Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Әсфирә үз халкын коткара

Әсфирә үз халкын коткара

Әсфирә́ фарсы́ шәһәре Шушанда́ яшәүче яһүд кызы булган. Күп ел элек Нәбукадниза́р аның ата-бабаларын Иерусалимнан алып киткән. Әсфирәне́ әтисенең бертуганы Мардәкә́й тәрбияләп үстергән. Мардәкә́й фарсы́ патшасы Ахашверошны́ң хезмәтчесе булган.

Ахашверо́ш патша үзендә яңа патшабикәнең булуын теләгән. Аның хезмәтчеләре аңа илдәге иң матур хатын-кызларны, шул исәптән Әсфирәне́ китергән. Патша бар хатын-кызлардан патшабикә итеп Әсфирәне́ сайлаган. Мардәкә́й Әсфирәгә́ үзенең яһүд кызы булуы турында беркемгә дә әйтмәскә кушкан.

Һәмә́н исемле бер горур кеше бар башлыклардан өстен булган. Ул һәр кешенең үзе алдында иелүен теләгән. Әмма Мардәкә́й иелмәгән. Һәмә́н, ачуы чыгып, аны үтерергә теләгән. Һәмә́н, Мардәкәйне́ң яһүд булуы турында белгәч, илдәге бар яһүдләрне үтерергә ниятләгән. Ул патшага: «Яһүдләр — бик куркыныч халык, аларны кырып бетерергә кирәк»,— дип әйткән. Ахашверо́ш Һәмәнгә́: «Ни теләсәң, шуны эшлә»,— дигән һәм аңа әмер чыгарырга хокук биргән. Һәмә́н мондый әмер чыгарган: ада́р аеның 13 нче көнендә бар яһүдләр үтерелергә тиеш. Шулай да моның барысын Йәһвә күзәтеп торган.

Әсфирә́ бу әмер турында белмәгән. Шуңа күрә Мардәкә́й, аңа бу әмернең күчермәсен җибәреп, болай дигән: «Патша янына барып, аның белән сөйләш». Әсфирә́ болай дип җавап биргән: «Берәрсе патша янына чакырылмаган килеш керсә, аны үлем көтә. Патшаның мине инде утыз көн чакырганы юк. Ләкин мин патша янына барырмын. Ул үзенең алтын скипетрын миңа таба сузса, мин исән калырмын, сузмаса — үләрмен».

Әсфирә́ сарайның ишегалдына килгән. Патша, Әсфирәне́ күрү белән, кулындагы алтын скипетрын аңа таба сузган, һәм Әсфирә́ якынрак килгән. Патша аңардан: «Нинди үтенечең бар?» — дип сораган. Ул аңа: «Минем сезне Һәмә́н белән мәҗлескә чакырасым килә»,— дигән. Мәҗлестә Әсфирә́ аларны икенче тапкыр мәҗлескә чакырган. Патша кабат: «Синең өчен нәрсә эшли алам?» — дип сораган. Әсфирә́ болай дигән: «Бер кеше мине һәм халкымны үтерергә җыена. Зинһар, безне коткарчы». Патша: «Кем сезне үтерергә тели?» — дип сораган. Әсфирә́: «Бу явыз кеше — Һәмә́н ул»,— дип җавап биргән. Ахашверо́ш бик ярсып киткән һәм Һәмәнне́ шунда ук үтерергә кушкан.

Ләкин Һәмәнне́ң әмерен беркем дә, хәтта патша үзе дә, гамәлдән чыгара алмаган. Шуңа күрә патша, Мардәкәйне́ бар башлыклардан өстен куеп, аңа яңа әмер чыгарырга хокук биргән. Мардәкә́й яһүдләр, үз дошманнарына һөҗүм итеп, үзләрен яклый ала дигән әмер чыгарган. Ада́р аеның 13 нче көнендә яһүдләр үз дошманнарын җиңгән. Шуннан бирле алар һәр ел бу җиңүне бәйрәм иткән булган.

«Сезне идарәчеләр белән патшалар алдына китерерләр, һәм сез аларга һәм халыкларга минем хакта шаһитлек бирә алырсыз» (Маттай 10:18)