Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Мәңгелек тормыш. Ул мөмкинме?

Безне үлемнән нәрсә азат итә ала?

Беренче кеше Адәм бик озак — берничә гасыр яшәгән булган. Шулай да, ахыр чиктә, ул картаеп үлеп киткән. Шул вакыттан бирле кешеләр картаймас өчен төрле мөмкинлекләр кулланып караган. Ләкин һичкем үлемнән кача алмаган. Ник алай? Адәм Аллаһыга буйсынмаган, шуңа күрә картаеп үлгән. Без исә Адәмнән гөнаһ белән аңа бирелгән җәзаны — үлемне мирас итеп алганга күрә картаябыз. (Яратылыш 5:5; Римлыларга 5:12 не укыгыз.)

Без мәңге яши алсын өчен, башка берәү безнең өчен йолым түләргә тиеш (Әюб 33:24, 25). Йолым — кемне дә булса азат итәр өчен түләнгән бәя (Чыгыш 21:29, 30). Ә безне үлемнән азат итәргә кирәк. Андый бәяне безнең өчен Гайсә пәйгамбәр түләгән. Ул безнең өчен үлгән булган. (Яхъя 3:16 ны укыгыз.)

Мәңге яшәр өчен нәрсә эшләргә?

Чирләрдән һәм картлыктан бар кешеләр дә азат булачакмы? Юк. Адәм кебек, Аллаһыны тыңламаган кешеләр үз тормышларын югалтачак. Ходай кемнең гөнаһларын кичерсә, шулар гына мәңге яши алыр. (Ишагыйя 33:24; 35:3—6 ны укыгыз.)

Гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, безгә берничә адым ясарга кирәк. Аларның берсе — Изге Язмаларны өйрәнеп, Аллаһы турында белем алу. Аның Сүзе безне инде хәзер бәхетле тормыш алып барырга өйрәтә. Аннан шулай ук Аллаһының илтифатына һәм мәңгелек тормышка ия булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен белеп була. (Яхъя 17:3; Рәсүлләр 3:19 ны укыгыз.)