Зәбур 115:1—18

115  Безне түгел,* и Йәһвә, безне түгел,Үз исемеңне данла,+Чөнки син тугрылыкка һәм тугры мәхәббәткә бай.+  Ник халыкларга: «Аларның Аллаһысы кая соң?» — дип әйтергә сәбәп бирергә?+  Безнең Аллаһыбыз — күкләрдә,Ул күңеле хуш күргәнне эшли.  Аларның потлары — көмеш һәм алтын,Кеше кулы ясаган нәрсәләр.+  Авызлары бар, әмма сөйләшә алмый,+Күзләре бар, күрми,  Колаклары бар, әмма ишетми,Борыннары бар, ис тоймый,  Куллары бар, әмма сизми,Аяклары бар, йөри алмый,+Тамаклары белән бер аваз да чыгармый.+  Аларны ясаучы кешеләр,Аларга таянучыларның һәммәсе+ дә нәкъ алар кебек булачак.+  И Исраи́л, Йәһвәгә таян,+Ул ярдәмчең һәм калканың синең.+ 10  И Һарун йорты,+ Йәһвәгә таян,Ул ярдәмчең һәм калканың синең. 11  Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, Йәһвәгә таяныгыз,+Ул ярдәмчегез һәм калканыгыз сезнең.+ 12  Йәһвә безне исендә тота, һәм ул безне фатихалаячак,Ул Исраил йортын фатихалаячак,+Һарун йортын фатихалаячак. 13  Йәһвә үзен тирән хөрмәт итүчеләргә хәер-фатихасын бирәчәк,Кечесенә дә, зурысына да. 14  Йәһвә сезне күпсанлы итәчәк,Сезне дә, балаларыгызны* да.+ 15  Йәһвә — күк белән җирне Яратучы+Сезгә хәер-фатихасын бирсен.+ 16  Күкләр — Йәһвәнеке,+Җирне исә ул адәм улларына биргән.+ 17  Үлеләр Йәһне мактамый,+Үлем тынлыгына төшкәннәрнең берсе дә моны эшли алмый.+ 18  Әмма без Йәһне* мактарбыз,Хәзер һәм мәңге. Йәһне мактагыз!

Искәрмәләр

Яки «Без бернәрсәгә дә лаек түгел, и Йәһвә, бернәрсәгә дә лаек түгел».
Сүзгә-сүз «улларыгызны».
Йәһвә исеменең кыска формасы.

Искәрмәләр

Медиаматериал