Төп мәгълуматка күчү

Суга чумдырылу нәрсә ул?

Суга чумдырылу нәрсә ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Суга чумдырылганда, кеше тулысынча суга батырып алына. a Изге Язмаларда суга чумдырылуның күп кенә очраклары китерелә (Рәсүлләр 2:41). Гайсә пәйгамбәр дә суга чумдырылган булган. Аны Үрдүн елгасында тулысынча суга батырып алганнар (Маттай 3:16, 17). Еллар узгач хәбәш түрәсе дә, сәяхәт иткәндә юл кырыендагы «су янына килеп җиткәч», суда чумдырылган булган (Рәсүлләр 8:36–40).

 Гайсә, аның шәкерте булырга теләүче кеше, суга чумдырылу үтәргә тиеш дип әйткән (Маттай 28:19, 20). Рәсүл Петер бу таләпнең дөреслеген раслаган булган (1 Петер 3:21).

Бу мәкаләдә

 Суга чумдырылуның мәгънәсе

 Суга чумдырылу үтеп кеше барысы алдында шуны күрсәтә: ул үз гөнаһларыннан тәүбә иткән һәм Аллаһыга, аның ихтыярын үтәргә, вәгъдә биргән. Шул исәптән, ул Аллаһыга һәм Гайсә Мәсихкә буйсынып яшәргә вәгъдә биргән. Суга чумдырылу үткән кеше мәңгелек тормышка алып бара торган юлга баса.

 Суга чумдырылу кешенең үз тормышында үзгәреш ясаганына тиешле символ булып тора. Ни өчен алай дип әйтеп була? Изге Язмаларда суга чумдырылу җирләү белән чагыштырыла (Римлыларга 6:4; Көләсәйлеләргә 2:12). Кеше суга батырылгач, ул үз элеккеге тормыш рәвеше өчен «үлгәнен» күрсәтә. Ә судан күтәрелгәч, ул Аллаһының багышланган хезмәтчесе булып яңа мәсихче тормыш башлаганын күрсәтә.

 Изге Язмаларда сабыйларны суга чумдыру турында нәрсә әйтелә?

 Изге Язмаларда сабыйлар суга чумдырылырга тиеш дип әйтелмәгән. b

 Сабыйларны суга чумдыру Изге Язмаларда әйтелгәннәр белән туры килми. Мәсәлән, Изге Язмаларда суга чумдырылу үтәргә теләүче кеше кайбер таләпләргә туры килергә тиеш диелә. Ул Аллаһы Сүзендәге төп хакыйкатьләрне аңларга һәм аларны үз тормышында тотып яшәргә тиеш. Ул гөнаһларында тәүбә итәргә, дога кылып үз тормышын Аллаһыга багышларга тиеш (Рәсүлләр 2:38, 41; 8:12). Сабый бала андый адымнар ясарга әле сәләтле түгел.

 «Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танып» суга чумдыру нәрсә аңлата?

 Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Бөтен халык кешеләрен... шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз, һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Маттай 28:19, 20). «Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танып» суга чумдырылу үтүче кеше шуны күрсәтә: ул Атаның һәм аның Улының хакимлеген, шулай ук аларның күктәге урыннарын, Аллаһының изге рухының ролен таный. Мәсәлән, рәсүл Петер тумыштан аксак бер кешегә болай дигән булган: «Насаралы Гайсә Мәсих исеме хакына боерам: тор да йөр!» (Рәсүлләр 3:6). Бу сүзләр белән ул шуны күрсәткән: ул Мәсихнең хакимлеген таный һәм могҗизалы савыктыруның нәкъ аның ярдәмендә башкарылганын белә.

  •   «Ата» — Йәһвә c Аллаһы. Барлыкка Китерүче, Тормыш Бирүче һәм Чиксез Кодрәт Иясе булганга, ул бар хакимлеккә ия (Яратылыш 17:1; Ачылыш 4:11).

  •   «Угыл» — Гайсә Мәсих. Ул үз гомерен безнең өчен корбан иткән (Римлыларга 6:23). Аллаһының кешелеккә карата ниятендә Гайсәнең төп роль уйнаганын танымасак һәм моның өчен рәхмәтле булмасак без коткару ала алмыйбыз (Яхъя 14:6; 20:31; Рәсүлләр 4:8—12).

  •   «Изге рух» — Аллаһының эш итүче көче. d Аллаһы үз рухын барысын барлыкка китергәндә, тормыш биргәндә, пәйгамбәрләренә я башка берәр кемгә берәр хәбәр җиткергәндә я аларга кодрәт биргәндә куллана (Яратылыш 1:2; Әюп 33:4; Римлыларга 15:18, 19). Аллаһы шулай ук үз изге рухын кешеләргә үз фикерләрен иңдерер өчен кулланган, шулай итеп алар аның Сүзен язганнар (2 Петер 1:21).

 Кабат суга чумдырылу үтү гөнаһмы?

 Үз динен күп кенә кеше алмаштыра. Әйтик, берәү кайчандыр үз чиркәвендә суга чумдырылу үткән ди. Әгәр ул хәзер кабат суга чумдырылу үтсә, ул гөнаһ кылачак дип әйтеп буламы? Кайберәүләр: «Әйе, гөнаһ кылачак»,— дип әйтер һәм үз сүзләрен дәлилләп Эфеслеләргә 4:5 не китерер. Анда болай диелә: «Бер Хуҗабыз, бер иман, бер төрле суга чумдырылу». Әмма бу шигырьдә кеше кабат суга чумдырылу үтә алмый дип әйтелмәгән. Шигырьнең үзенә игътибар итик.

 Контекст. Эфеслеләргә 4:5 нең контексты шуны күрсәтә: рәсүл Паул чын мәсихчеләр бер үк тәгълиматларга ышана һәм алар иманда бердәм дип әйткән (Эфеслеләргә 4:1—3, 16). Андый бердәмлек өчен нәрсә кирәк? Алар бер Хуҗага — Гайсә Мәсихкә ияреп йөрергә тиеш; аларның иманнары бер булырга тиеш, ягъни алар Изге Язмаларның тәгълиматларын бер төрле аңларга тиеш; алар шулай ук суга чумдырылу үтәр өчен Изге Язмалардагы бер үк таләпләрне үтәргә тиеш.

 Рәсүл Паул кайчандыр суга чумдырылу үткән кешеләрне кабат суга чумдырылу үтәргә дәртләндергән. Ни өчен? Чөнки шул кешеләр мәсихче тәгълиматларның кайберләрен аңламый торып суга чумдырылу үткән булган (Рәсүлләр 19:1—5).

 Суга чумдырылу үтәр өчен таләпләр. Аллаһы кешенең суга чумдырылуын хупласын өчен, кеше Изге Язмаларның төп хакыйкатьләре турында төгәл белем алырга тиеш (1 Тимутигә 2:3, 4). Әгәр кеше Изге Язмаларга каршы килгән дини тәгълиматлар нигезендә суга чумдырылу үтсә, Аллаһы андый суга чумдырылуны танымый (Яхъя 4:23, 24). Кеше, бәлки, чумдырылу үткәндә моны чын күңелдән башкаргандыр, ләкин «ул төгәл белемгә нигезләнмичә» моны башкарган (Римлыларга 10:2). Аллаһы аның чумдырылуын хупласын өчен, кешегә Изге Язмалардагы хакыйкатьне белергә, белгәннәрен тормышында кулланырга һәм үз тормышын Аллаһыга багышлап кабат суга чумдырылу үтәргә кирәк. Андый чакта, аның кабат суга чумдырылу үтүе гөнаһ дип саналмаячак. Дөресен генә әйткәндә, ул шулай эшләргә тиеш тә.

 Изге Язмаларда әйтелгән башка чумдырылу очраклары

 Изге Язмаларда Мәсих шәкертләре үткән суга чумдырылудан аерылып торган башка төрле чумдырылулар турында да әйтелә. Кайбер мисалларга игътибар итик.

 Чумдыручы Яхъя башкарган чумдыру. e Яхъя яһүдләрне һәм прозелитларны суга чумдырган булган. Исраиллеләргә Муса аша Канун бирелгән булган һәм, андый чумдыру үтеп, алар Муса Канунына каршы кылган гөнаһларыннан тәүбә итүләрен күрсәткән булган. Яхъя үткәргән чумдыру халыкны Мәсихне — Насаралы Гайсәне кабул итүгә әзерләгән (Лүк 1:13—17; 3:2, 3; Рәсүлләр 19:4).

 Гайсәнең суга чумдырылуы. Гайсәне Чумдыручы Яхъя суга чумдырган һәм бу чумдыру башкаларыннан аерылып торган. Гайсә камил кеше булган һәм гөнаһ кылмаган (1 Петер 2:21, 22). Шуңа күрә аның чумдырылуы ул тәүбә итә я «Аллаһыдан саф вөҗдан сорый» дигәнне аңлатмаган (1 Петер 3:21). Чумдырылу үтеп ул шуны күрсәткән: ул үзен, пәйгамбәрлек ителгән Мәсих буларак, Аллаһы ихтыярын үтәүгә багышлый. Бу ихтыяр буенча, ул үз гомерен безнең өчен корбан итәргә тиеш булган (Еврейләргә 10:7—10).

 Изге рухка чумдыру. Чумдыручы Яхъя да, Гайсә Мәсих тә изге рухка чумдыру турында әйткән булган (Маттай 3:11; Лүк 3:16; Рәсүлләр 1:1—5). Бу чумдыру «изге рухның көчен танучыларны суга чумдырудан» аерылып тора (Маттай 28:19). Аермага игътибар итик.

 Гайсә шәкертләренең билгеле саны гына изге рухка чумдырыла. Алар изге рух белән майлана, чөнки алар Мәсих белән бергә күктә хезмәт итәр өчен чакырыла. Алар җир өстеннән патшалар һәм руханилар булып хезмәт итәчәкләр f (1 Петер 1:3, 4; Ачылыш 5:9, 10). Алар Гайсәнең миллионлаган шәкерте белән — җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр белән идарә итәчәк (Маттай 5:5; Лүк 23:43).

 «Чумдырылып Мәсих Гайсә белән берләшү» һәм аның үлеменә чумдырылу. Изге рухка чумдырылган кешеләр шулай ук «чумдырылып Мәсих Гайсә белән берләшәләр» (Римлыларга 6:3). Шуңа күрә бу чумдырылу Гайсәнең майланган шәкертләренә — аның белән күктә идарә итәчәк кешеләргә карата кулланыла. Андый чумдырылу үтеп алар Гайсәнең майланган шәкертләренең җыелышы булып китә. Гайсә — аның башы, ә алар — «Мәсихнең тәне» (1 Көринтлеләргә 12:12, 13, 27; Көләсәйлеләргә 1:18).

 Майланган мәсихчеләр, шулай ук, Гайсәнең «үлеменә чумдырылу үтәләр» (Римлыларга 6:3, 4). Гайсәдән үрнәк алып алар, Аллаһыга тыңлаучан булып яшиләр һәм фидакарь тормыш алып баралар. Алар шулай ук җирдәге мәңгелек тормышларын корбан итәләр. Майланган мәсихчеләр үлгәч һәм күктә рухи зат булып терелтелгәч, аларның бу символик чумдырылулары тәмамлана (Римлыларга 6:5; 1 Көринтлеләргә 15:42—44).

 Утка чумдыру. Чумдыручы Яхъя болай дигән булган: «Ул [Гайсә] сезне изге рухка һәм утка чумдырыр. Ул кулына җилгәргечен тоткан һәм үзенең ындыр табагын тулысынча чистартыр, бодайны амбарга җыяр, ә кибәкне сүнмәс утта яндырыр» (Маттай 3:11, 12). Шулай итеп, изге рухка һәм утка чумдыру арасында аерма бар икәнен күрәбез. Яхъяның бу сүзләре нәрсә аңлата?

 «Бодай» — Гайсәне тыңлаучы һәм аңа буйсынучы кешеләр. Аларның изге рухка чумдырылырга өметләре бар. «Кибәк» — Гайсәне тыңламаучылар. Алар утка чумдырылачак, ягъни мәңгегә юк ителәчәкләр (Маттай 3:7—12; Лүк 3:16, 17).

a «Суга чумдырылу» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «батырып алу» дигән фигыльдән барлыкка килгән («Vine’s Complete Expository Dictionary of Old and New Testament Words»).

b Балаларны суга чумдыру кайбер чиркәүләрдә болай үткәрелә: сабыйга исем кушалар һәм аның башына су агызалар я су сибәләр.

c Йәһвә – Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз

d «Изге рух нәрсә ул?» дигән мәкаләне карагыз.

e «Чумдыручы Яхъя кем булган?» дигән мәкаләне карагыз.

f «Кем күккә бара?» дигән мәкаләне карагыз.

g Изге Язмаларда «суга чумдыру» дигән сүзләр төрле йолалар турында сүз барганда да кулланыла. Мәсәлән, савытларны суга чумдырып алу йоласы булган (Марк 7:4; Еврейләргә 9:10). Әлбәттә, андый йолалар Гайсәне һәм аның шәкертләре үткән суга чумдырылудан тулысынча аерылып тора.