Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Җир үз җимешен бирер, Аллаһы — безнең Аллаһыбыз безне фатихалар» (ЗӘБУР 67:6).

Аллаһы фатихаларын мәңге татып яшәгез

Аллаһы фатихаларын мәңге татып яшәгез

Аллаһы Ибраһим пәйгамбәргә вәгъдә иткәнчә, «җир йөзендәге барлык халыклар» аның токымнарының берсе аша фатиха алачак (Яратылыш 22:18). Нинди токым турында сүз бара?

Якынча 2 000 ел элек Аллаһы Ибраһим буыныннан булган Гайсә пәйгамбәргә гаҗәеп могҗизалар кылырга көч биргән. Бу могҗизалар шуны күрсәткән: Ибраһимга бирелгән вәгъдә Гайсә аша үтәләчәк (Гәләтиялеләргә 3:14).

Гайсә кылган могҗизалар ярдәмендә аның Аллаһы сайлаган һәм кешеләргә фатихалар китерәчәк кеше булуы ачыкланган. Алар аша шулай ук Аллаһының, кешелекне фатихалар өчен, Гайсәне ничек кулланачагы күренгән. Гайсәнең могҗизаларын карап чыгып, аның нинди кеше булганын белик.

Кеше хәленә керүчән. Гайсә авыруларны савыктырган

Бер тапкыр махаулы кеше Гайсәдән үзен савыктыруын үтенгән. Гайсә, аңа кагылып: «Телим! Тазарын»,— дигән. Тегенең махау чире шунда ук юкка чыккан (Марк 1:40—42).

Юмарт. Гайсә ач кешеләрне ашаткан

Гайсәнең кешеләрне ач килеш җибәрәсе килмәгән. Ким дигәндә ике тапкыр ул могҗизалы рәвештә, берничә икмәкне һәм берничә балыкны күбәйтеп, меңләгән кешене ашаткан (Маттай 14:17—21; 15:32—38). Ашагач, барысы да туенган, һәм әле артыгы да калган.

Кызганучан. Гайсә үлеләрне терелткән

Бер тол хатынның бердәнбер улы үлгән. Аның үзен кайгыртырдай беркеме калмаган. Гайсә, «аны бик кызганып», улын үледән терелткән (Лүк 7:12—15).