маһаләлил барлыгы 895 ел яшәде һәм вафат булды. 18  Яридкә 162 яшь булганда, аның Идрис+ исемле улы туды. 19  Улы Идрис туганнан соң, Ярид тагын 800 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 20  Ярид барлыгы 962 ел яшәде һәм вафат булды. 21  Идрискә 65 яшь булганда, аның Мәтушәли́х+ исемле улы туды. 22  Улы Мәтушәлих туганнан соң, Идрис тагын 300 ел Аллаһы юлында* йөрде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 23  Идрис барлыгы 365 ел яшәде. 24  Идрис Аллаһы юлыннан тайпылмый йөрде.+ Шуннан соң, Аллаһы аны алгач, аны бүтән беркем күрмәде.+ 25  Мәтушәлихкә 187 яшь булганда, аның Ләмә́к+ исемле улы туды. 26  Улы Ләмәк туганнан соң, Мәтушәлих тагын 782 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 27  Мәтушәлих барлыгы 969 ел яшәде һәм вафат булды. 28  Ләмәккә 182 яшь булганда, аның улы туды. 29  Ул: «Бу бала Йәһвә ләгънәт иткән җирне эшкәрткәндә башкарган эшебездә һәм интектергеч авыр хезмәтебездә юаныч булыр»+,— диеп, аны Нух*+ дип атады. 30  Улы Нух туганнан соң, Ләмәк тагын 595 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 31  Ләмәк барлыгы 777 ел яшәде һәм вафат булды. 32  Нухка 500 яшь тулгач, аның Шем,+ Хам,+ Йафе́т+ исемле уллары туды.

Искәрмәләр

Яки «адәм».
Сүзгә-сүз «Аллаһы белән».
Күрәсең, мәгъ. «ял; юаныч».

Искәрмәләр

Медиаматериал