Яхъяга бирелгән Ачылыш 20:1—15

20  Шуннан соң мин күктән төшүче фәрештәне күрдем. Аңарда упкын ачкычы+ һәм кулында зур чылбыр бар иде.  Ул аждаһаны,+ борынгы еланны+ — Иблис+ Шайтанны+ тотып алды да аны 1 000 елга чылбырлап куйды  һәм, ул халыкларны инде юлдан яздыра алмасын өчен, аны 1 000 елга упкынга+ ыргытты, упкынны бикләп куйды һәм мөһер сукты. Шуннан соң аждаһа аз гына вакытка азат ителергә тиеш.+  Шунда мин тәхетләр һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хөкем итәргә хокук бирелгән иде. Әйе, бу җаннар* Гайсә хакында шаһитлек иткәннәре өчен һәм Аллаһы турында сөйләгәннәре өчен үтерелгән булганнар. Алар ерткычка һәм аның сурәтенә табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга кабул итмәгән.+ Алар терелеп Мәсих белән бергә 1 000 ел патша булып идарә итте.+  (Үлгәннәрнең+ калганнары 1 000 ел үтмичә терелмәде.) Бу — беренче терелү.+  Беренче терелүдә катнашучылар бәхетле һәм изге.+ Икенче үлем+ алар өстеннән хакимлек итми.+ Алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачак+ һәм аның белән бергә 1 000 ел патша булып идарә итәчәк.+  Шайтан, 1 000 ел үткәч, үз төрмәсеннән азат ителәчәк  һәм җирнең дүрт почмагындагы халыкларны, Гог һәм Магогны, юлдан яздырып сугышка җыяр өчен чыгачак. Аларның саны диңгез комы кебек күп булачак.  Алар бөтен җир йөзе буйлап таралды һәм изгеләрнең лагере белән яраткан шәһәрне камап алды. Әмма күктән ут төшеп, аларны йотты.+ 10  Ә аларны юлдан яздырган Иблис утлы һәм күкертле күлгә ыргытылды. Анда алдарак ерткыч+ белән ялган пәйгамбәр ыргытылган иде.+ Алар көне-төне һәм мәңге җәфаланачак.* 11  Аннан соң мин зур ак тәхет һәм анда утыручыны күрдем.+ Аның йөзеннән җир белән күк качты,+ һәм аларга урын табылмады. 12  Шулай ук мин тәхет каршында басып торган үлгәннәрне — бөекләрне һәм гадиләрне күрдем. Язма төргәкләр ачылып куелды. Шунда тагын бер язма төргәкне — тормыш төргәген+ ачтылар, һәм үлгәннәр төргәкләрдә язылган буенча эшләренә карап хөкем ителделәр.+ 13  Диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде, үлем дә, Кабер* дә үзендә булган үлгәннәрне бирде. Үлгәннәрнең һәрберсе үз эшләренә карап хөкем ителде.+ 14  Шуннан соң үлем белән Кабер* утлы күлгә ыргытылды.+ Утлы күл+ — икенче үлем+ ул. 15  Исеме тормыш китабына+ язылмаган һәркем шул утлы күлгә ыргытылды.+

Искәрмәләр

Сүзлекне һәм Ач 6:9 дагы искәрмәне к.
Яки «чикләнгән булачак; төрмәдә утырачак».
Гр. га́дес. Сүзлекне к.
Гр. га́дес. Сүзлекне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал