Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Диннәрнең берләшүе. Аллаһы моны хуплыймы?

Диннәрнең берләшүе. Аллаһы моны хуплыймы?

«Дин безне аерамы я берләштерәме?» Мондый сорау бер газетаның укучыларына бирелгән булган. Җавап бирүчеләрнең күбесе — 89 процент — дин кешеләрне аера дип әйткән («The Sydney Morning Herald»).

ШУЛ УК вакыт, диннәрнең берләшүен хуплап чыгучылар бу мәсьәләгә төрлечә карый. «Нинди дин кызгануга... табигатьне саклауга... кунакчыллыкка өйрәтми?» — дип сораган Эбу Патель — диннәр белән берләшүгә кагылышлы яшьләрнең оешмасына нигез салган кеше.

Әйе, буддистлар, католиклар, протестантлар, индуистлар, мөселманнар һәм башка диннәрне тотучылар көчләрен туплап, ярлылыкка каршы һәм кешеләрнең хокуклары өчен көрәшә, миналарны тыюга өнди һәм табигатькә кагылышлы сорауларга игътибар итә. Төрле диннәр җыелып, бер-берсен аңлар өчен һәм рухланып китәр өчен нәрсә эшләп була икәне турында фикер алыша. Алар бер-берсеннән аерылып торса да, үзләренең бердәм була алуын күрсәтергә тырышып, шәмнәр яктылыгында үткәрелгән йолалар, музыка, догалар һәм шундый башка нәрсәләр белән бәйрәм итәләр.

Диннәрнең берләшүе алар арасындагы каршылыкны чишә аламы? Аллаһы диннәрнең берләшүен хуплыймы?

БЕРДӘМЛЕЛЕК КЫЙММӘТКӘ ТӨШМИМЕ?

Диннәрне берләштергән иң зур оешма, аңа 200 дән артык дин кергән һәм ул 76 илдә таралган, дип мактана. Шул оешманың максаты — «түземле булуга һәм көн саен диннәр белән хезмәттәшлек итүгә өлеш кертү». Ләкин вәгъдә итү — бер нәрсә, ә аны үтәү — гел башка нәрсә. Мәсәлән, бу оешманың нигез салучыларның сүзләре буенча, оешманың уставын кабул иткәндә, күп диннәрне рәнҗетмәс өчен, сүзләрне дөрес сайларга кирәк булган. Ни өчен? Чөнки алар уставда Аллаһы турында язарга кирәкме, юкмы икәне турында уртак фикергә килә алмаган. Ахыр чиктә, Аллаһы турында бернәрсә дә язмаска булганнар.

Әгәр Аллаһы берничек тә исәпкә алынмый икән, алайса нинди дин ул? Моннан тыш, андый дини төркемнәр дөньяви хәйрия җәмгыятьләреннән нәрсә белән аерылып тора? Шул сәбәпләр аркасында өстә искә алынган оешмалар үзен дини оешма итеп түгел, ә «күперләр төзүче оешмалар» итеп күрсәтә.

ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘҮ ГЕНӘ ҖИТӘМЕ?

Диннәрнең берләшүенең бер атаклы тарафдары, далай-лама, болай дип әйткән: «Бар дини йолалар асылда бер үк нәрсәләргә этәрә: мәхәббәт, кызгану һәм кичерүгә». Ул өстәп куйган: «Бу сыйфатлар көндәлек тормышыбызның өлеше булырга тиеш».

Мәхәббәт, кызгану һәм кичерү кебек сыйфатларның мөһимлеге бик зур. Гайсә болай дигән: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез,  үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12). Бу сүзләр шулай ук «алтын кагыйдә» дип атала. Ләкин чын дин яхшылыкка өндәргә генә тиеш дигән фикер дөресме?

Паул үзләрен Аллаһыга хезмәт итүчеләре дип атаган замандаш кешеләренә болай дип әйткән: «Мин алар турында болай дип әйтә алам: аларның Аллаһы хезмәтенә ашкынулары бар, әмма ул төгәл белемгә нигезләнмәгән». Ни өчен? Паул аңлатканча, «Аллаһының тәкъвалыгын белмичә, алар үз тәкъвалыкларын урнаштырырга тырышкан» (Римлыларга 10:2, 3). Аллаһының үзләренә карата ихтыярын төгәл белмичә, аларның ашкынулары да, иманнары да бушка булган (Маттай 7:21—23).

ДИННӘРНЕҢ БЕРЛӘШҮЕНӘ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ

«Тынычлык урнаштыручылар бәхетле» (Маттай 5:9). Гайсә үз сүзләре буенча эш иткән: ул көч кулланмауга өйрәткән һәм дини чыгышлары төрле булган кешеләргә тынычлык турындагы хәбәрне җиткереп торган (Маттай 26:52). Аның хәбәрен кабул иткән кешеләр Аллаһы яратуның өзелми торган бәйләнешләре белән берләштерелгән (Көләсәйлеләргә 3:14). Гайсәнең максаты төрле кешеләр арасында «күперләр төзеп», аларга тынычлыкта яшәргә булышу гына булганмы? Ул башкаларның дини йолаларында катнашканмы?

Фарисейлар һәм саддукейлар дип аталган дини төркемнәрнең җитәкчеләре ярсып Гайсәгә каршы чыккан. Аларның хәтта аны үтерәсе килгән. Гайсәнең моңа нинди карашы булган? Ул үз шәкертләрен болай дип өйрәткән: «Калдырыгыз аларны. Сукыр җитәкчеләр алар» (Маттай 15:14). Гайсә андый кешеләр белән рухи мөнәсәбәтләр үстермәгән.

Берникадәр вакыттан соң, мәсихче җыелыш Грециядәге Көринт шәһәрендә оештырылган булган. Бу шәһәрдә төрле милләтләр һәм төрле диннәр булган. Андагы мәсихчеләр үзләрен ничек тотарга тиеш булган? Рәсүл Паул аларга: «Имансызлар белән бер камытка җигелмәгез»,— дип язган. Ни өчен? Паул болай фикер йөрткән: «Мәсих белән Вилиал арасында нинди бердәмлек булсын? Я иман итүче белән иман итмәүче арасында нинди уртаклык булсын?» Шунда ул мондый киңәш биргән: «Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз» (2 Көринтлеләргә 6:14, 15, 17).

Шунысы ачык: Изге Язмаларда диннәрнең берләшүе дөрес түгел дип әйтелә. Әмма сез, бәлки, болай дип сорарсыз: «Алайса ничек чын бердәмлеккә ирешеп була соң?»

ЧЫН БЕРДӘМЛЕККӘ ИРЕШҮ

Халыкара Орбиталь Станциясе — җир орбитасы буенча йөрүче техника могҗизасы — 15 ил ярдәмендә төзелгән булган. Әгәр бу халыклар нинди сызымнар буенча төзергә дигән сорауда бер фикергә килмәгән булса, алар бу проектны башкара алыр идеме?

Бүгенге диннәрнең берләшүе белән дә шундый ук хәл. Ләкин хезмәттәшлек һәм ихтирам турында күп әйтеп торсалар да, иманны төзер өчен аларның гомуми «сызымнары» юк. Нәтиҗәдә, әхлакый һәм дини сораулар кешеләрне аера гына.

Изге Язмаларда китерелгән Аллаһы нормаларын сызымнар белән чагыштырып була. Без, Изге Язмаларга нигезләнеп, тормышыбызны кора алабыз. Бу китапның киңәшләрен кулланган кешеләр берәр раса яки дингә карата алдан ук тискәре мөнәсәбәтне җиңә алган. Алар бердәмлектә һәм тынычлыкта хезмәттәшлек итә. Моның турында пәйгамбәрлек итеп Аллаһы болай дип әйткән: «Ул чакта мин бар халыкларга, алар Йәһвәгә исеме белән мөрәҗәгать итсен өчен һәм аңа иңгә-иң хезмәт итсен өчен, саф тел бирәчәкмен». «Саф тел», ягъни гыйбадәт кылуга кагылышлы Аллаһының нормалары, бердәмлек китерә (Сафуния 3:9; Ишагыйя 2:2—4).

Йәһвә Шаһитләре сезне якындагы Патшалык Залына чын күңелдән чакыра. Анда сез алар арасында хөкем сөргән тынычлыкны үзегез күрерсез (Мәдхия 132:1).