Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

66 НЧЫ ҖЫР

Аллаһының изге серен игълан итик

Аллаһының изге серен игълан итик

(Ачылыш 14:6, 7)

  1. 1. Зирәк, гадел Алла бөек ният корган.

    Һәм бу ният озак яшерелгән булган.

    Бүген Йәһвә безгә изге серен ачкан.

    Безне коткарырга Йәһвә вәгъдә биргән.

    Моның өчен Гайсә Мәсих килгән җиргә,

    Ә хәзер ул Патша булып идарә итә.

    Улы өчен Йәһвә «кәләш» сайлап алган,

    Кече көтү аның өчен әзерләнгән.

  2. 2. Бөтен җирдә яхшы хәбәр вәгазьләнә.

    Моны алдан әйткән булган Йәһвә Алла.

    Безгә фәрештәләр ярдәм итеп тора,

    Алар безнең белән хезмәттәшлек итә.

    Йәһвә Шаһитләре булу — бик зур хөрмәт,

    Чиксез шатлык бирә безгә бу изге хезмәт.

    Әйдәгез, бертуктамый Йәһвәне данлыйк,

    Аның изге серен кешеләргә ачыйк.