Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Әти-әнием авырса, нәрсә эшләргә?

Әти-әнием авырса, нәрсә эшләргә?

 Яшьләрнең күпчелеге әти-әнием турында ничек кайгыртырмын микән дип әллә ни борчылмый, чөнки әти-әнисе картайганчы әле еллар узар.

 Шулай да кайбер әти-әниләр балалары әле яшь чакта каты авырып китә. Андый очракта яшьләргә нәрсә эшләргә? Ике яшь кешенең мисалына игътибар итик.

 Эммалине мисалы

 Әнием Элерс-Данло сиңромы (ЭЦП) белән авырый. Бу хроник авыру һәм кешегә авырту китерә: бу буыннарга, тирегә һәм кан тамырларына тәэсир итә.

 Бу авыруны дәвалап булмый һәм әниемнең хәле соңгы 10 ел эчендә бик начарайды. Кайвакыт аның кан анализлары шулкадәр начар иде ки, хәтта тормышына куркыныч яный иде. Ә авырту аркасында аның вакыт-вакыт үләсе килә иде.

 Мин дә, гаиләм дә Йәһвә Шаһитләре. Җыелыш безгә ярдәм итеп һәм юатып тора! Бер көн минем яшьтәшем гаиләбезгә бер карточка җибәрде. Анда безне яратканы турында, ярдәм итәргә әзер булуы турында язылган иде. Андый дусларга ия булу үзе бер бәхет!

 Изге Язмалар безгә гаять зур ярдәм булып тора. Яраткан шигырьләремнең берсе Зәбур 34:18. Анда «Йәһвә боек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара»,— дип әйтелә. Тагын берсе Еврейләргә 13:6: «Йәһвә — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам».

 Аеруча соңгы шигырь ошый. Иң куррыкканым: әниемне югалту. Мин аны бик нык яратам һәм аның белән үткәргән һәр көнемә шатланам.

 Әмма башка нәрсәдән дә куркам. Әни чире геннар аша күчә. Әниемә бу чир үз әнисеннән күчкән, ә әниемнән ул миңа күчкән. Әйе, мин дә әниемнең чире белән авырыйм. Әмма Еврейләргә 13:6 Йәһвә минем өчен бу яктан да ярдәмче булачак дип ышандыра.

 Мин үземдә хәзер булганны кадерлим, үткәне белән яшәмим һәм киләчәк турында да кайгырмыйм. Әнием авырмаса күп нәрсәләр башкара алыр дип уйлап йөрсәм, депрессиягә бирелер идем. Изге Язмаларда бүгенге авырлыкларыбыз «кыска вакытлы» һәм «әллә ни авыр» түгел дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 4:17; Ачылыш 21:1—4).

 Уйлап карагыз. Эммалинегә уңай караш сакларга нәрсә булыша? Сез авырлыклар белән очрашкач андый караш саклар өчен нәрсә эшли аласыз?

 Эмили мисалы

 Әле мәктәптә укыганда әтиемнең депрессия белән авыруы беленә башлады. Миңа таныш әти юкка чыгып аның урынына башка кеше «туа» иде. Шул вакыттан әти кайгыга батып, нәрсәдәндер куркып һәм борчылуларга бирелеп йөри башлады. Ул инде 15 ел шулай гомер итә. Ул кайгыга батып өйрер өчен бер сәбәп тә юк икәнен белсә дә, барыбер шулай йөри һәм бу аның өчен бик авырдыр.

 Без Йәһвә Шаһитләре һәм җыелышыбыз безгә ярдәм итеп тора. Имандашларыбыз игелекле һәм хәлебезгә керә. Алар әтине ул җыелыш өчен бик мөһим дип ышандырып тора. Әтинең үз авыруы белән көрәшеп яшәвен күрү аңа карата мәхәббәтемне тирәнәйтә.

 Мин үткәндәге бәхетле, борчылуларсыз газапланмыйча яшәгән әтиемне сагынам. Әтием үз эчендә утыручы күзгә күренмәгән дошман белән көн саен сугышып тора. Моны күрү бик авыр.

 Шулай да уңай караш белән карар өчен әти бик тырышып эшли. Авыруы үзен басап алган бер чорны ул Изге Язмалардан кечкенә булса да берәр өзекне укырга булды. Бу аңа бик зур көч өстәде. Хәтта шундый кечкенә булып күренгән нәрсә дә аңа яшәргә булышып тора. Шул чорда мин әтием өчен аеруча горурландым.

 Миңа аеруча Никами 8:10 дагы сүзләр ошый: «Йәһвәнең шатлыгы — сезнең ныгытмагыз». Әйе, бу сүзләр хак. Җыелышта булу, актив булу миңа шатлык китереп тора һәм эчемдәге бушлык белән кайгыны җиңәргә булыша. Бу миңа рәхәтлек китерә, мин көнозын сизеп торам. Әтиемнең мисалы шуңа өйрәтте: нинди генә авырлык тумасын Йәһвә һәрвакыт миңа булышып торачак.

 Уйлап карагыз. Эмили әтисенә ничек булышкан? Депрессиядән авырган берәр кешегә сез ничек булыша аласыз?