Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре нәрсәгә ышана?

Йәһвә Шаһитләре нәрсәгә ышана?

 Без, Йәһвә Шаһитләре,— мәсихчеләр. Без Гайсә өйрәткәнчә һәм аның рәсүлләре гыйбадәт кылган кебек Аллаһыга нәкъ шулай ук хезмәт итәргә тырышабыз. Бу мәкаләдә төп тәгълиматларыбыз турында әйтелә.

  1.   Аллаһы. Без бердәнбер хак Аллаһыга гыйбадәт кылабыз. Ул Чиксез Кодрәт Иясе, Барлыкка Китерүче, һәм аның исеме — Йәһвә (Зәбур 82:19; Ачылыш 4:11). Ул — Ибраһим, Муса һәм Гайсә Аллаһысы (Чыгыш 3:6; 32:11; Яхъя 20:17).

  2.   Изге Язмалар. Без Изге Язмаларны кешеләр өчен рухландырылып язылган Аллаһы Сүзе дип таныйбыз (Яхъя 17:17; 2 Тимутигә 3:16). Үз карашларыбызны Изге Язмаларның бөтен 66 китабына нигезлибез. Изге Язмаларга «Иске Васыять» тә, «Яңа Васыять» тә керә. Профессор Джейсон Дейвид Бедун Йәһвә Шаһитләре турында болай дип язган: «Аларның ышанулары һәм эшләре Изге Язмаларга нигезләнгән. Алар анда нәрсә язылырга тиеш булганын уйлап чыгармый» a.

     Без тулаем Изге Язмаларга ышанабыз. Кайбер карашларыбыз дөрес булмаса, без аларны үзгәртергә әзер. Ул китапның кайбер өлешләре символик тел белән язылган һәм бу өлешләрне туры мәгънәдә аңларга кирәкми. Без моны таныйбыз (Ачылыш 1:1).

  3.   Гайсә. Без Гайсә Мәсихтән үрнәк алабыз һәм аның өйрәтеп әйткән сүзләренә ышанабыз. Без Мәсихне Коткаручыбыз һәм Аллаһы Улы буларак кабул итәбез (Маттай 20:28; Рәсүлләр 5:31). Шулай итеп, без мәсихчеләр (Рәсүлләр 11:26). Ләкин без Изге Язмалардан шуны белдек: Гайсә һәм Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы — ике төрле шәхес һәм Троица бар дип әйтер өчен нигез юк (Яхъя 14:28).

  4.   Аллаһы Патшалыгы. Аллаһы Патшалыгы — күктән чыннан да иарә итүче хөкүмәт. Ул мәсихчеләрнең йөрәкләрендә түгел. Ул бар кеше хөкүмәтләрен юк итәчәк һәм Аллаһының җиргә карата ниятен тормышка ашырачак (Даниял 2:44; Маттай 6:9, 10). Ул моны тиздән эшләячәк, чөнки Изге Язмаларда «соңгы көннәрдә» яшибез дип әйтелә (2 Тимутигә 3:1—5; Маттай 24:3—14).

     Аллаһы Патшалыгының Патшасы — Гайсә. Ул күктән идарә итә. Идарә итү 1914 елда башлаган (Ачылыш 11:15).

  5.   Коткарылу. Гөнаһ белән үлемнән котылу Гайсәнең йолым корбаны ярдәмендә мөмкин булачак (Маттай 20:28; Рәсүлләр 4:12). Ләкин кешеләр, Гайсәгә иман итүдән тыш, үз тормышларын үзгәртергә һәм суга чумдырылырга тиеш (Маттай 28:19, 20; Яхъя 3:16; Рәсүлләр 3:19, 20). Кешенең иманы бармы, юкмы икәнен аның эшләре күрсәтә (Ягъкуб 2:24, 26). Ләкин ул, мин коткарылуга лаек, дип уйларга тиеш түгел. Коткарылу «Аллаһының юмарт игелеге» буенча бирелә (Гәләтиялеләргә 2:16, 21).

  6.   Күкләр. Йәһвә Аллаһы, Гайсә Мәсих һәм тугры фәрештәләр рухи сферада яши b (Зәбур 102:19—21; Рәсүлләр 7:55). Чагыштырмача аз кеше — 144 000 кеше — күктә Гайсә Мәсих белән бергә Аллаһы Патшалыгында идарә итәр өчен терелтелгән булачак (Даниял 7:27; 2 Тимутигә 2:12; Ачылыш 5:9, 10; 14:1, 3).

  7.   Җир. Аллаһы җирне кешеләрнең мәңге йорты итеп барлыкка китергән (Зәбур 103:5; 113:24; Вәгазьче 1:4). Аллаһы тыңлаучан кешеләрне камил сәламәтлек һәм җирдәге оҗмахта мәңгелек тормыш белән фатихалаячак (Зәбур 36:11, 34).

  8.   Явызлык һәм газаплар. Аллаһының бер фәрештәсе фетнә күтәргәч, дөньяга явызлык һәм газаплар үтеп кергән (Яхъя 8:44). Бу фәрештә, фетнә күтәргәннән соң, «Шайтан» һәм «Иблис» дип атала башлаган. Ул беренче парны үзенә кушылырга котырткан. Нәтиҗәдә, кешеләрнең токымнарына куркыныч нәтиҗәләр китергән (Яратылыш 3:1—6; Римлыларга 5:12). Шайтан күтәргән бәхәсле сорауларны чишәр өчен, Аллаһы явызлык белән газапларга юл куйган, ләкин ул аны мәңгегә түзеп тормас.

  9.   Үлем. Кеше, үлгәч, юкка чыга (Зәбур 145:4; Вәгазьче 9:5, 10). Үлгән кешеләр утлы тәмугъта җәфаланмый.

     Аллаһы миллиардлаган кешене терелтәчәк (Рәсүлләр 24:15). Әмма терелтелгән кешеләр Аллаһы кануннары белән танышкач алар буенча яшәргә теләмәсә, мәңгегә юк ителәчәк. Алар башка беркайчан терелтелмәячәк (Ачылыш 20:5).

  10.   Гаилә. Без Аллаһының гаиләгә кагылышлы нормалары буенча яшибез. Гаилә — бер ир-ат һәм бер хатын-кыз арасындагы мәңге союз. Җенси әхлаксызлык кына аерылышу өчен сәбәп булып тора ала (Маттай 19:4—9). Изге Язмалардагы киңәшләр гаиләләргә уңышлы булырга булыша. Без моңа ышанабыз (Эфеслеләргә 5:22—6:1).

  11.   Гыйбадәт кылуыбыз. Без хачка я башка сурәтләргә табынмыйбыз (Канун 4:15—19; 1 Яхъя 5:21). Гыйбадәт кылуыбызга аста китерелгәннәр керә:

  12.   Оешмабыз. Безнең җыелышларыбыз бар. Һәрберсендә күзәтү эшен өлкәннәр советы башкара. Ләкин өлкәннәр руханилар классын тәшкил итми, алар үз хезмәтләре өчен акча да алмый (Маттай 10:8; 23:8). Без кешеләрдән уннан бер өлешен таләп итмибез, һәм җыелыш очрашуларыбызда акча җыеп йөрмиләр (2 Көринтлеләргә 9:7). Бөтен эшебез ирекле иганәләр ярдәмендә башкарыла. Кем күпме биргәнен беркем дә белми.

     Җиткәче совет — төп идарәдә хезмәт итүче җитлеккән мәсихчеләрнең кечкенә төркеме — бөтен дөньядагы Йәһвә Шаһитләренә җитәкчелек биреп тора (Маттай 24:45).

  13.   Бердәмлек. Бөтен дөньяда хезмәт итүче Йәһвә Шаһитләре бер карашта тора (1 Көринтлеләргә 1:10). Без җәмгыятьтәге дәрәҗә, милләт, раса буенча кешеләрне аермас өчен тырышлыклар куябыз (Рәсүлләр 10:34, 35; Ягъкуб 2:4). Ләкин бердәмлегебез барыбыз да бертөрле булырга тиеш дигәнне аңлатмый. Һәр Йәһвә Шаһите үзенең Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданына нигезләнеп шәхси карарлар кабул итә (Римлыларга 14:1—4; Еврейләргә 5:14).

  14.   Тәртибебез. Без бар эшләрдә дә риясыз мәхәббәт күрсәтергә тырышабыз (Яхъя 13:34, 35). Без Аллаһы хупламаган эшләрдә, шул исәптән кан җибәреп, аны дөрес кулланмауда, катнашмыйбыз (Рәсүлләр 15:28, 29; Гәләтиялеләргә 5:19—21). Без тынычлыкка омтылабыз һәм сугышларда катнашмыйбыз (Маттай 5:9; Ишагыя 2:4). Без хөкүмәткә ихтирам белән карыйбыз һәм, аның законнары Аллаһы әмерләрен бозмый икән, шул законнарга буйсынабыз (Маттай 22:21; Рәсүлләр 5:29).

  15.   Башкалар белән мөнәсәбәтләр. Гайсә мондый әмер биргән: «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат». Ул шулай ук үз шәкертләре «дөньядан түгел» дип әйткән (Маттай 22:39; Яхъя 17:16). Шуңа күрә без бар кешегә «игелек эшләргә» тырышабыз. Без сәяси эшләрдә нейтралитет саклыйбыз һәм башка диннәр белән мөнәсәбәтләр үстермибез (Гәләтиялеләргә 6:10; 2 Көринтлеләргә 6:14). Ләкин без башкаларның сәясәткә я дингә кагылышлы кабул иткән карарларына хөрмәт белән карыйбыз (Римлыларга 14:12).

 Йәһвә Шаһитләренең карашлары турында күбрәк беләсегез килсә, безнең турында рәсми сайтыбыздан күбрәк укыгыз, филиалыбызга языгыз, Патшалык Залына, җыелыш очрашуына килегез я берәр Йәһвә Шаһите белән сөйләшегез.

a «Тәрҗемә ителгән хакыйкать» дигән китапның 165 битен карагыз («Truth in Translation»).

b Явыз фәрештәләр күктән ыргытылса да, алар рухи сферада яшәүләрен дәвам итә (Ачылыш 12:7—9).