Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Аллаһыга ышанырсызмы?

Сез Аллаһыга ышанырсызмы?

ӘЙТИК, сезнең хөрмәт иткән дустыгыз нәрсәдер эшләп куйган һәм сез ни өчен аның шулай эшләгәнен аңламыйсыз, ди. Башкалар аның бу эшен тәнкыйтьләп чыга, дустыгызны шәфкатьсез дип атап, бу эшне явыз ниятләрдән чыгып башкарган дип әйтәләр. Сез алар белән шунда ук ризалашырсызмы? Я үз дустыгызның барысын аңлатып бирүен көтәрсезме? Ул аңлатып бирер өчен яныгызда булмаса, түземлек күрсәтеп аны хөкем итәргә ашыкмассызмы?

Берәр нәтиҗәгә килер алдыннан сез, бәлки, үзегезгә мондый сорау бирерсез: «Мин дустымны никадәр яхшы беләм һәм ни өчен аны хөрмәт итәм?». Моңа охшаш сорауны «Аллаһы шәфкатьсезме?» дигән сорауга җавап бирер алдыннан да бирергә кирәк.

Аллаһының башкарган кайбер эшләрен сезгә аңлау авырдыр, я аның берәр нәрсәне рөхсәт итүенә шаккатасыздыр. Күп кенә кеше Аллаһыны шәфкатьсез дияр һәм сезне дә аның ниятләрендә шикләнергә этәрер. Аллаһыны хөкем итәргә ашыкмагыз, башта аның турында күбрәк белем алырга тырышыгыз. Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Аллаһы минем хакка нинди яхшылыклар кылган?».

Тормышта авырлыклар кичергәндә, сезнең: «Аллаһы мине бер дә яратмый»,— дип әйтергә теләк туар. Алай дип әйтергә ашыкмагыз. Аллаһы тормышыгыздагы кыенлыклар өчен җаваплымы я ул сезгә яхшылык кылып торамы? Инде белгәнебезчә, «бу дөньяның идарәчесе» Йәһвә түгел, ә Шайтан (Яхъя 12:31). Шуңа күрә дөньядагы газаплар һәм гаделсезлек өчен Шайтан җаваплы. Сез шулай ук тормышыбыздагы күп кенә авырлыклар безнең камилсез булуыбыз һәм көтелмәгән очраклар аркасында булгалап торуы белән ризалашырсыз.

Аллаһы тормышыгыздагы кыенлыклар өчен җаваплымы я ул сезгә яхшылык кылып торамы?

Алайса, Аллаһы нәрсә өчен җаваплы соң? Зәбурда Аллаһы турында «күкне, җирне тудырган Ходай» дип әйтелә. Бу сүзләр тәннәребезнең «искиткеч итеп тудырылганын» исебезгә төшерә. Ул сүзләр хәтта сулышыбыз да Йәһвәнең «кулында» икәнен күрсәтә (Мәдхия 123:8; 138:14; Данил 5:23). Моның барысы нәрсә аңлата?

Без аңа, Барлыкка Китерүчебезгә, сулый алганыбыз һәм гомумән тормыш итүебез өчен дә бурычлы икәнен аңлата (Рәсүлләр 17:28). Бу шулай ук шуны да аңлата: тормыш бүләге, тирә-якның гүзәллеге, мәхәббәт белән дуслык китергән ләззәт, тәм, кагылу, тавыш, тәмле ис сизү кебек тойгылар — барлык бу бүләкләрне Аллаһы биргән (Ягъкуб 1:17). һичшиксез, бар бу бүләкләрне бирүче — безнең хөрмәткә һәм ышанычка лаек Дустыбыз.

Әйе, сезгә Аллаһыга ышаныч белән карау авырдыр. Бәлки, сез моның өчен белемнәрегез әллә ни күп түгел дип саныйсыздыр. Анысы аңлашыла. Бу кыска гына мәкаләләрдә без ни өчен кайберәүләрнең Аллаһыны шәфкатьсез дип санаганнарына берничә сәбәп кенә карап чыктык. Әмма Аллаһы турында күбрәк белер өчен тырышлыклар куйсак, яхшырак булыр иде *. Шулай эшләсәгез, сез, һичшиксез, Аллаһы турында хакыйкатьне белерсез. Ул шәфкатьсезме? Юк. «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә Инҗилдә (1 Яхъя 4:8).

^ 8 абз. Ни өчен Аллаһы явызлыкка юл куя икәнен белер өчен, «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр» дигән брошюраның 8 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.