Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

109 НЧЫ ҖЫР

Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз

Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз

(1 Петер 1:22)

  1. 1. Мәхәббәт килә Йәһвәдән,

    Яратуы чиксез, тирән.

    Ул яратып тормыш биргән,

    Без рәхмәтле аңа.

    Һәр көн мәхәббәт күрсәтсәк,

    Кичерүчән, сабыр булсак,

    Гел Йәһвәдән үрнәк алсак,

    Ул шатланыр моңа.

    Туганнарча яратыйк,

    Һәрчакта игътибарлы булыйк

    Һәм ярдәм кулын сузыйк

    Бар мохтаҗ кардәшләргә.

    Мәхәббәт бездә чагылсын,

    Бар кешеләр моны күрсен.

    Бу аларны җәлеп итсен

    Мәхәббәт Алласына

    Һәм аның Угылына.