Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ:

Дөрес караш саклау бик мөһим!

Дөрес караш саклау бик мөһим!

Бәхетле булуыгыз күбрәк нәрсәдән тора?

  • шартлар

  • геннар

  • караш

КАЙБЕРӘҮЛӘР «шартлар» дигән вариантны сайлар һәм болай дип әйтер: «Бәхетле булыр өчен миңа...

  • ...күбрәк акча кирәк»

  • ...яхшы тормыш иптәше кирәк»

  • ...әйбәт сәламәтлек кирәк»

Әмма, бәхетле булу турында әйткәндә, дөрес караш шартлардан һәм геннардан мөһимрәк. Һәм бу бик яхшы! Ни өчен? Чөнки шартларыгыз белән геннарыгызны үзгәртә алмасагыз да, карашыгызны контроль астында тота аласыз.

«ТӘНГӘ СИХӘТ»

Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Шат-хозур күңел — тәнгә сихәт; ә сагышлы йөрәк сөякләрне корыта» (Гыйбрәтле сүзләр 17:22). Башка сүзләр белән әйткәндә, уңай караш саклау сезгә булыша ала! Сез үз максатыгызга ирешерсезме я борыныгызны төшерерсезме? Берәр бәхетсезлеккә юлыккач, сез яхшы я начар сыйфатларыгызны чагылдырырсызмы? Моның барысы үз карашыгыздан тора!

Ләкин кемнеңдер шикләре туар. Алар болай дип фикер йөртергә мөмкин:

  • «Авырлыклар туганда, оптимист булып кылану булышырмыни?»

  • «Уңай караш кына хәлемне үзгәртә алмас»

  • «Реалист булырга кирәк»

Бер яктан, алай уйлау дөрес булып күренергә мөмкин. Шулай да уңай караш файда китерә. Моны күрер өчен, аста китерелгән ситуацияләрне карап чыгыгыз.

Альберт һәм Роберт эштә төрле проектлар башкара. Соңрак начальник, аларның эшләрен тикшереп, икесенең дә хаталарына игътибар итә.

  • Альберт: «Бу эшне башкарыр өчен, мин шулкадәр күп көч һәм вакыт сарыф иттем, ләкин барыбер хаталар табылды! Күпме тырышсам да, беркайчан да уңышка ирешә алмам. Алайса, ни өчен тырышырга?»

  • Роберт: «Начальник башкарган эшемнең яхшы якларына игътибар итте, ләкин мин берничә җитди хата да ясадым. Мин мөһим сабаклар алдым, бу миңа киләсе тапкыр булышыр».

СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ?

  • Ярты елдан соң кем яхшырак эшче булыр: Альбертмы я Робертмы?

  • Сез начальник булсагыз, нинди эшчене калдырыр идегез?

  • Уңышка ирешмәгәндә, сез бу ике кешенең кайсысына охшаш?

Дания һәм Әлфия кайчак ялгызлык хисе кичерә. Алар моңа төрлечә карый.

  • Дания игътибарын күбрәк үз-үзенә туплый. Башкалар беренче булып аның өчен берәр нәрсә эшләмәсә, ул да алар өчен бернәрсә дә эшләмәс. Ул: «Ни өчен мин үз вакытымны башкалар өчен әрәм итәргә тиеш? Алар бит миңа бернәрсә дә бирә алмый»,— дип фикер йөртә.

  • Әлфия кешеләргә карата игелекле булырга тырыша һәм, кешеләрнең рәхмәтле булу-булмауларына карамастан, башкалар өчен күп нәрсә эшли. Ул «алтын кагыйдә» буенча яши, ягъни башкаларның үзе белән ничек мөгамәлә итүләрен теләсә, үзе дә алар белән шулай мөгамәлә итә (Лүк 6:31). Әлфия игелек кылуда шатлык таба.

СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ?

  • Сез бу ике хатын-кызның кайсысы белән дус булырга теләр идегез?

  • Аларның кайсысы башкалар белән аралашудан канәгатьлек таба?

  • Ялгызлык хисен кичергәндә, сез кемгә күбрәк охшаш: Даниягәме я Әлфиягәме?

Сез, бәлки, Робертка һәм Әлфиягә охшаш кешеләрне беләсездер. Бәлки, сез үзегез дә алар кебек фикер йөртәсездер. Шул чакта сез карашыгызның тормышыгызга тәэсир итә алуын, һичшиксез, беләсез. Ә Альберт белән Дания кебек булсагыз, нәрсә эшләргә? Изге Язмалар сезгә уңай караш үстерергә булыша ала. Киләсе өч киңәшкә игътибар итегез.

1 ТИСКӘРЕ КАРАШТАН КАЧЫГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ КИҢӘШ: «Әгәр син бәла-каза килгәндә хәлсезләнеп каласың икән, димәк, синең көч-кодрәтең аз» (Гыйбрәтле сүзләр 24:10).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Тискәре караш аркасында, сезнең хәлне үзгәртергә дә, аны кичереп чыгарга да көчегез калмас.

МИСАЛ: Джулизаның балачагы бәхетле булмаган. Аның гаиләсе ярлы булган, һәм, өстәвенә, әтисе эчкече булган. Алар һәрвакыт күченеп торган. Башта Джулиза үз тормышын караңгы төсләрдә генә күргән. Ләкин ул үз карашын үзгәрткән. Аңа нәрсә булышкан? Ул болай дип аңлата: «Әти-әнием үз авырлыкларын әле хәл иткәнче, Изге Язмалардагы киңәшләр миңа карашымны үзгәртергә ярдәм итте. Изге Язмалар миңа тискәре уйларга бирешмәскә әле дә булышып тора. Кешеләрнең кайбер сыйфатлары миңа ошап бетмәгәндә, мин аларның ни өчен үзләрен шулай тотканнарын аңларга тырышам».

Әйе, Изге Язмалар — акыллы принциплар китабы. Бу китаптагы киңәшләр сезнең шартларыгызда да файдалы була ала. Мәсәлән, Эфеслеләргә 4:23 тә болай дип әйтелә: «Акылыгызны өстенлек итүче карашыгыз белән яңарта барыгыз».

Бу шигырь күрсәткәнчә, сез үз фикер йөртүегезне «яңарта бара», ягъни үзгәртә аласыз. Шулай да моны даими рәвештә эшләргә кирәк. Менә ни өчен шигырьдә акылыгызны «яңартыгыз» дип түгел, ә «яңарта барыгыз» дип әйтелә.

2 ИГЪТИБАРЫГЫЗНЫ УҢАЙ НӘРСӘЛӘРГӘ ТУПЛАГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ КИҢӘШ: «Бәхетсез кешенең көннәре тоташ сагышлы булыр, ә күңеле шат кеше һәрвакыт кәеф-сафа кылып яшәр» (Гыйбрәтле сүзләр 15:15).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Бөтен нәрсәгә тискәре караш белән карасагыз, сез «бәхетсез» булырсыз һәм бар көннәрегез «тоташ сагышлы» булыр. Ә уңай нәрсәләргә игътибарыгызны тупласагыз, «күңелегез шат» булыр һәм сез бәхетле булырсыз. Үзегез сайлагыз.

МИСАЛ: Янконың ми шеше табылган. Табиблар, бу шешне юк итәр өчен, берничә тапкыр операция ясаган. Нәтиҗәдә, аның хәрәкәт итү һәм сөйләшү сәләте начарайган. Моның аркасында ул үзенең кайбер максатларына ирешә алмаган, шуңа күрә еллар буе төшенкелеккә бирелгән. Әмма аның карашы үзгәргән. Аңа нәрсә булышкан? «Мин үзем эшли алмаган нәрсәләргә түгел, ә дәртләндергеч фикерләр турында уйларга өйрәндем»,— дип әйтә ул.

Янкога Изге Язмаларны уку ярдәм итә. Ул болай ди: «Карашым уңай булып кала. Мин үз максатларыма ирешүдән баш тартмадым һәм инде хәзер ирешә алган кечкенә максатларга омтылам. Кайгылы уйлар башыма килгәндә, мин бәхетле булыр өчен нинди сәбәпләрем бар икәнлеге турында уйлыйм».

Янко кебек, сез дә үзегезнең тискәре фикерләрегезгә каршы тора аласыз һәм аларны яхшы фикерләр белән алмаштыра аласыз. Бәлки, сез дә, Янко кебек, чирлисездер яки башка авырлыклар белән очрашасыздыр. Уйлап карагыз: «Хәлегез өметсезме? Тормыш моның белән бетәме я бу бары тик киртә генә булып торамы?» Игътибарыгызны тискәре фикерләргә түгел, ә файдалы фикерләргә тупларга өйрәнегез.

3 БАШКАЛАРГА ИГЕЛЕК ЭШЛӘГЕЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ КИҢӘШ: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Риясыз бирү чын канәгатьлек китерә. Ни өчен? Чөнки Аллаһы безне шундый итеп барлыкка китергән. Без үзебез турында гына уйлап яшәргә тиеш түгел (Филипиялеләргә 2:3, 4; 1 Яхъя 4:11). Бирүдә тапкан шатлык безгә тормыштагы начар шартларга бирешмәскә ярдәм итәр.

МИСАЛ: Хосуэ умырткалыкның ярыгы аркасында газаплана. Еш кына ул көчле авыртудан интегә. Моңа карамастан, Хосуэ башкаларга булыша. Ул болай ди: «„Мин бернәрсә эшли алмыйм“ дип әйтер урынына, кешеләргә ничек булыша алуым турында уйлыйм. Башкаларга ярдәм итәр өчен мөмкинлекләр табам. Бу тормышымны бәхетлерәк итә».

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Фидакарьлек рухын чагылдырыр өчен мөмкинлекләр эзләгез. Мәсәлән, мондый сораулар турында уйланыгыз: чирләгән якын кешегез өчен ризык пешерә аласызмы? Берәр олы яшьтәге кешегә өендә булышырга кирәк булса, сез аңа ярдәм итә алырсызмы?

Уңай карашны бакча белән чагыштырып була. Бакчаны карар өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Тискәре карашны йөрәгегездән агулы чүп үләнен кебек «йолкып алыгыз». Уңай караш исә үз «тамырларын җәйсен». Бу бакчаны яхшы хисләр уята торган эшләр белән уңдырышлы итегез. Нәтиҗәдә, сез яхшы «җимешләр» урырсыз, һәм тормышыгыз шатлыклы булыр. Шунда сез дөрес караш саклауның мөһимлегенә инанырсыз.

Үз сәламәтлекләрен кайгыртып, кайбер кешеләр билгеле бер ризыклардан баш тарта. Тискәре караш белән дә шулай ук эшләргә кирәк