Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ

Проблемалар турында ничек сөйләшергә?

Проблемалар турында ничек сөйләшергә?

АВЫРЛЫК

Үз иптәшегез белән туган проблема турында сөйләшкәндә, сезнең сөйләшү ахырында үзегезне тагы да начаррак хис иткәнегез бармы? Алай булса, хәлне яхшыртып була. Әмма беренче чиратта шуны тану мөһим: хатыннар белән ирләрнең аралашу стильләре аерылып тора *.

НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Хатыннар, гадәттә, хәл итү юлын ишетер алдыннан проблеманың үзе турында сөйләшергә тели. Кайвакыт сөйләшү үзе чишү юлы булып тора.

«Ирем белән хисләремне бүлешсәм һәм аның мине аңлаганын күрсәм, үземне яхшырак хис итәм. Сөйләшкәннән соң, гадәттә, берничә минут кына үткәч үк, миңа күпкә яхшырак була» (Сирпа *).

«Иремә үз хисләрем турында сөйләргә мөмкинлек булмаса, туган проблема турында оныта алмыйм. Ә сөйләшкәч, мин аның аркасында бүтән инде борчылып йөрмим» (И-Джин).

«Бу детективның эшенә охшаш. Сөйләгәндә мин проблемага һәр яктан анализ ясыйм һәм аның сәбәбен аңларга тырышам» (Лурдес).

Ирләргә хәл итү юллары турында уйлау хас. Һәм бу аңлашыла, чөнки ир барысын хәл иткәндә үзен кирәкле итеп хис итә. Ир үз хатынына чишү юллары тәкъдим иткәндә үзенә таянып булганын күрсәтә. Шуңа күрә ирләр, тәкъдим иткән хәл итү юллары кабул ителмәгәндә, аптырашта кала. «Аңламыйм, әгәр син проблеманың хәл итү юлы турында ишетергә теләмисең икән, нигә аның турында сөйлисең?» — дип әйтә Кирк исемле бер ир.

Бер китапта мондый кисәтү бирелә: «Киңәш биргәнче, башта аңларга кирәк. Хәл итү юлы тәкъдим итәр алдыннан, тормыш иптәшегезгә шуны аңларга булышыгыз: сез аны тулысынча аңлыйсыз, аның хәленә керәсез. Гадәттә, иптәшегез сезне хәл итү юлы табарга бөтенләй сорамый, тик яхшы тыңлаучы булуыгызны гына тели» («The Seven Principles for Making Marriage Work»).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Ирләр өчен. Игътибар белән тыңлау һәм хатыныгызның хисләрен аңларга тырышу гадәтегезгә керсен. Томас исемле бер ир болай ди: «Кайвакыт хатынымны тыңлагач, эчемнән болай дип уйлап куям: „Бу бернәрсәне дә чишмәде бит“. Әмма еш кына хатыныма шул гына — тыңлавым гына кирәк була да». Стивен исемле бер ир моның белән ризалаша. Ул болай ди: «Минемчә, хатыныма сүзен бүлмичә үз хисләре турында сөйләргә бирү — иң яхшысы. Сөйли бетергәч, ул еш кына үзен күпкә яхшырак хис итә башлаганы турында әйтә».

Болай эшләп карагыз: киләсе тапкыр хатыныгыз белән берәр авырлык турында сөйләшкәндә, соралмаган киңәш бирү вәсвәсәсенә каршы торыгыз. Аның күзләренә карагыз һәм сөйләгәнен игътибар белән тыңлагыз. Ризалык белдереп баш селкегез. Сөйләгәнен аңлаганыгызны күрсәтер өчен, хатыныгыз әйткән сүзләрнең асылын кабатлагыз. «Кайвакыт хатыныма үзен аңлавымны һәм аның яклы булуымны белү генә кирәк»,— дип әйтә Чарлз исемле бер ир. (Изге Язмалардагы принцип: Ягъкуб 1:19.)

Хатыннар өчен. Ирегезгә нәрсәгә мохтаҗ икәнегезне әйтегез. «Без тормыш иптәшебез нәрсәгә мохтаҗ булуыбызны белә дип уйларга мөмкин,— ди Элени исемле бер хатын,— әмма кайчак моны аңлатырга кирәк». Инес исемле бер хатын иренә болайрак ди: «Мине бер нәрсә борчый, һәм барысын сиңа сөйлисем килә, тыңлачы. Мәсьәләне хәл итүеңне көтмим, тик кичергән хисләремне аңлавыңны телим».

Болай эшләп карагыз: ирегез сезне тыңлап бетермичә хәл итү юлы тәкъдим итсә, ул хиссез дигән нәтиҗә ясамагыз. Аның сезнең йөгегезне җиңеләйтәсе килә торгандыр. «Ачуланыр урынына,— дип әйтә Эстер исемле бер хатын,— мин шуның турында уйларга тырышам: ирем минем турында кайгырта һәм аның тыңлап бетерәсе килә, шул ук вакыт ул булышырга да тели». (Изге Язмалардагы принцип: Римлыларга 12:10.)

Икесе өчен. Нинди мөгамәлә үзебезгә телибез, гадәттә, үзебез дә башкалар белән шулай мөгамәлә итәбез. Әмма проблемалар турында фикер алышу уңышлы булсын өчен, сезгә тормыш иптәшегезнең үзе белән нинди мөгамәлә көткәнен исәпкә алырга кирәк (1 Көринтлеләргә 10:24). Мигель исемле бер ир болай ди: «Сез ир икәнсез, тыңларга әзер булыгыз. Хатын икәнсез, кайчак хәл итү юллары турында ишетергә әзер булыгыз. Бер-берегезгә юл куючан булсагыз, икегез дә файда алырсыз». (Изге Язмалардагы принцип: 1 Петер 3:8.)

^ 4 абз. Бу мәкаләдә сурәтләнгән үзенчәлекләр кайбер ирләргә һәм хатыннарга хас булмаска да мөмкин. Моңа карамастан бу мәкаләдә каралган принциплар никахта булган һәр кешегә үз тормыш иптәшен аңларга һәм аның белән аралашуны яхшыртырга булыша ала.

^ 7 абз. Бу мәкаләдә кайбер исемнәр үзгәртелгән.