Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларда язылган нормалар инде искергәнме?

Изге Язмаларда язылган нормалар инде искергәнме?

 Күп кенә кеше, шул исәптән үзләрен Гайсә шәкертләре дип атаучы кешеләр, Изге Язмаларда язылган һәм җенси мөнәсәбәтләр белән никахка кагылышлы нормалар искергән дип саный. Заманасына туры килер өчен, кайбер чиркәүләр үз өйрәтүләрен үзгәртә һәм кайчандыр бозык дип саналган тәртипне инде яраклы дип өйрәтә башлый. Изге Язмаларда язылган нормалар инде искергәнме? Юк. Бу мәкаләдә моңа кайбер сәбәпләр китерелә.

Кешеләр Аллаһы урнаштырган нормаларга мохтаҗ

 Кешеләр Барлыкка Китерүченең җитәкчелегенә мохтаҗ затлар итеп яратылган булган. «Баручы хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Ирмия 10:23). Йәһвә a Аллаһы безне үз карарларыбызны кабул итү сәләте белән барлыкка китергән булган, әмма ул безгә нәрсә начар, ә нәрсә яхшы икәнен билгеләргә сәләт я хакимлек бирмәгән. Шуңа күрә ул безнең үзеннән андый җитәкчелекне эзләвебезне тели (Гыйбрәтле сүзләр 3:5).

 Аллаһы биргән нормаларны Изге Язмалардан белеп була. Ни өчен бу нормаларны тоту шулкадәр мөһим? Ике сәбәпкә игътибар итик.

  •   Безне Аллаһы яраткан. (Зәбур 100:3) Безнең Барлыкка Китерүчебез буларак, Йәһвә Аллаһы безгә, физик, эмоциональ яктан сәламәт булыр өчен һәм җан тынычлыгы кичереп яшәр өчен, нәрсә кирәк икәнен белә. Ул үзе урнаштырган нормаларны тотмасак, бу безгә нинди зыян китерәчәк икәнен дә ул белә (Гәләтиялеләргә 6:7). Йәһвә безгә иң яхшысын гына тели. Шуңа күрә Изге Язмаларда Аллаһы үзе турында болай дип әйтә: «Мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче, Син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы» (Ишагыя 48:17).

  •   Йөрәгебез безне алдый ала. Күп кенә кеше болай дип саный: нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен билгеләргә сиңа йөрәгең, ягъни теләкләрең һәм омтылышларың, булышыр. Ләкин Изге Язмаларда болай дип әйтелгән: «Кеше йөрәге дуамал һәм бар нәрсәдән дә мәкерлерәк» (Ирмия 17:9). Әгәр йөрәгебез белән Аллаһы зирәклеге идарә итмәсә, кылган эшләребезгә соңрак үкенербез (Гыйбрәтле сүзләр 28:26; Вәгазьче 10:2).

Дини җитәкчеләргә Изге Язмалардагы яхшылык һәм начарлык нормаларын санга сукмау рөхсәт ителәме?

 Юк! Изге Язмаларда Аллаһы турында хакыйкать һәм аның безгә бирелгән әмерләре язылган (1 Көринтлеләргә 6:9—11; Гәләтиялеләргә 5:19—23). Ул бар кешеләрнең хакыйкатьне белүләрен тели (1 Тимутигә 2:3, 4). Шуңа күрә Гайсә шәкертләре Аллаһы Сүзендә әйтелгәннәргә өйрәтергә тиеш (Титуска 1:7—9).

 Изге Язмаларда язылган нормалар буенча яшәргә теләмәгән күп кенә кеше «ишетергә теләгәнне» әйтүче дини өйрәтүчеләрне тыңлый (2 Тимутигә 4:3, искәрмә). Шулай да, Аллаһы Сүзендә мондый җитди кисәтү язылган: «Яхшыны яман дип, яманны яхшы дип әйтүчеләргә... кайгы!» (Ишагыя 5:20). Дини җитәкчеләр Аллаһы нәрсәне яхшы, ә нәрсәне начар икәнен төгәл итеп аңлатмаса, Аллаһы аларны, һичшиксез, җәзага тартачак.

Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәүче кеше башкаларны хөкем итәрме?

 Юк. Аллаһыны сөендереп яшәргә теләүче кеше Гайсә Мәсих үрнәген тота һәм аның әйткәннәрен үти. Ә ул үз шәкертләрен башкаларны хөкем итмәскә өйрәткән. Ул кешеләрне яратырга һәм хөрмәт итәргә кушкан (Маттай 5:43, 44; Маттай 7:1).

 Гайсәнең үрнәген тоткан кешеләр үз тормышларында Аллаһы нормаларын үти. Шулай да алар башка кешеләрнең үз тормышларын үзләренчә алып баруларын хөрмәт итә (Маттай 10:14). Гайсә үз шәкертләренә, сәясәтне я башка берәр ысулларны кулланып, кешеләргә Аллаһы нормаларын тагарга вәкаләт бирмәгән (Яхъя 17:14, 16; 18:36).

Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәү нинди файда китерә?

 Аллаһы нормалары буенча яшәргә тырышучылар инде хәзер файда ала һәм киләчәктә фатихаланган булачак (Зәбур 19:8, 11). Мәсәлән, Аллаһы нормалары буенча яшәп:

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).