Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тугызынчы кисәккә кереш сүз

Тугызынчы кисәккә кереш сүз

Бу кисәктә Йәһвәгә иман иткән яшьләр, пәйгамбәрләр һәм патшалар турында сүз барачак. Су́риядә кечкенә исраилле́ кыз Ногманны́ Йәһвәнең пәйгамбәре савыктыра ала дип ышанган. Илиша́ пәйгамбәр Йәһвәнең үзен дошман гаскәреннән яклаячагына тулысынча ышанган. Баш рухани Йода́й, үз тормышын куркыныч астына куеп, кечкенә Йәһуәшне́ явыз әбисе Аталиядә́н яклаган. Һизәкыя́ патша Йәһвәнең Иерусалимны коткарачагына иман иткән һәм, асси́риялеләр янап торса да, аларга бирешмәгән. Йошия́ патша үз илендә потка табынуны бетергән, гыйбадәтханәне торгызган һәм халыкка кире Йәһвәгә кайтырга ярдәм иткән.

БУ КИСӘКТӘ

ИЛЛЕ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гаскәр башлыгы һәм кечкенә кыз

Кечкенә исраилле кыз үз хуҗабикәсенә Йәһвәнең бөек көче турында сөйли. Нәтиҗәсендә могҗиза була.

ИЛЛЕ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвәнең утлы гаскәре

Илишаның хезмәтчесе «безнең белән булганнар алар белән булганнардан күбрәк» икәнен ничек күрә алган?

ИЛЛЕ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йодай кыюлык күрсәтә

Тугры рухани явыз патшабикәгә каршы тора.

ИЛЛЕ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Юныска карата сабырлык күрсәтә

Аллаһының бер пәйгамбәрен зур балык йоткан. Ничек бу килеп чыккан? Ул яңадан коры җиргә ничек ирешкән? Йәһвә аны нәрсәгә өйрәткән?

ИЛЛЕ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвәнең фәрештәсе Һизәкыяне яклый

Яһүд патшалыгының дошманнары Йәһвә үз халкын коткара алмаячак дип әйткән, ләкин алар хак булмаган!

ИЛЛЕ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Йошия Аллаһы Канунын яраткан

Йошиягә сигез яшь булганда, ул Яһүд патшасы булып китә. Ул үз халкына Йәһвәгә гыйбадәт кылырга ярдәм итә.