Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

САБАК 6

Әхлак нормаларының файдасы

Әхлак нормаларының файдасы

ӘХЛАК НОРМАЛАРЫ НӘРСӘ УЛ?

Югары әхлак нормалары белән яшәгән кешеләр нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен ачык аңлый. Аларның нормалары теге я бу вакытта үзләрен ничек хис иткәннәренә түгел, ә принципларга нигезләнә. Алар бу принциплар буенча, хәтта беркем күрмәгәндә дә, эш итә.

НИ ӨЧЕН ӘХЛАК НОРМАЛАРЫ МӨҺИМ?

Балаларга һәр яктан: үзләре белән мәктәпкә барган кешеләрдән, тыңлаган җырлардан, фильмнар һәм телетапшырулардан әхлакый нормалар турында бозык хәбәрләр явып тора. Андый тәэсир аларның нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәне турындагы ышануларын шик астына куярга мөмкин.

Яшүсмерләргә аеруча авыр була. Бер китапта әйтелгәнчә, яшүсмер булып киткәнче, алар «шуны аңларга тиеш: яшьтәшләре һәм башкалар аларны „үзләренеке“ итәр өчен, аларга үз карашларын һәм кыйммәтләрен тагачак. Ә аларга үз принципларына нигезләнеп карарлар кабул итәргә, хәтта аларны дуслары кабул итмәсә дә, өйрәнергә кирәк» («Beyond the Big Talk»). Билгеле, балаларны алар яшүсмер яшенә җиткәнче өйрәтергә кирәк.

ӘХЛАК НОРМАЛАРЫНА НИЧЕК ӨЙРӘТЕРГӘ?

Әхлакый нормалар урнаштырыгыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Җитлеккәннәр... ...үз төшенүчәнлекләрен... яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән» (Еврейләргә 5:14).

  • Яхшы һәм начар нәрсәләрне күрсәтүче сүзләр кулланыгыз. Көндәлек ситуацияләрне кулланып, аермаларга болай дип басым ясагыз: «Бу намуслы, ә монысы намуссыз», «Бу ышанычлы, ә монысы ышанычка лаек түгел», «Бу яхшы, ә бу начар». Вакыт узу белән балагыз әхлакый нормалар тәртибенә ничек тәэсир итәргә тиеш икәнен аңлаячак.

  • Әхлакый нормаларыгызны аңлатыгыз. Мәсәлән, мондый сораулар бирегез: «Ни өчен намуслы булу яхшы? Алдау дуслыкны ничек җимерергә мөмкин? Ни өчен урлау начар?» Балагыз белән фикер алышу аның яхшылыкны яманлыктан аера белү сәләтен үстерергә ярдәм итәчәк.

  • Әхлак нормаларының файдасына басым ясагыз. Болай дип әйтеп була: «Намуслы булсаң, башкалар сиңа ышаныр» яки «Игелекле булсаң, башкаларга синең белән булу ошар».

Гаиләгез шул нормалар буенча яшәсен.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз» (2 Көринтлеләргә 13:5).

  • Гаиләгез әхлакый нормалар буенча яшәсә, сез ышаныч белән болай дия алырсыз:

    • «Безнең гаиләдә алдамыйлар».

    • «Без башкаларга кул күтәрмибез һәм кычкырмыйбыз».

    • «Без яман сөйләм кулланмыйбыз».

Балагыз әхлакый нормалар бу кагыйдәләр җыентыгы гына түгел, ә гаиләгезне таныта торган билге икәнен күрер.

  • Балагыз белән гаиләнең нормалары турында еш сөйләшегез. Көндәлек ситуацияләрне балагызны өйрәтер өчен кулланыгыз. Гаилә нормаларын телевизордан күрсәтелгән я мәктәптә өйрәтелгән нормалар белән чагыштырып була. Балагызга мондый сораулар бирегез: «Син нәрсә эшләр идең?» «Гаиләбез бу хәлне ничек чишәр иде?»

Әхлак нормаларын ныгытыгыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Вөҗданыгыз саф булсын» (1 Петер 3:16).

  • Яхшы тәртип өчен мактагыз. Балагыз дөрес эш итсә, аны мактагыз һәм ни өчен икәнен аңлатыгыз. Мәсәлән, сез болай дип әйтә аласыз: «Син намуслы булдың. Мин синең белән горурланам». Балагыз берәр начарлык эшләгәне турында сөйләсә, аны төзәтер алдыннан намуслы булганы өчен чын күңелдән мактагыз.

  • Начар тәртипне төзәтегез. Балагызны үз эшләре өчен җаваплы булырга өйрәтегез. Балагыз нинди эше начар икәнен һәм аның тәртибе гаиләнең әхлак нормаларыннан нәрсә белән аерылып тора икәнен белергә тиеш. Кайбер ата-аналар, үз балаларын күңелсезләндерергә теләмәгәнгә, алар белән начар тәртипләре турында сөйләшми. Әмма моның турында сөйләшү балагызга яхшыны яманнан аера белгән вөҗдан тәрбияләргә ярдәм итәр.