Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дин һәм әхлакка мөнәсәбәт

Дин һәм әхлакка мөнәсәбәт

«Минем белән колледжда укыган күп кенә студентлар үзләрен диндар дип саный иде,— дип әйтә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче Сильвия.— Шулай да алар экзаменнарда күчерә иде һәм наркотик куллана иде. Диннең тәэсире аларның тормышында күренми иде».

Лайонел исемле бер ир-ат болай дип сөйли: «Минем хезмәттәшләрем һәрвакыт алдый һәм чынлыкта чирләмәсәләр дә, чирлибез диеп, эшкә шалтыраталар. Аларның дине дә бар кебек, әмма алар аны тотмый — ул алар өчен күргәзмә җиһазы кебек».

Дин күпчелек кешеләрнең тормышына әхлакый яктан тиешле йогынты ясамый. Күпләр бүген «тышкы яктан диндар булып күренәләр, ә гамәлдә диндар» түгелләр (2 Тимутигә 3:5). Аларның дини җитәкчеләре яхшы үрнәк күрсәтми. Руханилар шулай ук үз мәхәллә кешеләренә әхлакый тормыш алып бару турында Изге Язмалардан кирәкле үгет-нәсыйхәт бирми. Шуңа күрә күпләр, кешеләрнең яшәү рәвеше Аллаһы өчен мөһим түгел, дип уйлый да.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Изге Язмалар буенча, Аллаһының хис-тойгылары бар, һәм ул безнең тәртибебезгә ваемсыз булып калмый. Мәсәлән, борынгы исраиллеләр, Аллаһыга каршы баш күтәргәндә, аны «рәнҗеткәннәр» (Мәдхия 77:40). Әмма берәр кеше ихлас күңелдән үзенең бозык эшләреннән арынып, яшәү рәвешен үзгәрткәндә, күктә зур «шатлык була» (Лүк 15:7). Кеше күктәге Атабызның гаҗәеп сыйфатларын кадерли башлагач, аның Аллаһыга карата яратуы үсә, һәм бу аны Аллаһы яратканны яратырга, ә Аллаһы нәфрәт иткәнне нәфрәт итәргә дәртләндерә (Амос 5:15).

ЙӘһВӘ ШАһИТЛӘРЕ МОҢА ТУРЫ КИЛӘМЕ?

Йәһвә Шаһитләре «гаилә бәйләнешләрен ныгыта һәм эшчән һәм намуслы гражданнар тәрбияли», дип әйтелә бер чит ил газетасында. Анда шулай ук болай дип язылган: «Йәһвә Шаһитләре югары әхлак нормалары буенча яши. Аларның фикере буенча, тәмәке тарту, чамадан тыш эчү, наркотик куллану, комарлы уеннар уйнау, җенси бозыклык һәм гомосексуализм — рухи яктан зыян китерүче гамәлләр» («Deseret News»).

Дин җитәкчеләре үз мәхәллә кешеләренә Аллаһының әхлак нормалары буенча яшәргә ярдәм итәме?

Аллаһының сыйфатлары турында белү Йәһвә Шаһитләренә ничек ярдәм итә? «Алдау сәламәтлек саклау өлкәсендә гадәти хәл,— дип әйтә өстәрәк искә алынган Сильвия.— Күпчелеккә иярү бик җиңел. Ләкин Йәһвәнең * моңа карашын аңлау миңа дөрес булганны эшләргә ярдәм итә. Мин бәхетле, һәм минем җаным тыныч». Сильвия үзенең дини карашлары буенча яшәү тормышын яхшыртканына бер дә шикләнми.

^ 9 абз. Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.