Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшы кеше булу — имин киләчәккә гарантияме?

Яхшы кеше булу — имин киләчәккә гарантияме?

Гасырлар буе күпләр, яхшы кеше булсаң, киләчәгең дә яхшы һәм имин булачак дип уйлаган. Мәсәлән, көнчыгышта яшәгән кешеләр Конфуций исемле фәлсәфәченең (б. э. к. 551—479) мондый сүзләре белән ризалаша: «Башкаларның үзеңә нәрсә эшләүләрен теләмәсәң, үзең дә аларга моны эшләмә» *.

КҮПЛӘР НИЧЕК ЭШ ИТӘ?

Күпләр әле дә игелекле кеше булсаң, имин яшәрсең дип ышана. Алар башкаларны хөрмәт итә, үз-үзләрен әдәпле тота, үз вазифаларын намуслы үти һәм вөҗданнарын саф килеш саклый. Вьетнамда яшәүче Лин исемле хатын болай ди: «Намуслы һәм эчкерсез булсаң, яхшы яшәрсең дип ышана идем мин».

Кайберәүләрне игелекле булырга тоткан диннәре дәртләндерә. Тайваньда яшәүче Сюй-Юнь исемле ир-ат болай ди: «Мине шуңа өйрәттеләр: яхшы кеше булсаң, үлгәч, бәхетле яшәрсең; начар кеше булсаң, газапланырсың».

БУ НӘРСӘГӘ КИТЕРӘ?

Әлбәттә, башкаларга игелек кылуның файдасы зур. Шулай да күпләр игелеккә игелек белән кайтармый. Гонконгта яшәүче Сью Пинг исемле хатын болай ди: «Кайвакыт яхшылык чәчсәң дә, моның яхшы җимешләрен урмыйсың. Мин, бар көчемне куеп, гаиләм турында кайгыртырга тырыштым. Ләкин минем гаиләм таркалды, һәм ирем мине дә, улыбызны да ташлап китте».

Күпләр дини кешеләрнең яхшы булмауларына игътибар итә. Япониядә яшәүче Эцуко исемле хатын-кыз болай ди: «Мин бер дини оешмага кушылдым һәм анда яшьләрнең түгәрәген оештырдым. Мин бу диндәге әхлаксызлыкка, хакимлек өчен көрәшкә һәм иганәләрне намуссыз куллануга шаккаттым».

«Мин, бар көчемне куеп, гаиләм турында кайгыртырга тырыштым. Ләкин минем гаиләм таркалды, һәм ирем мине дә, улыбызны да ташлап китте» (СЬЮ ПИНГ, ГОНКОНГ).

Кайбер кешеләр бик диндар була һәм бар йолаларны үти. Шулай да, авырлыкларга дучар булганда, аларның өметләре өзелә. Вьетнамда яшәүче Ван исемле хатын-кыз болай ди: «Һәр көн мин үлгән ата-бабаларыма җимешләр, чәчәкләр һәм ризыклар китереп тордым. Моның савабы булыр дип уйлаган идем мин. Күп еллар буе шулай эшләсәм дә, минем ирем каты авырып китте. Ә күпмедер вакыттан соң чит илдә укыган яшь кызыбыз вафат булды».

Алай булгач, нәрсә имин киләчәккә гарантия булып тора? Бу сорауга ышанычлы җавапны кайдан табарга?

^ 2 абз. Конфуций өйрәтүләренең тәэсире турында күбрәк белер өчен, «Человечество в поисках Бога» дигән китапны, 7 нче бүлек, 31—35 абзацларны карагыз. Ул Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган һәм аны www.isa4310.com сайтында табып була.