Ишагыя 25:1—12
25 И Йәһвә, син минем Аллаһым.
Мин сине югарылармын, исемеңне мактармын,Чөнки син борынгы заманнардан ниятләгән+Искиткеч нәрсәләр эшлисең.+
Син тугры+ һәм ышанычка лаек.
2 Син каланы ташлар өеменә,Ныгытылган шәһәрне хәрабәләргә әйләндердең.
Чит ил кешесенең шәһәре шәһәр түгел инде,Ул беркайчан да яңадан торгызылмас.
3 Шуңа күрә көчле халык сине данлар,Залим халыкларның шәһәре синнән куркыр.+
4 Чөнки син мескеннәр өчен ныгытма,Авыр вакытында ярлы өчен ныгытма булдың.+
Коеп яуган яңгырдан ышык урын,Кояш эссесеннән күләгә булдың.+
Залимнәрнең сулышы диварга бәрелгән давыл кебек,
5 Кибеп беткән җирдәге эсселек кебек булганда,Син чит кешеләрнең шау-шуын басасың.Болытның күләгәсе астында кызулык сүрелгән кебек,Залимнәрнең җыры тына.
6 Гаскәрләр Иясе Йәһвә бу тауда+ бөтен халыклар өченЗатлы ашамлыклар тулы,+Иң яхшы шәраб* куелган,Җелек тулы яхшы ризыклар,Сөзелгән иң яхшы шәраб куелган мәҗлес оештырыр.
7 Ул шул тауда бөтен халыкларны каплап торган япманы,Бөтен милләтләр өстеннән тукылган җәймәне алып ташлар.
8 Ул үлемне мәңгегә юк итәр,*+Аллаһы Тәгалә Йәһвә бөтен кешеләрнең күз яшьләрен сөртер.+
Бөтен җирдә үз халкын хурлыктан азат итәр,Чөнки моны Йәһвә үзе әйтте.
9 Ул көнне алар болай дияр:
«Бу — безнең Аллаһыбыз!+
Без аңа өметләндек,+Һәм ул безне коткарыр.+
Бу — Йәһвә!
Без аңа өметләндек.
Әйдәгез, куаныйк һәм шатланыйк, чөнки ул безне коткара».+
10 Йәһвәнең кулы шул тау өстендә булыр,+Һәм салам тирес өемендә тапталган кебек,Моабны үз урынында таптарлар.+
11 Йөзүче йөзгәндә кулларын сузып суга суккандай,Ул да, кулын сузып, Моабка сугар,Үз кулының оста хәрәкәтләре беләнАның тәкәбберлеген юкка чыгарыр.+
12 Ныгытылган шәһәрне һәм аны саклап торган биек диварларынУл җимерер.
Аны җиргә, туфракка аударыр.