Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Беркайчан да өметсезлеккә бирелмәгез!

Беркайчан да өметсезлеккә бирелмәгез!

Сез Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән һәм тормыш иптәшегезнең дә Йәһвәгә гыйбадәт кылуыгызга кушылуын теләгән кардәш түгелме?

Я сез берәрсе белән өйрәнеп башта аның уңышлар ясавын, әмма хакыйкать ягына басмавын күргәнгә күңелсезләнгән кардәш түгелме?

Британиядән берничә очрак сезне бервакытта да өметсезлеккә бирелергә кирәкми икәненә инандырачак. Моннан тыш, сез «икмәгегезне су юллары белән» ничек җибәрергә, ягъни хакыйкатьне әле кабул итмәгәннәргә ничек ярдәм итәргә икәнен күрерсез (Вәг. 11:1).

ЧЫДАМ БУЛУ ЗУР ӘһӘМИЯТКӘ ИЯ

Йәһвәгә чыдамлылык белән хезмәт итсәгез, бу зур фатихалар китерер. Хакыйкатькә нык тотыныгыз һәм Йәһвәгә ябышыгыз (Кан. 10:20). Нәкъ шулай Георгина исемле бер апа-кардәш эшләгән дә. Ул 1970 елны Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, аның ире — Кириакос бик котырынган булган. Ул хатынының Изге Язмаларны өйрәнүен туктатырга тырышкан, Йәһвә Шаһитләренең үз өендә булган бар басмаларын чыгарып ташлаган һәм аларга өйләренә килергә рөхсәт итмәгән.

Георгина җыелыш очрашуларына йөри башлагач, Кириакосның ачуы тагы да кабарган. Бер көнне ул Патшалык Залына бәхәс чыгарырга килгән булган. Бер апа-кардәш Кириакосның инглиз теленә караганда грек телендә яхшырак сөйләшкәнен аңлагач, башка җыелыштагы бер грек абый-кардәшенә шалтыраткан һәм аны ярдәмгә килергә сораган. Кириакос бу абый-кардәшнең үзе белән ягымлы сөйләшкәнен ошаткан һәм хәтта аның белән берничә ай Изге Язмаларны өйрәнгән. Ләкин соңрак Кириакос өйрәнүне калдырган.

Шуннан соң тагын өч ел Кириакос Георгинага каршы торган. Кириакос Георгинага ул суга чумдырылса, аны ташлаячак дип янаган. Суга чумдырылган көнне Георгина Йәһвәдән Кириакос аны калдырмасын дип үтенеп сораган. Йәһвә Шаһитләре аны конгресска алырга килгәч, Кириакос аларга: «Бара торыгыз. Без артыгыздан үз машинабызда барырбыз»,— дип әйткән. Күз алдыгызга гына китерегез, ул конгрессның иртәнге программасын тыңлап утырган һәм хатынының суга чумдырылуын күзәтеп торган!

Георгинаның беренче тапкыр Йәһвә Шаһитләре белән очрашуыннан соң 40 ел диярлек узгач, аның ире суга чумдырылган

Шул вакыттан Кириакос йомшарган һәм тора-бара тормышында күп нәрсәне үзгәрткән. Георгинаның беренче тапкыр Йәһвә Шаһитләре белән очрашуыннан соң 40 ел диярлек узгач, ниһаять, аның ире суга чумдырылу үткән! Кириакосны андый адым ясарга нәрсә этәргән? Ул: «Мин Георгинаның бернәрсәгә карамастан бирешмәгәненә бик шатмын»,— ди. Георгина болай дип өсти: «Иремнең үземә каршы торуына кармастан, Йәһвәгә гыйбадәт кылуымны калдырырга дигән уй башыма да килмәде. Бу вакыт эчендә мин Йәһвәгә догалар кылып тордым һәм өметсезлеккә бирелмәдем».

ЯҢА ШӘХЕС БУЛЫП КИЕНҮНЕҢ МӨһИМЛЕГЕ

Тормыш иптәшегезне хакыйкатькә чыдамлылыгыздан тыш башка сыйфатларны үстерүегез да җәлеп итә ала. Рәсүл Петер мәсихче хатыннарга мондый киңәш биргән: «Ирләрегезгә буйсынып яшәгез. Шулай эшләп, сез сүзгә буйсынмаучыларны үз тәртибегез белән сүзсез яулап алачаксыз» (1 Пет. 3:1). Кристин исемле бер апа-кардәш, үз ирен яулап алганчы, күп еллар узса да, бу киңәш буенча эш иткән. Ул 20 елдан артык элек Йәһвә Шаһите булып киткән, аның ире Джон исә ул вакытта Аллаһыга ышанмаган булган. Аның диндә катнашасы килмәгән, шулай да ул Кристинның яңа дине аның өчен бик мөһим булганын күрмичә калмаган. «Мин аның бәхетле булуын күрдем,— дип әйтә Джон.— Ул көчле рухлы кеше булып китте, һәм бу миңа авыр чакларымда булыша иде».

Кристин үз иренә дини карашларын беркайчан да такмаган. Моны Джонның сүзләре дә исбатлый: «Кристин миңа басым ясарга кирәкми икәнен баштан ук аңлый иде һәм түземлелек күрсәтеп, үземә үз тизлегем белән барысына төшенергә мөмкинлек бирә иде». «Күзәтү манарасы» я «Уяныгыз!» журналларында Джонның кызыксынуын уята алган мәкаләләр, мәсәлән, фән һәм табигать турында мәкаләләрне күргәндә, Кристин аларны Джонга күрсәтеп: «Минемчә, сиңа моны уку кызык булыр»,— дип әйткәли торган булган.

Берникадәр вакыт узгач, Джон пенсиягә чыккан һәм бакчачы булып эшли башлаган. Шунда аның уйланыр өчен вакыты күбрәк булганга, ул үзенә шактый мәгънәле сораулар бирә башлаган. Мәсәлән, аны: «Кеше бу дөньяда үзеннән-үзе килеп чыкканмы я аны кемдер билгеле бер ният белән барлыкка китергәнме?» — дигән сорау борчыган. Бервакыт бер абый-кардәш — Джон аның белән сөйләшергә яраткан булган — аңардан болай дип сораган: «Синең Изге Язмаларны өйрәнәсең киләме?». «Аллаһыга ышана башлаганга, мин аның тәкъдимен кабул иттем»,— дип әйтә Джон.

Кристинның бирешмәгәне бик мөһим булган! Ире хакыйкатьне кабул итсен иде дип 20 ел буе дога кылгач, Джон суга чумдырылу үткән. Бүген алар бергә Йәһвәгә ашкынып хезмәт итә. Джон болай дип әйтә: «Мине аеруча Йәһвә Шаһитләренең игелекләре һәм дусларча мөгамәлә итүләре яулап алды. һәм мин шундый нәтиҗәгә килдем: тормыш иптәшең Йәһвә Шаһите икән, димәк, ул сиңа тугры, ышанычлы һәм фидакарь». Әйе, Кристин 1 Петер 3:1 дәге киңәш буенча эш иткән һәм моның татлы җимешләрен татыган.

ЕЛЛАР УЗГАЧ УҢЫШ БИРГӘН ОРЛЫКЛАР

Изге Язмаларны өйрәнүгә карата элеккеге кызыксынуларын теге я бу сәбәптән югалткан кызыксынучылар турында нәрсә әйтеп була? Сөләйман патша болай дип язган: «Орлыгыңны иртән дә чәч, кулыңа ял бирмичә, кичен дә чәч, чөнки кайсысының яхшырак уңыш бирәсен яисә икесе дә бер дәрәҗәдә яхшы уңыш бирәме-юкмы икәнен син белмисең» (Вәг. 11:6). Хакыйкать орлыклары кеше йөрәгендә шытып чыкканчы кайвакыт күп еллар уза. Ләкин андый очракта да кеше Йәһвәгә якынлашу никадәр мөһим икәнен аңлый башларга мөмкин (Ягък. 4:8). Бәлки, бер көнне сез шатлыклы хәбәр алырсыз.

Индиядән Англиягә күчкән Элис исемле бер апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. 1974 елны ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ул хинди телен белгән, әмма аның инглиз телен дә яхшырак беләсе килгән. Элис берничә ел Изге Язмаларны өйрәнгән һәм инглиз җыелышы очрашуларына берничә тапкыр килгән булган. Ул хакыйкать тапканына ышанган, әмма өйрәнүгә җитди карамаган. Моннан тыш, аны акча кызыктырган, һәм ул яшьләр кичәләренә йөрергә яраткан. Ахырда Элис өйрәнүен калдырган.

Шуннан соң якынча утыз ел узгач, Элис белән өйрәнүне үткәргән Стеллага аңардан хат килгән. Анда болай дип язылган булган: «1974 елда синең белән өйрәнә башлаган кешенең яңа гына үткән өлкә конгрессында суга чумдырылганын белү сине, һичшиксез, шатландырыр. Син минем тормышымда бик зур роль уйнадың. Син минем күңелемә хакыйкать орлыгын утырттың, һәм ул вакытта мин үземне Аллаһыга багышларга әзер булмаган булсам да, бу хакыйкать орлыгы минем акылымда һәм йөрәгемдә сакланып торды».

Элис Стеллага язган хатта болай дип әйтелгән булган: «1974 елда синең белән өйрәнә башлаган кешенең яңа гына үткән өлкә конгрессында суга чумдырылганын белү сине, һичшиксез, шатландырыр»

Элисны андый адым ясарга нәрсә этәргән? Үзе әйткәнчә, ире 1997 елны үлгәч, ул депрессиягә бирелгән. Элис Аллаһыга дога кылырга тотынган. Ун минут та узмастан, панджаби телендә сөйләшкән ике Йәһвә Шаһите аның ишеген шакыган һәм аңа «Үлгән якыннарыбыз өчен нинди өмет бар?» дигән трактат калдырып киткән. Элис үз догасына җавап алганын аңлаган һәм Йәһвә Шаһитләрен табарга кирәк дигән карарга килгән. Ләкин аларны кайдан эзләргә? Ул үзенең иске блокнотында панджаби җыелышының адресын эзләп тапкан; бу адресны аңа кайчандыр Стелла биргән булган. Элис Патшалык Залына барган. Анда аны панджаби телендә сөйләшкән кардәшләр җылы каршы алган. «Шуннан киткәч тә минем күңелемдә җылы хисләр калды. Алар миңа депрессияне җиңеп чыгарга ярдәм итте»,— дип сөйли Элис.

Ул, панджаби телендә иркен сөйләшергә һәм укырга өйрәнеп, җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөри башлаган. Изге Язмаларны яңадан өйрәнеп, ул 2003 елны суга чумдырылган. Аның Стеллага хаты мондый сүзләр белән йомгакланган: «Күңелемә 29 ел элек орлыклар чәчкәнең өчен һәм миңа яхшы үрнәк калдырганың өчен бик зур рәхмәт сиңа».

«Күңелемә 29 ел элек орлыклар чәчкәнең өчен һәм миңа яхшы үрнәк калдырганың өчен бик зур рәхмәт сиңа» (Элис).

Бу очраклардан нинди нәтиҗә ясап була? Берәрсе рухи нәрсәләргә сусаса, намуслы һәм басынкы булса, Йәһвә аның йөрәгендәге хакыйкать орлыгын, моның өчен без уйлаганнан күбрәк вакыт кирәк булса да, үстерәчәк. Хәтерлисездер, Гайсә үзенең гыйбрәтле хикәясендә болай дип әйткән: «Орлык шытып чыга, үсә; һәм кеше аның ничек шытып чыкканын да, ничек үскәнен дә белми. Җир үзе үз вакытында уңыш китерә: башта сабак үстерә, аннары башак җибәрә һәм соңыннан башак тула» (Марк 4:27, 28). Орлык «үзе үз вакытында» шытып чыга. Чынында Патшалыкны вәгазьләгән бер кеше дә аның ничек үскәнен белми. Шуңа күрә юмарт чәчүегездән туктамагыз. Бәлки, сез кайчан да булса мул уңыш җыярсыз.

Дога кылу бик мөһим икәнен дә онытмагыз. Георгина да, Кристин да Йәһвәгә өзлексез дога кылган. «Өзлексез дога кылсагыз» һәм бирешмәсәгез, сез, бәлки, су юллары белән җибәрелгән «икмәгегезне» күпмедер вакыттан соң «тагын булдырырсыз» (Рим. 12:12; Вәг. 11:1).