Гыйбрәтле сүзләр 17:1—28
17 Каткан ипи кисәге ашап, тыныч-имин яшәү+Сый тулы өйдә ызгышып-талашып гомер итүдән яхшырак.+
2 Төшенүчән хезмәтче азгын угыл белән идарә итәрҺәм уллар белән бергә мирас алыр.
3 Эретү казаны көмеш өчен, мич алтын өчен кулланыла,+Ә йөрәкләрне Йәһвә тикшерә.+
4 Явыз кеше зарарлы сүзләргә игътибар итә,Һәм алдакчы мәкерле сүзләргә колак сала.+
5 Ярлыны мыскыллаучы аның Яратучысын хурлый,+Һәм кеше кайгысына шатланучы җәзасыз калмас.+
6 Картларның таҗы — оныклар,Ә улларның* даны — аталары.*
7 Акылсызга тугры* сүз әйтү килешми икән,+Идарәчегә* ялганлау бигрәк тә килешми!+
8 Бүләк үз иясе өчен асылташ сыман,+Кая гына барса да, ул аңа уңыш китерә.+
9 Гөнаһны кичерүче* һәркем яратуга омтыла,+Ә гаепне искә төшереп торучы якын дусларны аера.+
10 Аңсыз кешегә йөз тапкыр суксаң да аңламас,+Ә аңлы кешегә бер шелтә дә җитә.+
11 Яман кеше фетнә турында гына уйлый,Әмма аны җәзаларга дип аяусыз хәбәрчене җибәрерләр.+
12 Акылсыз кеше белән очрашуга караганда,Үз балаларын югалткан аю белән очрашу хәерлерәк.+
13 Кем яхшылыкка яманлык белән кайтара,Шуның йортыннан яманлык китмәс.+
14 Ызгышның башлануы суга юл ачу* кебек.
Талаш купканчы, аннан китәргә тырыш.+
15 Явызны аклаучы да, тәкъваны гаепләүче дә+Йәһвә өчен җирәнгеч.
16 Ахмакның зирәклек туплар өчен бар нәрсәсе булса да,Акылы булмагач, аңа моннан ни файда?+
17 Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми,+Бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була.+
18 Үз өстенә берәүнең бурычын түләү өчен җаваплылык алып,Якыны алдында кул бирүче кеше акылга сай була.+
19 Ызгыш-талаш яратучан кеше гөнаһны да ярата.+
Капкасын биек иткән һәркем бәлагә юлыгыр.+
20 Бозык йөрәкле кеше уңышка ирешмәс,+Ялган телле һәлакәткә төшәр.
21 Ахмак баланың атасы кайгылы булыр,Акылсыз баланың атасы шатлык күрмәс.+
22 Шат йөрәк — яхшы дәва ул,+Ә рух төшенкелеге кешене көчсез итә.*+
23 Явыз кеше, гаделлек юлын бозар өчен,Яшерен генә* ришвәт алыр.+
24 Үткен акыллы кешенең күз алдында зирәклек,Ә акылсызның карашы җир читләрендә.+
25 Акылсыз угыл үз атасына кайгы китерәҺәм анасының йөрәген өзгәли.+
26 Тәкъваны җәзалау* яхшы түгел,Хөрмәтле кешене кыйнау да гаделсез.
27 Белемле кеше үз сүзләрен үлчәп әйтә,+Үткен акыллының рухы тыныч була.+
28 Хәтта акылсыз кеше дә, дәшми торса, зирәк булып күренер,Авызын ачмаучы кешене дә аңлы дип санарлар.
Искәрмәләр
^ Яки «балаларның».
^ Яки «ата-аналары».
^ Яки «нәфис».
^ Яки «Мирзага».
^ Сүзгә-сүз «каплаучы».
^ Яки «буаның ерылуы».
^ Яки «сөякләрне корыта».
^ Сүзгә-сүз «Куеннан».
^ Яки «Тәкъвага штраф салу».