Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

65 НЧЕ ҖЫР

Алга китешебез һәркемгә ачык булсын

Алга китешебез һәркемгә ачык булсын

(Еврейләргә 6:1)

  1. 1. Җитлеккән булырга тырышып яшик.

    Хезмәттә катнашып, Йәһвәдән рухын сорыйк.

    Иң яхшы булганны аңарга бирик.

    Йәһвәгә өмет баглыйк.

    Аллаһы йөкләмә тапшыра

    Һәм аны үтәргә булыша.

    Йәһвәгә таяну уңышлы итә.

    Үсешең гел күренсен.

  2. 2. Тырышып, көч куеп вәгазьләп йөрик

    Һәм яхшы хәбәрне бар җирдә игълан итик.

    Алланың исемен туктаусыз данлыйк —

    Хакыйкать балкып торсын.

    Дошманнар куркыта һәм яный —

    Аллабыз кайгырта һәм яклый.

    Вәгазьләү эшебез Йәһвәне данлый.

    Бертуктамый вәгазьлик.

  3. 3. Сәләтләр үстереп, гел алга барыйк.

    Тыңлаган кешегә без кабат килеп китик —

    Утырткан орлыкка су сибеп торыйк,

    Ә Йәһвә үсеш бирер.

    Без тирән мәхәббәт үстерсәк,

    Кешене эчкерсез кайгыртсак,

    Хуҗабыз Гайсәдән гел үрнәк алсак,

    Уңышлар юлдаш булыр.