Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Борчылуларны ничек контрольда тотарга?

Борчылуларны ничек контрольда тотарга?

 Чиктән тыш борчылу сезне физик һәм эмоциональ яктан хәлсезләндерә ала. Алар хәтта проблеманың үзенә караганда, күбрәк зыян китерә ала.

Чиктән тыш борчылмаска нәрсә ярдәм итә ала?

  •  Начар яңалыклар агымын киметегез. Берәр бәла-каза килеп чыкканда, аның турында бар мәгълүматны белергә тырышмагыз. Артык күп тискәре мәгълүмат борчылу хисен арттырыр гына.

     Изге Язмалардагы принцип: «Рух төшенкелеге кешене көчсез итә» (Гыйбрәтле сүзләр 17:22).

     «Шаккатыргыч яңалыклар үзенә җәлеп итә. Ә даими рәвештә аларны карау я уку — бу начар гадәт. Мин яңалыклар артыннан әзрәк күзәтә башлагач, борчылуларым шактый кимеде» (Джон).

     Уйлап карагыз. Сезгә чыннан да шулкадәр еш яңалыклар карау кирәкме?

  •  Көндәлек режимны тотыгыз. Бер үк вакытта уянырга, ашарга, өй эшләрен эшләргә һәм йокларга ятарга тырышыгыз. Андый режим буенча яшәү сезгә артык стресска бирелмәскә ярдәм итәр.

     Изге Язмалардагы принцип: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).

     «COVID-19 пандемиясе мине чыгырымнан чыгарды, һәм мин күңел ачуларга артык күп вакыт сарыф итә башладым. Әмма соңыннан мин бик күп вакытымның бушка үткәнен абайлап алдым һәм һәр көн өчен график төзи башладым» (Джозеф).

     Уйлап карагыз. Сез һәр көннең азагында, башкарган эшләрегез турында уйланып, канәгатьлек кичерәсезме?

  •  Уңай карашлы булыгыз. Әгәр сез берәр бәла-казага юлыгырсыз дип һәрвакыт кайгырып йөрсәгез һәм була алганның иң куркынычын күз алдына китереп торсагыз, борчылулар саны артыр гына. Моның урынына, рәхмәтле һәм бәхетле булыр өчен, ике-өч сәбәп табарга тырышыгыз.

     Изге Язмалардагы принцип: «Рәхмәтле булыгыз» (Көләсәйлеләргә 3:15).

     «Мин Изге Язмаларны укыганда, начар нәрсәләр турында уйламыйм. Ул миңа уңай карашлы булырга ярдәм итә. Бу гади нәрсә чыннан да файда китерә!» (Лиза).

     Уйлап карагыз. Игътибарыгызны тормышыгыздагы яхшы нәрсәләргә түгел, ә начарларына туплау гадәтегез юкмы?

  •  Башкалар турында уйлагыз. Кеше берәр нәрсә турында нык борчылса, үз-үзенә бикләнә башлый. Ә бу зыянлы. Андый очракларда берәр кемгә ярдәм итәргә тырышыгыз. Моның турында уйлап карагыз.

     Изге Язмалардагы принцип: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4).

     «Миңа башкаларга берәр игелек эшләү ошый. Берәрсен шатландыра алсам, үз борчылуларым икенче планга күчә. Дөресен генә әйткәндә, алар өчен вакыт бөтенләй дә калмый» (Мария).

     Уйлап карагыз. Танышларыгызның кайсысы аеруча ярдәмгә мохтаҗ? Аның өчен сез нәрсә эшли аласыз?

  •  Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз. Физик күнегүләр һәм ял өчен җитәрлек вакыт бүлеп куегыз. Файдалы ризык ашарга тырышыгыз. Белгәнебезчә, сәламәтлегебез турында кайгыртып торганда, кәефебез күтәрелә һәм борчуларыбыз кими.

     Изге Язмалардагы принцип: «Тән өчен күнегүләрнең файдасы [бар]» (1 Тимутигә 4:8).

     «Хәзер без улым белән урамда спорт белән элеккегечә еш шөгыльләнә алмыйбыз. Шуңа күрә без даими рәвештә өйдә шөгыльләнергә булдык. Бу безнең кәефебезне күтәрә һәм хәтта бер-беребезгә карата түземле, игелеклерәк булырга ярдәм итә» (Кэтрин).

     Уйлап карагыз. Сезгә туклану һәм физик күнегүләр ягыннан ниндидер үзгәрешләр ясыйсы юкмы?

 Күпләргә борчылулар белән көрәшергә Изге Язмалардагы киләчәк белән бәйле вәгъдәләр дә ярдәм итә. Бу вәгъдәләр турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?» дигән мәкаләне карагыз.