Төп мәгълуматка күчү

Тәмугка кем эләгә?

Тәмугка кем эләгә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Тәмуг (Изге Язмаларда «Шеол» (еврейчә) һәм «Гадес» (грекча)) — мәңге җәфалану урыны түгел, ә кабер. Тәмугка кем бара? Яхшы кешеләр дә, начарлары да (Әюб 14:13; Мәдхия 9:18). Изге Язмаларда кешелекнең гомуми бу кабере «яшәүчеләрнең барысы җыелачак йорт» дип атала (Әюб 30:23).

 Гайсә дә үлгәч тәмугка киткән. Ләкин ул «тәмугта калмаган», чөнки аны Аллаһы терелткән (Рәсүлләр 2:31, 32, «Яхшы хәбәр»).

Тәмуг мәңге булачакмы?

 Гайсә тәмугка киткән бар кешеләрне Аллаһы көче ярдәмендә терелтәчәк (Яхъя 5:28, 29; Рәсүлләр 24:15). Киләчәктәге бу терелтү турында Ачылыш 20:13 та болай дип әйтелә: «Үлем дә, Кабер дә үзендә булган үлгәннәрне бирде». Бер вакыт тәмуг буш калачак һәм башка инде булмаячак, анда беркем дә бармаячак, чөнки «үлем... инде булмаячак» (Ачылыш 21:3, 4; 20:14).

 Үлгән кешеләрнең кайберләре тәмугка бармый. Изге Язмалардан күренгәнчә, кайбер кешеләр шулкадәр явыз эшләргә баткан, хәтта беркайчан да үзгәрмәячәкләр (Еврейләргә 10:26, 27). Андый кешеләр үлгәч, тәмугка түгел, ә Гәһәннәгә бара. Гәһәннә — мәңгегә юк итүнең символы (Маттай 5:29, 30). Мәсәлән, Гайсә әйткәнчә, аның замандашлары — икейөзле дини җитәкчеләрнең кайберәүләре Гәһәннәгә барырга тиеш булган (Маттай 23:27—33).