Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үле диңгез төргәкләре арасында табылган Ишагыя китабының өзеге (өстә) һәм аның гарәп телендәге бүгенге тәрҗемәсе (аста). Аллаһы хәбәре үзгәрмәгән

Аллаһы Сүзендәге хәбәр үзгәртелгәнме?

Аллаһы Сүзендәге хәбәр үзгәртелгәнме?

Кайбер кешеләр Аллаһы Сүзендә язылган хәбәр үзгәртелгән дип уйлый. Ләкин Ишагыя пәйгамбәр: «Аллаһыбызның сүзе мәңге тора»,— дип язган (Ишагыя 40:8). Ни өчен Аллаһының язылган вәгъдәләре үзгәрешсез калган дип ышанып була?

Аллаһының үз Сүзен саклап калыр һәм аның үзгәртелүенә юл куймас өчен көче бар. Мәсәлән, борынгы вакытта Изге Язмаларны кулдан күчереп язучылар, бернәрсә дә өстәлмәсен, үзгәрмәсен я төшеп калмасын өчен, андагы текстның һәр хәрефен санап барганнар. Шулай да кешеләр камилсез булганга, алар кечкенә хаталар ясаган. Ләкин бу хаталар төп нөсхә текстының мәгънәсен бозмаган.

БҮГЕНГЕ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ЧЫННАН ДА АЛЛАҺЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ХӘБӘРЕ ЯЗЫЛГАНМЫ?

Бүгенге көнгә Изге Язмаларның меңләгән борынгы кулъязмалары сакланып калган. Аларның берәрсендә кечкенә генә аерма табылса, аны башка кулъязмалар белән чагыштырып, кайда хата кереп киткәнен аңлап була. (Күбрәк белер өчен, jw.org сайтында «Изге Язмаларны үзгәрткәннәрме я анда нәрсәдер өстәгәннәрме?» дигән мәкаләне карагыз.)

Мисал өчен Үле диңгез янындагы мәгарәләрдә табылган борынгы төргәкләрне алыйк. Аларны 1947 елда бәдәвиләр (күчмә тормышлы чүл гарәпләре) тапкан. Изге Язмаларның өлешләре кергән бу төргәкләргә ике меңнән артык ел. Белгечләр бу борынгы кулъязмаларны бүгенге көндәге Изге Язмалар белән чагыштырып караган. Алар нинди нәтиҗәгә килгән?

Белгечләр бүгенге Изге Язмалардагы хәбәр төп нөсхәдәгедән аерылып тормый дип тапкан *. Әйе, Аллаһының Изге Язмаларны бүгенге көнгә кадәр саклап калдырганына шикләнәсе юк.

Шулай итеп, без Аллаһы Сүзен аның төгәллегенә тулысынча ышанып укый алабыз. Моны истә тотып, әйдәгез, пәйгамбәрләр Аллаһы турында нәрсә ачканын белик.

^ 7 абз. Геза Вермесның «The Complete Dead Sea Scrolls in English» китабы, 16 нчы бит.