Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ

Балам мыскыллауга дучар ителсә, нәрсә эшләргә?

Балам мыскыллауга дучар ителсә, нәрсә эшләргә?

 Улыгыз мәктәптә мыскыллауга дучар ителгәне турында әйтсә, нишләргә? Рәнҗетүчеләрнең җәза алуларын үтенергәме? Улыгызны шул ук рәвешчә җавап бирергә өйрәтергәме? Берәр карарга килер алдыннан, кайбер фактларны карап чыгыгыз a.

 Мыскыллаулар турында нәрсә белү мөһим?

 Мыскыллаулар нәрсә ул? Мыскыллау — даими һәм аңлы рәвештә эмоциональ һәм физик газап китерү. Шуңа күрә мыскыллау бу берәр сүз я явыз эш белән күрсәтелгән һәртөрле кимсетү түгел.

 Ни өчен моны белү мөһим? Кайберәүләр һәртөрле начар эшне — ул җитди булмаса да — «мыскыллау» дип атыйлар. Ләкин һәр вак мәсьәләгә катышсагыз, сез үзегез дә абайламыйча балагызны конфликтларны җайга сала белмәвенә ышандырырсыз, ә андый осталык аңа мәктәптә укыганда гына түгел, ә мәктәптән соң да кирәк булачак.

 Изге Язмалардагы принцип: «Рәнҗергә ашыкма» (Вәгазьче 7:9).

 Нәтиҗә: кайбер очракларда сезгә катышырга кирәк булачак, әмма башка очракларда балагыз хәлләрне җайга салырга һәм кешеләр белән уртак тел табарга үзе өйрәнсен (Көләсәйлеләргә 3:13).

 Әмма балагыз даими һәм аңлы рәвештә мыскыллауларга дучар булганы турында әйтсә, нишләргә?

 Балага ничек ярдәм итәргә?

  •   Балагызны игътибар белән тыңлагыз. 1) Нәрсә булганын һәм 2) ни өчен аны рәнҗетәләр икәнен аңларга тырышыгыз. Барысын белгәнгә кадәр нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Бәлки, сез нәрсәдер белмисездер. Нәрсә булганын аңлар өчен, балагызның укытучысы я башка балаларның ата-аналары белән сөйләшеп карагыз.

     Изге Язмалардагы принцип: «Сүзне тыңламыйча җавап бирү — ахмаклык һәм хурлык» (Гыйбрәтле сүзләр 18:13).

  •   Балагыз чыннан да мыскыллауларга дучар булса, аңа шуны аңлатыгыз: аның үзен ничек тотуы хәлне я яхшыртыр я катлауландырыр. «Йомшак җавап ярсуны баса, ә каты сүз ачуны кузгата»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 15:1). Әйе, уч кайтару кире нәтиҗәгә китерә: рәнҗетүче туктамый, ә күбрәк җәфалый башлый.

     Изге Язмалардагы принцип: «Явызлыкка явызлык белән я хурлауга хурлау белән җавап кайтармагыз» (1 Петер 3:9).

  •   Балагызга шуны да аңлатыгыз: уч алмау бу ул куркак дигәнне аңлатмый. Киресенчә, бу ул кыю дигән сүз, чөнки ул җәберләүчегә аның кулында курчак кебек булып китәргә ирек бирми. Ниндидер мәгънәдә ул үз рәнҗетүчесен абруен төшермичә җиңеп чыга.

     Интернет аша мыскыллаулар турында сүз барса, моны аеруча истә тоту мөһим. Интернет аша ярсулы хәбәрләр язу җәберләүчегә дәрт өстәп җибәрергә, ә балагызны хәтта шундый ук җәберләүчегә әйләндерергә мөмкин! Шуңа күрә иң яхшы җавап — бернинди дә җавап бирмәү: андый тактика җәберләүчене көчсез итәр һәм туктарга этәрер.

     Изге Язмалардагы принцип: «Утын булмаса, учак сүнә» (Гыйбрәтле сүзләр 26:20).

  •   Кайчак балагыз ниндидер кешеләр белән аралашмый һәм ниндидер урыннарга йөрми торып җәберләүдән кача ала. Әйтик, ул ниндидер кеше(ләр)нең килү(ләр)ен белә, ди. Башка бер җиргә барырга булса, ул бәлагә эләкми калыр.

     Изге Язмалардагы принцип: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә, ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).

Балагызның укытучысы я башка балаларның ата-аналары белән сөйләшеп карагыз

 КИҢӘШ. Балагыз берәр вариантны сайлар алдыннан вариантларның уңай һәм начар якларын уйласын:

  •  Рәнҗетүчегә игътибар итмәсә...

  •  Рәнҗетүчегә турыдан-туры: «Тукта»,— дисә...

  •  Мәктәптә үзен рәнҗеткәннәре турында сөйләсә...

  •  Рәнҗетүчегә карата игелекле булса һәм шаярта белсә, хәл җайга салынырмы?

 Балагызны ачыктан-ачык я интернет аша рәнҗетәләрме, һәр очракны аерым карап чыгу мөһим. Балагыз белән бергә аның очрагында кулланырлык чара табарга тырышыгыз. Аны ярдәмсез калдырмаячагына ышандырыгыз.

 Изге Язмалардагы принцип: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

a «Бала» дигәндә без малайны күз алдына китерәбез, ләкин шушы мәкаләдәге принциплар кызларга карата да кулланырлык.