Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһыга якынлаштыручы белем

Аллаһыга якынлаштыручы белем

Барлыкка Китерүчебез — тере Шәхес ул. Аның күркәм сыйфатлары бар. Ул безнең үзенә якынлашуыбызны тели (Яхъя 17:3; Ягъкуб 4:8). Шуңа күрә Аллаһы безне үзе белән таныштыра.

Аллаһының исеме бар

«Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген, синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде» (ЗӘБУР 83:18).

Изге Язмалар буенча, Йәһвә — бердәнбер хак Аллаһы. Ул тормышның һәм Галәмнең Барлыкка Китерүчесе. Ул гына гыйбадәт кылуыбызга лаек (Ачылыш 4:11).

Йәһвә — мәхәббәт Аллаһысы

«Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 ЯХЪЯ 4:8).

Изге Язмалар һәм тирә-яктагы табигать аша Йәһвә безгә үзен һәм күп кенә сыйфатларын ача. Аның сыйфатларының иң бөеге — мәхәббәт. Йәһвә бар нәрсәне мәхәббәттән чыгып эшли. Аллаһы турында күбрәк белгән саен, аңа карата мәхәббәтебез үсә бара.

Йәһвә — шәфкатьле Аллаһы

«Син кичерергә әзер» (НИКАМИ 9:17).

Йәһвә безнең камилсез, гөнаһлы булуыбызны белә. Шуңа күрә ул безне «кичерергә әзер». Без тәүбә иткәндә һәм үзгәрергә тырышканда, ул безне гафу итә һәм үткәндәге гөнаһларыбыз өчен җәзаламый (Зәбур 103:12, 13).

Йәһвә догаларыбызны тыңлый

«Йәһвә үзен чакыручыларның барысына... якын. ...Ярдәм сорап үтенүләрен ишетә» (ЗӘБУР 145:18, 19).

Йәһвәгә табынганда һәм дога кылганда, махсус йолалар үтәргә һәм дини әйберләр кулланырга кирәк түгел. Яратучан әти-әниләр үз балаларын тыңлаган кебек, Аллаһы да безнең догаларыбызны тыңлый.