Яхъя 14:1—31

14  «Күңелләрегез борчылмасын.+ Аллаһыга иман итегез+ һәм миңа иман итегез.  Атам йортында торыр урын күп. Алай булмаса, мин сезгә әйткән булыр идем. Мин сезгә урын әзерләргә барам.+  Барып сезгә урын әзерләгәч, сез дә мин булган урында булсын өчен, мин кабат килеп, сезне үз яныма алачакмын.+  Мин бара торган урынга юлны сез беләсез».  Тома́с+ аңа: «Хуҗабыз, без синең кая барганыңны белмибез. Анда бару юлын каян белик инде?» — диде.  Моңа Гайсә болай диде: «Мин — юл,+ хакыйкать+ һәм тормыш.+ Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми.+  Мине беләсез икән, Атамны да белерсез.+ Хәзер сез аны беләсез һәм аны инде күрдегез».+  «Хуҗабыз, безгә Атаны күрсәт, һәм безгә шул җитәр»,— диде аңа Фили́п.  Гайсә аңа болай диде: «Филип, мин шулкадәр озак вакыт сезнең белән бергә, ә син әле дә мине белмисеңме? Мине күргән кеше Атаны да күргән була.+ Ни өчен син: „Безгә Атаны күрсәт“,— дип сорыйсың? 10  Минем Ата белән, ә Атаның минем белән бердәмлектә булуына әллә ышанмыйсыңмы?+ Мин сезгә сөйләгән сүзләрне үземнән сөйләмим,+ ә минем белән бердәмлектә торучы Ата үз эшләрен башкара. 11  Минем Атам белән бердәмлектә, ә Атаның минем белән бердәмлектә булуына ышаныгыз. Миңа ышанмасагыз, кылган эшләремә ышаныгыз.+ 12  Сезгә хак сүз әйтәм: миңа иман итүче кеше дә мин кылган эшләрне башкарачак. Ул тагын да бөегрәк эшләр башкарачак,+ чөнки мин Атам янына барам.+ 13  Сез минем исемем хакына нәрсә генә сорасагыз да, мин үтәрмен. Мин моны Ата үз Улы аша данлансын өчен эшләрмен.+ 14  Минем исемем хакына берәр нәрсә сорасагыз, мин үтәрмен. 15  Мине яратсагыз, минем әмерләремне үтәрсез.+ 16  Мин Атадан сорармын, һәм ул сезгә мәңге сезнең белән булачак бүтән ярдәмчене+ 17  хакыйкать рухын бирәчәк.+ Дөнья аны күрми һәм белми, шуңа күрә кабул итә алмый,+ ә сез аны беләсез, чөнки ул сезнең белән һәм сездә. 18  Мин сезне ятим килеш калдырмам, сезнең янга киләчәкмен.+ 19  Бераз вакыт үтәр, һәм дөнья мине инде күрмәс, ә сез күрәчәксез,+ чөнки мин яшим, һәм сез дә яшәячәксез. 20  Шул көнне сез мин Атам белән, сез минем белән, ә мин сезнең белән бердәмлектә торуымны белерсез.+ 21  Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше мине ярата. Ә мине яратучыны Атам да яратыр,+ мин дә яратырмын һәм аңа үземне ачык күрсәтермен». 22  Яһүд+ (Искарио́т булганы түгел) аңардан: «Хуҗам, ни өчен син үзеңне дөньяга түгел, ә безгә ачык күрсәтергә җыенасың?» — дип сорады. 23  Моңа Гайсә болай диде: «Мине яратучы минем сүземне тотар,+ Атам аны яратыр, без Атам белән шул кеше янына килербез, һәм яшәү урыныбыз аның белән булыр.+ 24  Мине яратмаучы минем сүзләремне тотмый. Сез ишетә торган сүз минеке түгел, ә мине җибәргән Атаныкы.+ 25  Боларны сезгә сезнең белән бергә булганда әйтеп куям. 26  Ә минем исемем хакына Ата җибәрәчәк ярдәмче — изге рух — сезне һәрнәрсәгә өйрәтәчәк һәм мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерәчәк.+ 27  Мин сезгә тынычлык калдырам, үз тынычлыгымны сезгә бирәм.+ Мин сезгә биргән тынычлык бу дөнья биргән тынычлыктан аерылып тора. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын. 28  „Мин китәм һәм кабат сезгә килермен“,— дигәнемне сез ишеттегез. Мине чыннан да яратасыз икән, Атам янына баруыма куанырсыз, чөнки Атам миннән бөегрәк.+ 29  Мин бу сүзләрне сезгә алар әле үтәлгәнче әйттем, моны, алар үтәлгәч, сез ышансын өчен эшләдем.+ 30  Сезнең белән инде күп сөйләшмәм, чөнки бу дөньяның идарәчесе+ килә. Аның минем өстемнән хакимлеге юк.+ 31  Әмма дөнья Атаны яратканымны белсен өчен, мин нәкъ Ата әмере буенча эш итәм.+ Торыгыз, киттек моннан.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

торыр урын: Яки «торак». Грек сүзе моне́ монда һәм Ях 14:23 тә очрый; анда ул «яшәү урыны» дип бирелгән. Бу төшенчә дөньяви әдәбиятта кайчак сәяхәтче өчен тукталу я ял итү урынын күрсәтер өчен кулланылса да, күпчелек галимнәр шуның белән килешә: бу контекстта Гайсә үзе барачак күктә үз Атасы йортында даими торыр урын әзерләргә вәгъдә иткән. Үз шәкертләренә урын әзерләр өчен, Гайсәгә Аллаһы алдына барып, аңа үз канының бәясен китерергә кирәк булган (Ев 9:12, 24—28). Ул моны эшләгәч кенә, кешеләр күккә аның артыннан бара алган (Фп 3:20, 21).

сезгә урын әзерләргә: Моның өчен Гайсә, Аллаһы алдына барып һәм үз канының бәясен китереп, яңа килешүне расларга тиеш булган. Мәсихкә шулай ук патша хакимлеген алырга кирәк булган; аннан соң гына майланган шәкертләренең күктәге тормыш өчен терелтелүе башланырга тиеш булган (1Тс 4:14—17; Ев 9:12, 24—28; 1Пт 1:19; Ач 11:15).

Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш: Гайсә — юл, чөнки аның аша гына Аллаһыга догада мөрәҗәгать итеп була. Шулай ук ул кешеләр өчен Аллаһы белән татулашыр өчен «юл» (Ях 16:23; Рм 5:8). Гайсә — хакыйкать, чөнки ул хакыйкатьне сөйләгән һәм аның буенча яшәгән. Ул шулай ук күп кенә пәйгамбәрлекләрне үтәгән; бу аның Аллаһы ниятенең үтәлешендә төп роль уйнаганын күрсәтә (Ях 1:14; Ач 19:10). Шушы пәйгамбәрлекләр «Гайсә аша... „әйе“ булган», ягъни үтәлгән (2Кр 1:20). Гайсә — тормыш, чөнки йолымы аша ул кешелеккә «чын тормышка», ягъни «мәңгелек тормышка», ия булырга мөмкинлек биргән (1Тм 6:12, 19; Эф 1:7; 1Ях 1:7). Ул шулай ук оҗмахта мәңге яшәү өмете белән үледән терелтеләчәк миллионлаган кеше өчен дә «тормыш» булып китәчәк (Ях 5:28, 29).

безгә Атаны күрсәт: Борынгы вакытларда Мусага, Ильяска һәм Ишагыягә күренештә Аллаһы күренгән булган. Күрәсең, Филип тә Гайсәнең үз шәкертләренә күренештә Аллаһыны күрсәтүен теләгән (Чг 24:10; 1Пат 19:9—13; Иш 6:1—5).

Мине күргән кеше Атаны да күргән була: Борынгы вакытларда Мусага, Ильяска һәм Ишагыягә күренештә Аллаһы күренгән булган. Филипнең Ях 14:8 дә язылган үтенече шуны аңлата: ул шулай ук Гайсәнең үз шәкертләренә күренештә Аллаһыны күрсәтүен теләгән (Чг 24:10; 1Пат 19:9—13; Иш 6:1—5). Андый күренешләрдә Аллаһының хезмәтчеләре Аллаһыны үзен түгел, ә аның символик образларын күргән (Чг 33:17—23; Ях 1:18). Гайсәнең җавабы күрсәткәнчә, Филип андый күренешкә караганда яхшырак нәрсә инде күргән булган. Гайсә үз Атасының сыйфатларын шулкадәр камил итеп чагылдырганга, аны күрү Аллаһыны үзен күрүгә тиң булган (Мт 11:27). Шәкертләр Гайсәнең әйткәннәре һәм эшләгәннәре аша Аллаһының нинди икәнен, аның ихтыярын һәм ниятен аңлап, «Атаны... күргән» булган. Шуңа күрә Изге Язмалар Гайсәне сурәтләгәндә, ягъни Гайсәнең үз дусларына карата яратуын, аның кешеләрне савыктырырга дәртләндергән кызгануын, үзен еларга этәргән башкаларның кайгысын уртаклашуын һәм аның көчле тәгълиматларын тасвирлаганда, укучы аның Атасын җиңел генә күз алдына китерә ала; Йәһвә шул ук нәрсәләрне әйтер иде һәм эшләр иде (Мт 7:28, 29; Мк 1:40—42; Ях 11:32—36).

үземнән: Яки «үзем». Аллаһының Баш вәкиле буларак, Гайсә һәрчак Йәһвә әйткәннәрен тыңлый һәм Йәһвә кушканны сөйли.

тагын да бөегрәк эшләр: Гайсәнең үз шәкертләре башкарачак могҗизалы эшләр үзе башкарган могҗизалы эшләрдән бөегрәк булачак дип әйтәсе килмәгән. Ул басынкылык белән аларның вәгазьләү һәм өйрәтү эшләренең күләме үзенекеннән зуррак булачак икәнен таныган. Аның шәкертләре үзенә караганда күбрәк территорияләрдә, күбрәк кешеләргә һәм күбрәк вакыт дәвамында вәгазьләячәк. Гайсәнең сүзләре ап-ачык шуны күрсәтә: ул шәкертләреннән үзе башлаган эшне дәвам итәчәк дип көткән.

Сез минем исемем хакына нәрсә генә сорасагыз да: Гайсә монда дога кылуга яңа бер үзенчәлек керткән. Йәһвә кешеләрдән кемнеңдер исеме хакына моңа кадәр беркайчан да дога кылуын таләп итмәгән. Мәсәлән, Муса Исраил халкы һәм Аллаһы арасында арадашчы булып киткән булса да, Йәһвә исраиллеләр, дога кылганда, Муса исемен кулланырга тиеш дип әйтмәгән. Әмма үлеме алдыннан үз шәкертләре белән соңгы кичне үткәргәндә, Гайсә дога кылуның бу яңа ысулын ачкан һәм «минем исемем хакына... сорагыз» дигән сүзтезмәне дүрт тапкыр искә алган (Ях 14:13, 14; 15:16; 16:23, 24). Гайсә, үзенең камил тормышын йолым итеп биреп, кешелекне сатып алганга, Аллаһының фатихалары кешелеккә аның аша гына бирелә (Рм 5:12, 18, 19; 1Кр 6:20; Гл 3:13). Гайсә, йолым түләнгәч, Аллаһы һәм кешеләр арасында законлы Арадашчы булып киткән (1Тм 2:5, 6); аның аша гына кеше гөнаһ һәм үлем каһәреннән азат була ала (Рс 4:12). Шуңа күрә Аллаһыга Гайсә аша гына якынлашып була (Ев 4:14—16). Гайсәнең исеме хакына дога кылган кешеләр аның мөһим роль уйнаганын таный.

сорасагыз: Бу язылышны кайбер борынгы кулъязмалар раслый һәм ул Ях 15:16 һәм 16:23 тәге язылыш белән туры килә. Башка борынгы кулъязмаларда «миннән сорасагыз» дип әйтелә.

аны күрми... сез аны беләсез: Монда ике тапкыр грек алмашлыгы ауто́ (средний родта) «аны» дип тәрҗемә ителгән һәм рух (пне́ума) дип бирелгән грек сүзен белдерә; ул да средний родта кулланыла. (Ях 14:16 га аңлатманы кара.)

рухын: Яки «эш итүче көчен». Грек төшенчәсе пне́ума средний родта булганга, аның (аны я ул) турында сүз барганда, средний родтагы алмашлыклар кулланыла. Бу грек сүзе күп мәгънәләргә ия. Аның һәрбер мәгънәсе күзгә күренмәгән, ә эш итү көче ап-ачык күренеп торган нәрсәне аңлата. (Сүзлекне кара.) Бу контекстта «рух» Аллаһының изге рухын аңлата һәм монда хакыйкать рухы дип атала; бу сүзтезмә шулай ук Ях 15:26 һәм 16:13 тә очрый. Анда Гайсә аңлатканча, «ярдәмче» (Ях 16:7), ягъни «хакыйкать рухы», Гайсәнең шәкертләрен «җитәкләп барыр» һәм «хакыйкатьне тулысынча аңларга булышыр».

бүтән ярдәмчене: Бу язылыш күрсәткәнчә, шәкертләрнең «ярдәмчесе» — Гайсә — инде булган. Әйе, 1Ях 2:1 дә шул ук грек төшенчәсе пара́клетос («ярдәмче») Гайсәнең роленә карата кулланыла. Ләкин монда Гайсә Аллаһы рухының, ягъни эш итүче көченең, үзе җирдән киткәннән соң, өстәмә ярдәм бирәчәген вәгъдә итә.

ярдәмчене: Яки «юатучыны; дәртләндерүчене; яклаучыны». Монда «ярдәмче» дип тәрҗемә ителгән сүз (пара́клетос) Изге Язмаларда изге рухның да (Ях 14:16, 26; 15:26; 16:7), Гайсәнең дә (1Ях 2:1) рольләрен сурәтләр өчен кулланыла. Ул сүзгә-сүз, ярдәм бирер өчен, «берәрсе янына чакырылган берәү» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Гайсә изге рух, ягъни көч, турында ярдәмче дип һәм бу ярдәмче «өйрәтәчәк», «шаһитлек бирәчәк», «ачык күрсәтәчәк», «җитәкләп барыр», «ишеткәнен сөйләр» һәм «кабул иткәнне җиткерәчәк» дип әйткәндә, образлы тел кулланган, ягъни җансыз нәрсәне җанландырып күрсәткән. Изге Язмаларда шәхес булмаган берәр нәрсәне гәүдәләндерү очраклары аз түгел. Моңа кайбер очраклар: зирәклек, үлем, гөнаһ һәм юмарт игелек (Мт 11:19; Лк 7:35; Рм 5:14, 17, 21; 6:12; 7:8—11). Бу нәрсәләрнең берсе дә шәхес түгел икәне ап-ачык. Аллаһы рухы еш кына җансыз төшенчәләр белән бергә искә алына, һәм бу аның шәхес түгел икәненә өстәмә дәлил булып тора (Мт 3:11; Рс 6:3, 5; 13:52; 2Кр 6:4—8; Эф 5:18). Кайбер белгечләр әйтүенчә, шушы «ярдәмче» турында сүз барганда, грек телендәге алмашлыкларның ир җенес формасында кулланылуы изге рухның шәхес икәнен күрсәтә (Ях 14:26). Әмма, «ярдәмче» дип бирелгән бу сүз ир җенес формасында булганга, «ярдәмченең» эшчәнлеге сурәтләнгәндә, грек грамматикасы буенча, алмашлыклар ир җенес формасында кулланылырга тиеш (Ях 16:7, 8, 13, 14). Ә «рух» дигәнне аңлаткан средний родтагы грек сүзе пне́ума кулланылганда, средний родтагы алмашлыклар кулланыла. (Ях 14:17 гә аңлатманы кара.)

ярдәмчене: Яки «юатучыны; дәртләндерүчене; яклаучыны». Монда «ярдәмче» дип тәрҗемә ителгән сүз (пара́клетос) Изге Язмаларда изге рухның да (Ях 14:16, 26; 15:26; 16:7), Гайсәнең дә (1Ях 2:1) рольләрен сурәтләр өчен кулланыла. Ул сүзгә-сүз, ярдәм бирер өчен, «берәрсе янына чакырылган берәү» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Гайсә изге рух, ягъни көч, турында ярдәмче дип һәм бу ярдәмче «өйрәтәчәк», «шаһитлек бирәчәк», «ачык күрсәтәчәк», «җитәкләп барыр», «ишеткәнен сөйләр» һәм «кабул иткәнне җиткерәчәк» дип әйткәндә, образлы тел кулланган, ягъни җансыз нәрсәне җанландырып күрсәткән. Изге Язмаларда шәхес булмаган берәр нәрсәне гәүдәләндерү очраклары аз түгел. Моңа кайбер очраклар: зирәклек, үлем, гөнаһ һәм юмарт игелек (Мт 11:19; Лк 7:35; Рм 5:14, 17, 21; 6:12; 7:8—11). Бу нәрсәләрнең берсе дә шәхес түгел икәне ап-ачык. Аллаһы рухы еш кына җансыз төшенчәләр белән бергә искә алына, һәм бу аның шәхес түгел икәненә өстәмә дәлил булып тора (Мт 3:11; Рс 6:3, 5; 13:52; 2Кр 6:4—8; Эф 5:18). Кайбер белгечләр әйтүенчә, шушы «ярдәмче» турында сүз барганда, грек телендәге алмашлыкларның ир җенес формасында кулланылуы изге рухның шәхес икәнен күрсәтә (Ях 14:26). Әмма, «ярдәмче» дип бирелгән бу сүз ир җенес формасында булганга, «ярдәмченең» эшчәнлеге сурәтләнгәндә, грек грамматикасы буенча, алмашлыклар ир җенес формасында кулланылырга тиеш (Ях 16:7, 8, 13, 14). Ә «рух» дигәнне аңлаткан средний родтагы грек сүзе пне́ума кулланылганда, средний родтагы алмашлыклар кулланыла. (Ях 14:17 гә аңлатманы кара.)

рухын: Яки «эш итүче көчен». Грек төшенчәсе пне́ума средний родта булганга, аның (аны я ул) турында сүз барганда, средний родтагы алмашлыклар кулланыла. Бу грек сүзе күп мәгънәләргә ия. Аның һәрбер мәгънәсе күзгә күренмәгән, ә эш итү көче ап-ачык күренеп торган нәрсәне аңлата. (Сүзлекне кара.) Бу контекстта «рух» Аллаһының изге рухын аңлата һәм монда хакыйкать рухы дип атала; бу сүзтезмә шулай ук Ях 15:26 һәм 16:13 тә очрый. Анда Гайсә аңлатканча, «ярдәмче» (Ях 16:7), ягъни «хакыйкать рухы», Гайсәнең шәкертләрен «җитәкләп барыр» һәм «хакыйкатьне тулысынча аңларга булышыр».

аны күрми... сез аны беләсез: Монда ике тапкыр грек алмашлыгы ауто́ (средний родта) «аны» дип тәрҗемә ителгән һәм рух (пне́ума) дип бирелгән грек сүзен белдерә; ул да средний родта кулланыла. (Ях 14:16 га аңлатманы кара.)

ятим килеш: Яг 1:27 дә «ятимнәр» дип бирелгән грек сүзе орфано́с туры мәгънәдә ата-анасыз булган кешене күрсәтә. Монда ул күчмә мәгънәгә ия һәм дусның, кайгыртучының я хуҗаның ярдәменнән һәм яклавыннан мәхрүм калган берәүне күрсәтә. Гайсә үз шәкертләренә аларны ташланган килеш, ярдәмсез я яклаусыз калдырмаячак дип вәгъдә итә.

Яһүд (Искариот булганы түгел): Монда Фаддай дип тә аталган рәсүл Яһүд турында сүз бара. (Мт 10:3 кә аңлатманы кара.)

Фаддай: Лк 6:16 һәм Рс 1:13 тә китерелгән рәсүлләр исемлекләрендә Фаддай исеме юк. Аның урынына «Ягъкуб улы Яһүд» диелә. Шуңа күрә мондый нәтиҗәгә килеп була: Фаддай бу — Яхъяның Яхшы хәбәрендә «Яһүд (Искариот булганы түгел)» дип аталган рәсүлнең башка исеме (Ях 14:22). Аны, хыянәтче Яһүд Искариот белән бутамасыннар өчен, күрәсең, кайчак Фаддай дип атаганнар.

яшәү урыныбыз: Яки «торагыбыз». (Ях 14:2 гә аңлатманы кара.)

торыр урын: Яки «торак». Грек сүзе моне́ монда һәм Ях 14:23 тә очрый; анда ул «яшәү урыны» дип бирелгән. Бу төшенчә дөньяви әдәбиятта кайчак сәяхәтче өчен тукталу я ял итү урынын күрсәтер өчен кулланылса да, күпчелек галимнәр шуның белән килешә: бу контекстта Гайсә үзе барачак күктә үз Атасы йортында даими торыр урын әзерләргә вәгъдә иткән. Үз шәкертләренә урын әзерләр өчен, Гайсәгә Аллаһы алдына барып, аңа үз канының бәясен китерергә кирәк булган (Ев 9:12, 24—28). Ул моны эшләгәч кенә, кешеләр күккә аның артыннан бара алган (Фп 3:20, 21).

ярдәмчене: Яки «юатучыны; дәртләндерүчене; яклаучыны». Монда «ярдәмче» дип тәрҗемә ителгән сүз (пара́клетос) Изге Язмаларда изге рухның да (Ях 14:16, 26; 15:26; 16:7), Гайсәнең дә (1Ях 2:1) рольләрен сурәтләр өчен кулланыла. Ул сүзгә-сүз, ярдәм бирер өчен, «берәрсе янына чакырылган берәү» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Гайсә изге рух, ягъни көч, турында ярдәмче дип һәм бу ярдәмче «өйрәтәчәк», «шаһитлек бирәчәк», «ачык күрсәтәчәк», «җитәкләп барыр», «ишеткәнен сөйләр» һәм «кабул иткәнне җиткерәчәк» дип әйткәндә, образлы тел кулланган, ягъни җансыз нәрсәне җанландырып күрсәткән. Изге Язмаларда шәхес булмаган берәр нәрсәне гәүдәләндерү очраклары аз түгел. Моңа кайбер очраклар: зирәклек, үлем, гөнаһ һәм юмарт игелек (Мт 11:19; Лк 7:35; Рм 5:14, 17, 21; 6:12; 7:8—11). Бу нәрсәләрнең берсе дә шәхес түгел икәне ап-ачык. Аллаһы рухы еш кына җансыз төшенчәләр белән бергә искә алына, һәм бу аның шәхес түгел икәненә өстәмә дәлил булып тора (Мт 3:11; Рс 6:3, 5; 13:52; 2Кр 6:4—8; Эф 5:18). Кайбер белгечләр әйтүенчә, шушы «ярдәмче» турында сүз барганда, грек телендәге алмашлыкларның ир җенес формасында кулланылуы изге рухның шәхес икәнен күрсәтә (Ях 14:26). Әмма, «ярдәмче» дип бирелгән бу сүз ир җенес формасында булганга, «ярдәмченең» эшчәнлеге сурәтләнгәндә, грек грамматикасы буенча, алмашлыклар ир җенес формасында кулланылырга тиеш (Ях 16:7, 8, 13, 14). Ә «рух» дигәнне аңлаткан средний родтагы грек сүзе пне́ума кулланылганда, средний родтагы алмашлыклар кулланыла. (Ях 14:17 гә аңлатманы кара.)

ярдәмче: Яки «юатучы; дәртләндерүче; яклаучы». (Ях 14:16 га аңлатманы кара.)

чөнки Атам миннән бөегрәк: Күп очракларда Гайсә үз Атасының бөеклеген, хакимлеген һәм югарырак дәрәҗәсен таныган (Мт 4:9, 10; 20:23; Лк 22:41, 42; Ях 5:19; 8:42; 13:16). Гайсә күккә күтәрелгәннән соң да, аның рәсүлләре Атаны, Гайсә белән чагыштырганда, аерым һәм югарырак дәрәҗәле Шәхес итеп сурәтләгән (1Кр 11:3; 15:20, 24—28; 1Пт 1:3; 1Ях 2:1; 4:9, 10). «Бөегрәк» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ме́йзон ме́гас («бөек») дигән сүзнең чагыштыру дәрәҗәсе формасы. Ул күп кенә контекстларда, берәр кеше я берәр нәрсә икенчесеннән өстенрәк дип әйтергә кирәк булганда, кулланыла (Мт 18:1; 23:17; Мк 9:34; 12:31; Лк 22:24; Ях 13:16; 1Кр 13:13).

бу дөньяның идарәчесе: Охшаш сүзтезмә Ях 12:31 һәм 16:11 дә очрый һәм Шайтан Иблисне күрсәтә. Бу контекстта «дөнья» (грекча ко́смос) дигән төшенчә Аллаһыдан читләшеп яшәгән һәм эшләре Аллаһы ихтыярына каршы килгән кешелек җәмгыятен белдерә. Аллаһы бу гаделсез дөньяны булдырмаган; дөнья «Явызның хакимлеге астында тора» (1Ях 5:19). Шайтан һәм аның «күкләрдәге явыз рухи көчләре» «бу караңгылык өстеннән хакимлек итүче» күренми торган «дөнья идарәчеләре [космокра́тор дигән грек сүзенең формасы]» буларак эш итә (Эф 6:11, 12).

Аның минем өстемнән хакимлеге юк: Сүзгә-сүз «аның миндә бернәрсәсе юк». Гайсәдә камилсезлек һәм начар теләкләр булмаган, шуңа күрә Шайтан аны Аллаһыдан читкә алып китә алмаган. «Аның минем өстемнән хакимлеге юк» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе, бәлки, юридик контекстларда кулланылган еврей идиомасын чагылдырадыр; аның мәгънәсе «аның минем өстемнән хокукы юк». Ә менә Яһүд эченә Иблис кереп, аның өстеннән хакимлек итә алган (Ях 13:27).

Медиаматериал