Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы турында аның пәйгамбәрләреннән белеп була

Аллаһы турында аның пәйгамбәрләреннән белеп була

Үткәндә Аллаһы пәйгамбәрләр аша кешеләргә мөһим хәбәрләр тапшырган. Бу хәбәрләрдән Аллаһы турында нәрсә белеп була? Әйдәгез, өч пәйгамбәрнең мисалын карап чыгыйк.

ИБРАҺИМ ПӘЙГАМБӘР

Аллаһы кешеләрне аермый һәм барысын да фатихаларга тели.

Аллаһы Ибраһим пәйгамбәргә: «Җир йөзендәге барлык кабиләләр синең аша фатихаланыр»,— дип вәгъдә иткән (Яратылыш 12:3).

Без нәрсәгә өйрәнәбез? Аллаһы безне бик ярата һәм бар тыңлаучан кешеләрне: ир-атларны да, хатын-кызларны да, балаларны да фатихаларга тели.

МУСА ПӘЙГАМБӘР

Аллаһы шәфкатьле; ул үзе турында белергә тырышкан кешеләрне фатихалый.

Аллаһы Тәгалә Муса пәйгамбәргә гаҗәеп могҗизалар кылырлык көч биргән. Шулай да Муса болай дип дога кылган: «Зинһар, миңа үз юлларыңны белдерче, минем сине беләсем һәм алга таба да синең хуплавыңа лаек буласым килә» (Чыгыш 33:13). Аллаһыга бу үтенеч ошаган, һәм ул Мусага үз юлларын һәм сыйфатларын яхшырак аңларга ярдәм иткән. Мәсәлән, Муса Ходайның «шәфкатьле һәм кызганучан Аллаһы» булуын аңлаган (Чыгыш 34:6, 7).

Без нәрсәгә өйрәнәбез? Без Аллаһы турында күбрәк белергә тырышсак, ул безне фатихаламый калмас. Изге Язмалар аша ул безгә үзенә ничек гыйбадәт кылырга икәнен аңлата һәм безне фатихаларга көчле теләген белдерә.

ГАЙСӘ ПӘЙГАМБӘР

Гайсә пәйгамбәр, кешеләрне кызганып, аларны төрле чирләрдән савыктырган

Гайсә пәйгамбәр турында, аның эшләре һәм өйрәткәннәре турында белем алсак, без Аллаһының мәңгелек фатихаларын татырбыз.

Аллаһы Сүзендә Гайсә пәйгамбәрнең тормышы һәм өйрәтүләре турында күп әйтелә. Аллаһы Гайсәгә төрле могҗизалар кылыр өчен, мәсәлән сукырларны, саңгырауларны һәм аксакларны савыктырыр өчен, көч биргән. Гайсә хәтта үлеләрне терелткән. Шулай итеп ул Аллаһының киләчәктә бар кешеләр өчен нинди фатихалар китерәчәген күрсәткән. Гайсә, бу фатихаларны ничек алырга икәнен аңлатып, болай дигән: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3).

Гайсә пәйгамбәр кызганучан, игелекле кеше булган һәм назлы хисләр белдерә белгән. Ир-атлар да, хатын-кызлар да, яшьләр дә, олылар да аның мондый чакыруын кабул иткән: «Миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз» (Маттай 11:29). Гайсә җирдә яшәгәндә, күпләр хатын-кызларга түбәнсетеп караган, ләкин ул аларга хөрмәт һәм игелек күрсәткән.

Без нәрсәгә өйрәнәбез? Гайсә кешеләрне бик нык яраткан һәм бер-беребезгә игелек күрсәтүдә искиткеч үрнәк күрсәткән.

ГАЙСӘ АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ ТҮГЕЛ

Изге Язмаларда язылганча, «безнең бер генә Аллаһыбыз» бар, ә Гайсә Мәсих аның тыңлаучан хәбәрчесе булган (1 Көринтлеләргә 8:6). Гайсә үзе Аллаһы аңардан бөегрәк һәм Аллаһы аны җиргә җибәргән дип ап-ачык әйткән (Яхъя 11:41, 42; 14:28) *.

^ 17 абз. Гайсә Мәсих турында күбрәк белер өчен, «Чын иман — бәхетле тормыш ачкычы» дигән брошюраның 8 һәм 9 нчы бүлекләрен карагыз. Аны jw.org сайтында табып була.