Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИДЕНЧЕ КИСӘК

Аллаһы пәйгамбәрләр аша нәрсә вәгъдә иткән?

Аллаһы пәйгамбәрләр аша нәрсә вәгъдә иткән?

БОРЫНГЫ пәйгамбәрләр Йәһвә Аллаһыга иман иткән. Алар аның вәгъдәләренә ышанган, һәм аларның бар тормышлары бу вәгъдәләр белән бәйле булган. Әйдәгез, бу вәгъдәләрнең кайберләрен карап чыгыйк.

Адәм белән Хаува, Гадән бакчасында фетнә күтәргәннән соң, Аллаһы шунда ук мондый вәгъдә биргән: ул бер Затны билгеләячәк һәм бу Зат «еланның» — «зур аждаһа... иблис һәм шайтан дип аталган борынгы еланның» — башын ярачак һәм аны мәңгегә юк итәчәк (Яратылыш 3:14, 15; Ачылыш 12:9, 12). Килергә тиешле бу Зат кем булган?

Шул беренче пәйгамбәрлек бирелгәннән соң якынча 2 000 ел узгач, Йәһвә Ибраһим пәйгамбәргә килергә тиешле Зат аның нәселеннән булачак дигән вәгъдә биргән: «Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлаганың өчен, синең [ягъни токымың] аша җир йөзендәге барлык халыклар мөбарәк кылыначак» (Яратылыш 22:18).

Б. э. к. 1473 елны Аллаһы «нәсел орлыгы» турында өстәмә мәгълүматны Муса пәйгамбәргә биргән. Муса Исраил балаларына болай дигән: «Раббы Аллаһыгыз үз кардәшләрегез арасыннан сезнең өчен минем кебек бер пәйгамбәрне булдырыр — аның сүзенә колак салыгыз» (Канун 18:15). Шулай итеп, бу пәйгамбәр, Муса кебек үк, Ибраһим нәселеннән килергә тиеш булган.

Бу пәйгамбәр шулай ук Давыт патша буыныннан килергә һәм бөек патша булырга тиеш булган. Йәһвә Аллаһы Давыт патшага мондый вәгъдә биргән: «Мин синнән соң синең токымыңны куячакмын һәм... аның патшалыгының тәхетен һичшиксез мәңгегә урнаштырачакмын» (2 Патшалык 7:12, 13). Аллаһы шулай ук Давыт нәселеннән чыккан бу Зат «Тынычлык мирзасы» дип аталачак дигән. Һәм болай дип өстәгән: «Аның мирзалык идарәсе киң таралачак, һәм Давыт тәхетендә һәм аның патшалыгында тынычлык мәңге булачак. Ул нык урнашачак һәм бу көннән алып гасырлардан гасырларга гаделлек һәм тәкъвалык ярдәмендә торачак» (Ишагыйя 9:6, 7). Әйе, бу гадел Җитәкче бар җирдә тынычлык һәм гаделлек урнаштырырга тиеш булган. Әмма ул кайчан килгән?

Вәгъдә ителгән «нәсел орлыгы»... Давыт нәселеннән чыккан, б. э. 29 елында килгән һәм еланның, ягъни Шайтанның, башын ярачак

Соңрак Җәбраил фәрештә Аллаһы пәйгамбәре Данилга болай дигән: «Бел һәм шуны аңла: Иерусалимны торгызу һәм яңадан төзү турындагы боерыктан алып Мәсих Җитәкче килгәнгә кадәр җиде атна һәм алтмыш ике атна үтәчәк» (Данил 9:25). Бу 69 атна 483 ел дәвам иткән, чөнки һәр атна 7 елга тиң. Шул атналар б. э. к. 455 елда башланган һәм б. э. 29 елында тәмамланган a.

Муса кебек пәйгамбәр һәм күптән көтелгән «нәсел орлыгы» — Мәсих чыннан да б. э. 29 елында килгәнме? Әйдәгез, моны белик.

[Искәрмә]

a «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 255 битендәге 2 нче аңлатманы карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафынннан бастырылган.