Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Сурәтләргә я сыннарга табыну. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Сурәтләргә я сыннарга табыну. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 2022 елның 25 мартында папа Франциск Ватиканда, Изге Петер базиликасында Аллаһыга гыйбадәт кылу үткәргән. Католик яңалыклар хезмәте хәбәр иткәнчә, папа Франциск Мәрьям сыны каршына баскан да, башын авыштырып «сүзсез генә һәм күзләрен йомып дога кылган» («Catholic News Service»). Ул «Мәрьямнән үтенеп» тынычлык сораган. Ватиканның яңалыклар хезмәте шулай ук болай дип хәбәр иткән: «Папа Франциск Россияне, Украинаны һәм бөтен кешелекне Изге Богородицаның саф йөрәгенә тапшырды».

 Сезнеңчә, сурәтләр я сыннар алдында дога кылу яки аларны гыйбадәт кылганда куллану дөресме? Изге Язмалардагы мондый өзекләргә игътибар итегез:

  •   «Үзеңә күктә, җирдә я суда булган нәрсәләрнең потын яки сурәтен ясама. Аларга сәҗдә кылма һәм хезмәт итмә, чөнки мин, синең Аллаһың Йәһвә, җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы. Мине нәфрәт иткән аталарның кылган гөнаһларының нәтиҗәләрен мин улларына өченче һәм дүртенче буынга кадәр татырга бирәм» (Чыгыш 20:4, 5). a

  •   «Аларның потлары — көмеш һәм алтын, кеше кулы ясаган нәрсәләр. Авызлары бар, әмма сөйләшә алмый, күзләре бар, күрми, колаклары бар, әмма ишетми, борыннары бар, ис тоймый, куллары бар, әмма сизми, аяклары бар, йөри алмый, тамаклары белән бер аваз да чыгармый. Аларны ясаучы кешеләр, аларга таянучыларның һәммәсе дә нәкъ алар кебек булачак» (Зәбур 115:4—8).

  •   «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем. Мин башка берәү белән үз шөһрәтемне бүлешмәм һәм потларга үз данымны бирмим» (Ишагыя 42:8, искәрмә).

  •   «Потларга табынудан качыгыз» (1 Көринтлеләргә 10:14).

  •   «Үзегезне потлардан саклагыз» (1 Яхъя 5:21).

 Күбрәк белер өчен «Точка зрения Библии. Изображения» дигән мәкаләне укыгыз я «Аллаһыга табынганда, сурәтләр куллану дөресме?» дигән видеороликны карагыз.

 Сез мондый сораларга да җавап таба аласыз:

Photo credit: Vincenzo Pinto/AFP via Getty Images

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.