Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ | БОРЧЫЛУ

Борчылу

Борчылу

Борчылуларның уңай ягы да, тискәре ягы да бар. Изге Язмалар безгә борчылуларның кайсы яктан файдалы һәм зыянлы икәнен аңларга булыша.

Борчылу дөресме?

ЧЫНБАРЛЫК.

Борчылу тынычсызлану, кайгыру, хафалану хисләре белән бәйле. Бу дөнья тиз үзгәрүчән булганга, һәрберебез борчылуга бирелергә мөмкин.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Давыт патша болай дип язган: «Кайчанга хәтле мин борчулы хафа эчендә яшәрмен һәм күңелем көн саен көенер?» (Зәбур 13:2) Давытка үз хисләрен җиңеп чыгарга нәрсә булышкан? Ул Аллаһының тугры мәхәббәтенә тулысынча таянып, аңа догада күңелен бушаткан (Зәбур 13:5; 62:8). Аллаһы безне үз йөгебезне аңа йөкләргә чакыра. «Бар мәшәкатьләрегезне аңа [Аллаһыга] йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта»,— дип әйтелә Инҗилдә (1 Петер 5:7).

Яраткан кешеләребез өчен берәр нәрсә эшләү алар турында борчылуларыбызны киметә ала

Еш кына без борчылуларыбызны дөрес якка юнәлтеп, аларны киметә алабыз. Мәсәлән, Изге Язмаларны язучыларның берсе — рәсүл Паул «җыелышлар хакында борчылганда», аларны юатыр өчен һәм дәртләндерер өчен күп тырышлыклар куйган (2 Көринтлеләргә 11:28). Андый очракта борчылу аңа файда китергән, чөнки бу аны үз имандашларына кирәкле ярдәм күрсәтергә дәртләндергән. Безнең очракта да шулай була ала. Ваемсыз һәм гамьсез булу исә яратуның җитмәвен күрсәтер иде (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

«Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4).

Чиктән тыш борчылуны ничек җиңәргә?

ЧЫНБАРЛЫК.

Кешеләр үткәндә кылган хаталары, киләчәк я акча турында борчылырга мөмкин *.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Үткәндәге хаталар турында борчылу. Беренче гасырда яшәгән кайбер кешеләр мәсихчеләр булып киткәнче эчкечеләр, талаучылар, фәхеш кешеләр һәм караклар булган (1 Көринтлеләргә 6:9—11). Үзләренең үткәндәге тормышлары турында борчылыр урынына, алар тормышларын үзгәрткән һәм Аллаһының чиксез шәфкатенә таянган. Аллаһы үз шәфкатен тәүбә иткән кешеләргә теләп күрсәтә. Зәбур 130:4 тә болай дип әйтелә: «Сине [Аллаһыны] тирән хөрмәт итсеннәр өчен, син кешеләрне ихлас күңелдән кичерәсең».

Киләчәк турында борчылу. «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз,— дигән Гайсә Мәсих,— чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак» (Маттай 6:25, 34). Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Игътибарыгызны бүгенге авырлыкларга туплагыз. Иртәгесе көн турында уйлап бүгенге проблемаларны катлауландырмагыз, чөнки бу аек фикер йөртүгә комачауларга һәм ашык-пошык карарлар кабул итүгә китерергә мөмкин. Шуны да онытмагыз: күп кенә борчылулар ахыр чиктә нигезсез булып чыга.

Акча турында борчылу. Бер зирәк кеше болай дип дога кылган: «Миңа ярлылык та, байлык та бирмә» (Гыйбрәтле сүзләр 30:8). Бу кеше канәгать булырга тырышкан. Ә Аллаһы андый карашны хуп күрә. Инҗилдә болай диелә: «Байлык яратмыйча тормыш итегез, булганына канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: „Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам“,— дигән» (Еврейләргә 13:5). Акча һәрвакыт җитми, Аллаһы исә үзенә таянган һәм гади тормыш алып барган кешеләрнең өметләрен беркайчан да акламый калмаячак.

«Аллаһының бер тәкъва кешене калдырганын да, аның балаларының икмәк соранып йөргәнен дә күрмәдем» (Зәбур 37:25).

Без кайчан да булса борчылулардан азат ителербезме?

КЕШЕЛӘР НӘРСӘ ӘЙТӘ?

Харриет Грин исемле журналист «Гардиан» газетасының бер мәкаләсендә болай дигән: «Без борчылулар дәверенә кереп барабыз». 2014 елда Патрик О’Коннор «Уолл-стрит джорнэл» газетасында болай дип язган: «Америкалылар моңарчы булмаган дәрәҗәдә борчылулар кичерә».

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә, ә яхшы сүз күңелен күтәрә» (Гыйбрәтле сүзләр 12:25). Андый «яхшы сүзне» Патшалык хакындагы яхшы хәбәрдә табып була (Маттай 24:14). Бу Патшалык — Аллаһының хөкүмәте — озакламый үзебезнең көчебездән килмәгәнне эшләячәк. Ул борчылуларның төп сәбәпләрен, шул исәптән чир белән үлемне, юкка чыгарып бар борчылуларны бетерәчәк! «[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4).

«Өмет бирүче Аллаһы... сезне зур шатлык һәм чиксез тынычлык белән сугарсын» (Римлыларга 15:13).

^ 10 абз. Тирән борчылу хисләре баскан кешегә табибка мөрәҗәгать итү акыллы булыр иде. Бу брошюра билгеле бер дәвалау ысулын якламый.