Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен без картаябыз һәм үләбез?

Ни өчен без картаябыз һәм үләбез?

АЛЛАҺЫ кешеләрнең үлүләрен теләмәгән. Безнең беренче ата-анабыз Адәм белән Хауваның акылы да, тәне дә камил булган, һәм алар бүген дә яши алыр иде. Ни өчен алай дип әйтеп була? Әйдәгез, Йәһвәнең Адәмгә Гадән бакчасында үскән бер агач турында нәрсә әйткәнен карап чыгыйк.

Аллаһы Адәмгә болай дигән: «Аннан [ул агачтан] ашаган көнне, һичшиксез, үләчәксең» (Яратылыш 2:17). Адәм һәрхәлдә картаерга һәм үләргә тиеш булган булса, бу сүзләрнең мәгънәсе булыр идеме? Адәм белгән: бу агачтан ашамаса, ул үлмәячәк.

АЛЛАҺЫ КЕШЕЛӘРНЕҢ ҮЛҮЛӘРЕН ТЕЛӘМӘГӘН

Яшәр өчен, Адәм белән Хаувага ул агачтан ашарга кирәк булмаган, чөнки бакчада җимешләр китерә торган башка күптөрле агачлар үскән (Яратылыш 2:9). Теге агачтан ашамыйча, Адәм белән Хаува үзләрен барлыкка китергән Аллаһыга карата тыңлаучан булуларын күрсәтер иде. Һәм шулай итеп алар Аллаһының үзләренә җитәкчелек бирергә хокукын таныр иде.

НИ ӨЧЕН АДӘМ БЕЛӘН ХАУВА ҮЛГӘН?

Бу сорауга җавап табар өчен, бер сөйләшүгә игътибар итик. Бу әңгәмә һәммәбезгә дә тәэсир иткән. Ялган сөйләр өчен, Шайтан Иблис еланны кулланган. Изге Язмаларда болай диелгән: «Йәһвә Аллаһы барлыкка китергән бөтен кыргый хайваннар арасында иң сагы елан иде. Ул хатыннан: „Аллаһы чыннан да бакчадагы һичбер агачтан ашамагыз дидеме?“ — дип сорады» (Яратылыш 3:1).

Моңа Хаува болай дип җаваплаган: «Без бакчадагы агачларның җимешләрен ашый алабыз. Ләкин Аллаһы бакча уртасындагы агачның җимешләре турында: „Аннан ашамагыз, аңа кагылмагыз. Юкса үләчәксез“,— диде». Шунда елан аңа: «Юк, үлмисез,— дигән.— Аллаһы белә: бу агачтан ашаган көнне күзләрегез ачылачак һәм сез яхшылык белән яманлыкны белеп, Аллаһы кебек булачаксыз». Шулай итеп Шайтан Йәһвәне ялганчы булуында гаепләгән һәм Аллаһы кешеләрдән нәрсәнедер яшерә дип әйткән (Яратылыш 3:2—5).

Хаува бу ялганга ышанган. Агачка карап, ул аның җимешләренең күңелгә хуш килүен һәм күзне кызыктырып торганын күргән. Шунда Хаува җимешне өзеп алган да аны ашый башлаган. Изге Язмаларда язылганча, «аннан соң, ире аның белән булганда, аңа да биргән, һәм ул да ашаган» (Яратылыш 3:6).

Аллаһы Адәмгә: «Аннан ашаган көнне, һичшиксез, үләчәксең»,— дигән (ЯРАТЫЛЫШ 2:17)

Аллаһы, үз балаларының аңа белә торып буйсынмаганын күргәндә, бик рәнҗегәндер. Ул нәрсә эшләгән? Адәмгә Йәһвә болай дигән: «Син туфрак һәм кире туфракка кайтырсың» (Яратылыш 3:17—19). «Адәм барлыгы 930 ел яшәгән һәм вафат булган» (Яратылыш 5:5). Ул күккә я берәр нинди рухи сферага китмәгән. Йәһвә аны туфрактан барлыкка китергәнче, ул беркайда да булмаган. Шуңа күрә үлгәч тә, ул, үзе яратылган туфрак сыман, үле булып киткән. Ул бөтенләй юк булган. Нинди кызганыч!

НИ ӨЧЕН БЕЗ КАМИЛ ТҮГЕЛ?

Аллаһыга белә торып буйсынмаганга күрә, Адәм белән Хаува үз камиллекләрен һәм мәңге яшәү мөмкинлеген югалткан. Алар гөнаһлы булып киткән. Ләкин аларның тыңламаучанлыгы үзләренә генә түгел, ә булачак токымнарына да зыян китергән. Римлыларга 5:12 дә болай дип әйтелгән: «Дөньяга бер кеше [Адәм] аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән... һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән».

Изге Язмаларда гөнаһ белән үлем «бөтен халыкларны каплап торган япма» һәм «бөтен милләтләр өстеннән тукылган җәймә» белән чагыштырыла (Ишагыя 25:7). Башка сүзләр белән әйткәндә, кешеләр гөнаһ белән үлемнән котыла алмый. Әйе, «Адәм аркасында һәркем үлә» (1 Көринтлеләргә 15:22). Шуңа күрә рәсүл Паулны кебек, безне дә мондый сорау борчый: «Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр?» Чыннан да, кем коткарыр? (Римлыларга 7:24)