Төп мәгълуматка күчү

Тәмуг бармы? Аллаһы Сүзендә тәмуг сүзе нинди мәгънәдә кулланыла?

Тәмуг бармы? Аллаһы Сүзендә тәмуг сүзе нинди мәгънәдә кулланыла?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә, шул исәптән Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсендә «тәмуг» дигән сүз кулланыла (Зәбур 16:10; Рәсүлләр 2:27 a). Бу мәкалә башында китерелгән рәсемдә күрсәтелгәнчә, күп кеше тәмугны явызлар мәңге җәфалана торган урын дип саный. Ләкин Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Бу мәкаләдә

 Тәмуг — мәңге җәфалану урынымы?

 Юк. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә «тәмуг» дип тәрҗемә ителгән сүзләрнең төп мәгънәсе «кабер» (евр. шео́л, грек. ха́дес). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, шул «кабердә» яшәүдән туктаган кешеләр ята.

  •   Үлгән кеше аңсыз хәлдә, шуңа күрә бернәрсә дә сизми. «Кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк» (Вәгазьче 9:10). Тәмугта һичкем авыртудан кычкырмый. Изге Язмаларда болай диелә: «Явызлар хурлыкка төшсен, Кабердә алар тынсыз калсын» (Зәбур 31:17; 115:17).

  •   Аллаһы җәза итеп утлы тәмугта җәфалануны түгел, ә үлемне биргән. Аллаһы беренче кеше Адәмгә болай дигән: ул Аллаһы законын бозса, аны җәза — үлем көтә (Яратылыш 2:17). Ул аңа тәмугта мәңгелек җәфалану турында бер сүз дә әйтмәгән. Соңрак, Адәм гөнаһ кылганнан соң, Аллаһы аңа биреләчәк җәзаны әйткән: «Син туфрак һәм кире туфракка кайтырсың» (Яратылыш 3:19). Адәм яшәүдән туктарга тиеш булган. Әгәр Аллаһы аны утлы тәмугка җибәргән булса, һичшиксез, ул Адәмгә моның турында әйтер иде. Аллаһы кешеләргә, алар аның законнарына буйсынмаса, бер үк җәза бирә. Аллаһы законнарын бозу өчен җәза үзгәрмәгән. Адәм гөнаһ кылганнан соң күп вакыт узгач, Аллаһы мондый сүзләр язып куярга кушкан: «Гөнаһ өчен түләү — үлем» (Римлыларга 6:23). Гөнаһ өчен тагын да катырак җәза турында әйтелми, чөнки «үлгән кеше гөнаһтан азат» (Римлыларга 6:7).

  •   Кешеләрне мәңге җәфалау дигән уй Аллаһы өчен җирәнгеч (Ирмия 32:35). Аллаһыны андый эшләрдә гаепләү аның турында Изге Язмаларда әйтелгән сүзләргә каршы килә: «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8). Ул кешеләрнең үзенә куркудан я мәңге җәфалаудан куркып түгел, ә яратудан чыгып гыйбадәт кылуларын тели (Маттай 22:36—38).

  •   Яхшы кешеләр тәмугка эләгә. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә «тәмуг» дигән сүз кулланыла һәм анда, мәсәлән, Ягъкуб һәм Әюп кебек тугры кешеләр эләгәчәк дип әйтелгән (Яратылыш 37:35; Әюп 14:13). Хәтта Гайсә Мәсих турында да әйтелгәндә, ул, үлеменнән соң терелгән вакытына кадәр, тәмугта булган дип әйтелә (Рәсүлләр 2:31, 32). Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясап була: Изге Язмаларда «тәмуг» дигән сүз кулланылганда, ул кабер мәгънәсендә кулланыла. b

 Бер бай һәм Лазар турында хикәя

 Бу кинаяле хикәяне Гайсә сөйләгән һәм бу хикәя Лүк 16:19—31 дә язылган. Кинаяле хикәяләр ярдәмендә әхлакый я рухи хакыйкатьләргә өйрәтәләр. Бер бай һәм Лазар турындагы кинаяле хикәя — уйлап чыгарылган хикәя (Маттай 13:34). Бу хикәя турында күбрәк белер өчен «Бай кеше һәм Лазар кемне символлаштырган?» дигән мәкаләне карагыз.

 Тәмуг — Аллаһыдан читләштерелгән булумы?

 Юк. Үлгәннәр Аллаһыдан читләштерелгән булуларын аңлыйлар дигән тәгълимат Изге Язмаларга каршы килә. Чөнки Изге Язмалар үлгәннәр бернәрсә дә сизми дип өйрәтә (Зәбур 146:3, 4; Вәгазьче 9:5).

 Тәмугтан берәр кем азат ителгән булганмы?

 Әйе. Изге Язмаларда искә алынган 9 кеше Кабергә (кайбер тәрҗемәләрдә «тәмугка») эләккән һәм соңыннан терелтелгән булган. c Әгәр алар тәмугта аңлы хәлдә булса, терелтелгәч, барысын сөйләп бирер иде. Ләкин шунсы игътибарга лаек: берсе дә бернәрсә дә сөйләмәгән. Ни өчен? Чөнки Изге Язмаларда әйтелгәнчә, үлгән кешеләр аңсыз хәлдә кала. Бу хәлне тирән йокы белән чагыштырып була (Яхъя 11:11—14; 1 Көринтлеләргә 15:3—6).

a Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә Рәсүлләр 2:27 дә «тәмуг» дигән сүз кулланылмый. Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсендә, мәсәлән, «үлеләр дөньясы» дигән сүз кулланыла.