Вәгазьче 11:1—10

11  Икмәгеңне сулар буйлап җибәр,*+ чөнки күп көннәр үткәч, аны кабат табарсың.+  Булганнарыңны җиде, хәтта сигез кеше белән уртаклаш,+ җирдә нинди афәт* буласын белмисең бит.  Болытлар су белән тулса, яңгыр булып җиргә ява; һәм агач көньякка ауса да, төньякка ауса да, ауган җирендә кала.  Җилне күзәтеп торучы чәчмәс, болытларга карап торучы урмас.+  Йөкле хатынның карынындагы баланың сөякләрендә рухның ничек эш иткәнен белмәгән кебек,+ син бөтен нәрсәне эшләүче Аллаһының да эшләрен белмисең.+  Орлыгыңны иртән дә чәч, кичен дә кулыңа ял бирмә,+ чөнки кайсысы — монысымы, тегесеме үсеп чыгачагын белмисең, ә, бәлки, икесе дә үсеп чыгар.  Яктылык татлы, һәм кояш яктысын күрү яхшы.  Кеше озын гомер яши икән, һәрбер көнне шатланып уздырсын.+ Әмма караңгы көннәрнең дә күп булуын истә тотсын; киләсе бар бу көннәр — буш нәрсә.+  Егет, яшь булганда шатланып яшә, яшьлек көннәреңдә күңелең сөенсен. Йөрәгең кушкан һәм күзләрең караган юллардан йөр. Тик шуны бел: Аллаһы сине моның барысы өчен хөкемгә* тартачак.+ 10  Шуңа күрә күңелеңдәге борчуларны алып ташла, тәнеңне зыянлы нәрсәләрдән арындыр, яшьлек һәм гомер таңы — буш нәрсә бит.+

Искәрмәләр

Яки «суларга ташла».
Яки «бәла-каза».
Яки «җавапка».

Искәрмәләр

Медиаматериал