Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре башка диннәр белән берләшәме?

Йәһвә Шаһитләре башка диннәр белән берләшәме?

 Йәһвә Шаһитләре буларак, без иман турында диндар кешеләр белән — диннәренә карамыйча — сөйләшәбез. Әмма берәрсенең дини карашлары безнең тәгълиматларыбыздан аерылып торса, без аныңча гыйбадәт кылмыйбыз. Изге Язмалардан күренгәнчә, мәсихчеләр «үзара беркетелеп ныгытыла»; ә бу бердәмлекнең сәбәбе — бер үк тәгълиматлар тоту (Эфеслеләргә 4:16; 1 Көринтлеләргә 1:10; Филипиялеләргә 2:2). Бу ярату, кызгану һәм кичерү кебек хисләрне бер төрле аңлау дигән сүз әле. Дини карашларыбыз Изге Язмаларны төгәл белүебезгә нигезләнә. Белем төгәл булмаса, иман итүебез буш булыр иде (Римлыларга 10:2, 3).

 Инҗилдә башка дин тоткан кешенең гыйбадәт кылуында катнашу «бер камытка җигелү» белән чагыштырыла. Бу мәсихченең иманына зыян китерә ала (2 Көринтлеләргә 6:14—17). Шуңа күрә Гайсә үз шәкертләренә башка диннәр белән берләшмәскә кушкан (Маттай 12:30; Яхъя 14:6). Муса язган Аллаһы Кануныны да борынгы исраиллеләрне күрше халыкларның гыйбадәт кылуында катнашудан тыйган булган (Чыгыш 34:11—14). Соңрак тугры исраиллеләр үзләренә ярдәм итәргә тәкъдимне кире каккан, чөнки ризалашкан булсалар, аларга динара килешү төзергә туры килер иде (Езра 4:1—3).

Йәһвә Шаһитләре башка дин тоткан кешеләр белән сөйләшәме?

 Әйе.Рәсүл Паулдан үрнәк алып, без хезмәттә «мөмкин кадәр күбрәк кешенең» фикер йөртүенә һәм карашларына төшенергә тырышабыз (1 Көринтлеләргә 9:19—22). Сөйләшкәндә без Изге Язмалардагы киңәшне кулланып, башкаларга «тирән хөрмәт» чын күңелдән күрсәтәбез (1 Петер 3:15).