Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Геннарны үзгәртү кеше гомерен озынайта алганмы?

Тормышны озынайтырга тырышу

Тормышны озынайтырга тырышу

«Мин Ходай тарафыннан адәм улларына шөгыльләнер өчен бирелгән эшләрне күрдем. Ул барысын да үз вакытында һәм күркәм итеп булдырган. Хәтта кешеләрнең күңеленә мәңгелек салган» (Вәгазьче 3:10, 11).

БОРЫНГЫ зирәк патша Сөләйманның бу сүзләре кешеләрнең тормышка карата хисләрен яхшы тасвирлый. Әйе, меңләгән ел элек тә кешеләр, гомеребез кыска булганга һәм үлемнән качып булмаганга, озаграк яшәргә хыялланган. Алар озын тормышның серен эзләү турында күп хикәяләр һәм риваятьләр язган.

Шумер патшасы Гилгәмеш турында уйланыйк. Аның тормышы турында күп хикәяләр уйлап чыгарылган. Аларның берсе — «Гилгәмеш дастаны». Аның буенча, Гилгәмеш, үлемнән котылу юлын табар өчен, куркыныч сәяхәткә барган. Ләкин ул уңышка ирешмәгән.

Урта гасырлардагы алхимик үз лабораториясендә

Б. э. к. IV гасырда Кытай алхимиклары тормышны озынайта торган эликсир уйлап чыгарырга тырышкан. Алар терекөмеш белән мышьяк үз эченә алган катнашма әзерләгән. Бу «тереклек суы» аркасында берничә Кытай императоры үлгән булса кирәк. Урта гасырлардагы Европада кайбер алхимиклар алтынны йотарлык итәргә тырышкан, чөнки алтын, күгәрмәс булганга, кешенең гомерен озынайта ала дип ышанган.

Бүген кайбер биологлар һәм генетиклар кеше картаюының сәбәбен ачыкларга тырыша. Аларның эзләнүләре, «тереклек суын» табарга тырышу кебек, шуны күрсәтә: кешеләр әле дә картлыктан һәм үлемнән котылу юлын табарга бик тели. Андый тикшеренүләрнең нәтиҗәсе нинди булган?

АЛЛАҺЫ «КЕШЕЛӘРНЕҢ КҮҢЕЛЕНӘ МӘҢГЕЛЕК САЛГАН» (ВӘГАЗЬЧЕ 3:10, 11)

КАРТАЮНЫҢ СӘБӘБЕН АЧЫКЛАРГА ТЫРЫШУ

Кеше күзәнәкләрен өйрәнүче галимнәр картаеп үлүнең сәбәбен аңлатучы 300 дән артык теория уйлап чыгарган. Соңгы елларда молекуляр биологлар, геннар белән аксымнарны үзгәртеп, хайваннарның һәм кеше күзәнәкләренең гомерен озынайта алган. Андый уңышлар кайбер бай кешеләрне галимнәргә, үлемнең сәбәбен ачыклый алсыннар өчен, акчалата ярдәм күрсәтергә дәртләндергән. Галимнәр нәрсә эшли алган?

Эчке сәгатьләрне артка борырга тырышу. Кайбер биологларның әйтүенчә, картаюның сәбәбе хромосоманың очларында урнашкан теломераларда ята. Күзәнәк бүленгәндә, теломералар андагы мәгълүматны саклый. Ләкин күзәнәк бүленгән саен, теломералар кыскара бара. Ахыр чиктә күзәнәкләребез бүленми башлый, һәм без картаябыз.

2009 елгы Нобель премиясе лауреаты Элизабет Блэкбёрн үз хезмәттәшләре белән теломераның кыскартылуын һәм күзәнәкләрнең картаюын әкренәйтә торган фермент ачкан. Ләкин, бар тырышлыкларына карамастан, алар шуны таныган: теломералар кеше гомерен озынайтмый.

Күзәнәкләрдәге мәгълүматны үзгәртү — картаю белән көрәшүнең тагын бер ысулы. Күзәнәкләребез, картайганга, инде бүленми башлагач, якындагы иммун күзәнәкләренә ялгыш сигналлар җибәреп, ялкынсыну, хроник авырту һәм чирләр китереп чыгара. Күптән түгел генә Франция галимнәре, олы яшьтәге кешеләрдән (кайберләре 100 яшьтән узган) күзәнәкләрне алып, аларны үзгәрткән. Күзәнәкләр янә бүленә башлаган. Бу тикшеренүнең җитәкчесе профессор Жан-Марк Ламетре сүзләре буенча, бу шуны күрсәтә: күзәнәкләрнең картаюын туктатып була.

ФӘН ТОРМЫШЫБЫЗНЫ ОЗЫНАЙТЫРМЫ?

Кайбер галимнәр фикеренчә, кеше гомерен озынайтыр өчен, күпме тырышлыклар куелса да, аны әллә ни озынайтып булмас. Әлбәттә, XIX гасырдан бирле кеше гомеренең озынлыгы даими үсә бара. Ләкин, башлыча, бу яхшырак гигиена, инфекцион чирләргә каршы торыр өчен күрелгән чаралар, антибиотиклар һәм вакциналар ярдәмендә мөмкин булды. Кайбер генетиклар уйлавынча, хәзер кеше гомеренең озынлыгы азмы-күпме табигый нормасына иреште.

Якынча 3 500 ел элек Изге Язмаларның бер язучысы Муса шуны таныган: «Гомер көннәребез — 70 ел, ә бик нык булсак — 80 ел. Әмма алар бәла һәм газап белән тулы. Алар тиз уза, һәм без юк булабыз» (Зәбур 90:10). Кеше гомерен озынайтырга тырышсалар да, гомумән, ул Муса пәйгамбәр әйткәнчә булып кала.

Шул ук вакыт, кайбер ташбакалар — 150 елдан артык һәм кайбер агачлар, мәсәлән эрбет, меңләгән ел яши ала. Кеше гомерен аларныкы белән чагыштырганда, бездә: «Гомеребез нибары 70—80 ел гына булырга тиешме?» — дигән сорау туа.