Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Романтик мөнәсәбәтләр өзелүен ничек кичереп чыгарга?

Романтик мөнәсәбәтләр өзелүен ничек кичереп чыгарга?

 «Без бүтән йөрешмәскә булгач, мин үземә урын таба алмый йөрдем,— дип әйтә Стивен исемле егет.— Бу миңа гомеремдә иң көчле эмоциональ авырту китерде».

 Синең дә андый хәлгә очраганың бармы? Бу мәкалә сиңа булыша ала.

 Мөнәсәбәтләрнең өзелүе нинди хисләр тудыра?

 Мөнәсәбәтләр өзелгәндә, бу ике якка да авырту китерә.

  •  Син мөнәсәбәтләрегезне өзгән булсаң, Джасмин исемле кызның хисләре сиңа таныштыр. Ул болай ди: «Мин элек үзем кайгырткан кешегә хәзер авырту китерәм икәнен белү вөҗданыма авыр йөк булып ятты. Мин андый хисләр кичерергә бүтән беркайчан да туры килмәс дип өметләнәм».

  •  Дустың мөнәсәбтләрегезне өзгән булса, син үзеңне, бәлки, якын кешең үлгән кебек хис итәсеңдер. Джанет болай ди: «Мин кайгыруның бар этаплары аша үттем: башта мөнәсәбәтләребез өзелүенә ышана алмадым, аннары ачу кичердем, дустым белән сөйләшергә тырыштым, депрессиягә бирелдем һәм ахыр чиктә — якынча бер ел үткәннән соң — булган хәлне кабул итә алдым».

 Нәтиҗә: мөнәсәбәтләрнең өзелүе аркасында, синең, төшенкелек кичереп, боегып йөрүең бар. Изге Язмаларны язуда катнашкан бер кеше болай дип язган: «Рух төшенкелеге кешене көчсез итә» (Гыйбрәтле сүзләр 17:22).

 Нәрсә эшләп була?

  •  Ышанычка лаеклы җитлеккән кеше белән сөйләш. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Әти-әниеңә я җитлеккән дустыңа йөрәгеңне бушату сиңа киләчәккә шатлык һәм өмет белән карарга булышыр.

     «Мин берничә ай үз хисләрем турында беркемгә дә сөйләмәдем һәм аралашудан качтым. Дуслар сиңа авыртуны кичереп чыгарга ярдәм итә ала. Дусларым белән сөйләшкәч кенә, миңа җиңелрәк булып китте» (Джанет).

  •  Туган хәлдән сабаклар ал. Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Зирәклеккә иреш, төшенүчәнлеккә омтыл» (Гыйбрәтле сүзләр 4:5). Төрле күңелсез очраклар безгә үзебезне тикшерергә мөмкинлек бирә, без, өмет өзелгәндә, үзебезне ничек тотабыз икәнен күрсәтә.

     «Йөрешкән кызым белән аерылышкач, бер дустым болай дип сорады:Син бу очрактан нәрсәгә өйрәндең һәм, киләчәктә яңадан йөрешә башласаң, бу тәҗрибә сиңа ничек булышыр?“» (Стивен).

  •  Дога кыл. Изге Язмаларда: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр»,— дип әйтелгән (Зәбур 55:22). Дога сиңа кайгылы хисләреңне җиңеп чыгарга һәм мөнәсәбәтләр өзелүенә яңа караш белән карарга ярдәм итәр.

     «Өзлексез дога кыл. Йәһвә авыртуыңны аңлый һәм бу хәлне хәтта синнән дә яхшырак белә» (Марсиа).

  •  Башкаларга ярдәм ит. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4). Башкаларга актив ярдәм итсәң, хисләрең тизрәк тынычланыр.

     «Мөнәсәбәтләр өзелгәндә, дөнья беткән кебек хис итәсең һәм эмоциональ авырту физик авыртудан да авыррак була. Ләкин мин бу хисләр басыла икәнен аңладым. Моның өчен вакыт кына үтәргә тиеш» (Эвелин).