Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДҮРТЕНЧЕ КИСӘК

Кем хак Аллаһы?

Кем хак Аллаһы?

КЕШЕЛӘР күп илаһларга табына. Әмма Изге Язмаларда бер генә хак Аллаһы бар дип әйтелә. Ул — Аллаһы Тәгалә. Ул мәңге һәм аңа тиң беркем дә юк. Ул күктә вә җир йөзендә булган бар нәрсәне яраткан һәм безгә тормыш биргән. Шуңа күрә ул гына гыйбадәт кылуга лаек.

Муса пәйгамбәргә бирелгән Канун «фәрештәләр аша җиткерелгән сүз» дип атала

Аллаһының титуллары күп, әмма исеме бер генә — ЙӘҺВӘ. Аллаһы Мусага болай дигән: «Исраиллеләргә әйт: „Раббы [Йәһвә, ЯД], сезгә ата-бабаларыгызның Алласы, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Алласы, мине сезнең янга җибәрде“. Минем исемем мәңгегә шушы булыр, һәм Мине буыннан-буынга шушы исем белән белерләр!» (Чыгыш 3:15, искәрмәне кара). Йәһвә дигән исем Изге Язмаларда якынча 7 000 тапкыр очрый. Мәдхия 83:18 дә (ЯД) Аллаһы турында: «Син, Йәһвә исемле [Аллаһы], син генә бөтен җир өстеннән Тәгалә»,— дип язылган.

Үле диңгез янында табылган борынгы кулъязмаларда Аллаһы исеме язылган

Бер кешенең дә Аллаһыны күргәне юк. Йәһвә Мусага: «Син Минем йөземне күрә алмассың, чөнки Мине күргән кеше исән кала алмый»,— дип әйткән (Чыгыш 33:20). Аллаһы күкләрдә яши, һәм кеше аны күрә алмый. Аллаһының сурәтен яки сынын ясау, аларга һәм потларга дога кылу дөрес түгел. Йәһвә Аллаһы Муса пәйгамбәр аша мондый әмер биргән: «Үзегезгә өстә — күктә, җирдә һәм аста — суда булган нәрсәләрнең сурәтләреннән потлар ясамагыз. Потларга баш имәгез һәм табынмагыз, чөнки Мин — Раббы Аллагыз, башка илаһларга түзеп тормам» (Чыгыш 20:2—5). Соңрак Ишагыйя пәйгамбәр аша Аллаһы болай дигән: «Мин Йәһвә. Бу — Минем исемем, һәм мин үз данымны беркемгә дә һәм үземә тиешле мактауны ясалган сурәтләргә бирмәячәкмен» (Ишагыйя 42:8).

Кайбер кешеләр Аллаһыга ышанса да, ул ирешмәслек бөек һәм аның турында белеп булмый дип уйлый. Аны яратырга түгел, ә аңардан куркырга кирәк дип саный алар. Ә сез ничек уйлыйсыз, Аллаһы сезнең турында кайгыртамы? Аның турында белем алып һәм хәтта аңа якынлашып буламы? Әйдәгез, Изге Язмаларда Аллаһының сыйфатлары турында әйтелгәнне карап чыгыйк.